Барлык яңалыклар
Шәхес
16 июнь 2022, 10:10

Зифа Кадыйрованы кырылып укыйлар

Кеше гаиләсе белән көчле, гаиләсе белән бәхетле. Гаиләнең ныклыгы һәрберебезнең кулында.

Зифа Кадыйрованы кырылып укыйлар
Зифа Кадыйрованы кырылып укыйлар

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында Зифа Кадыйрованың  “Синсез килгән язлар” повесте буенча куелган мелодрамасының премьерасы  дәвам итә. Чираттагысы 16 июнь узачак. Билет хаклары шактый кыйммәт – 800дән 1500 мең сумга кадәр булуга карамастан, билетлар яхшы сатыла.

Спектакльнең авторы Зифа Кадыйрова әлеге тамаша уңаеннан тәэссоратлары белән бүлеште.

– Мин спектакльдән канәгать, дөрес,  бераз режиссер арттырып җибәргән урыннар да бар. Мәсәлән, Фираяның күршесе Әсгатьнең ярым чишенеп чыгуы ошамады, мин режиссерга эчке киеменең балакларын озынайтырга куштым. Китапта бу повесть 200 битне алды, монда кыска гына вакытта бар идеяне биреп бетерү өчен  режиссер арттырып та җибәргәндер дип уйлыйм. Моны Әлмәт театры да куйган иде. Анда спектакльне Илтөзәр Мөхәммәтгалиев инсценировкасы буенча Лилия Әхмәтова куйды. Ул башкачарак килеп чыккан иде.

Әсәр сюжеты тормыштан алынган. Ул хыянәтне кичерә белгән хатын турында.

Кеше гаиләсе белән көчле, гаиләсе белән бәхетле. Гаиләнең ныклыгы һәрберебезнең кулында. Бу кеше язмышларыннан алынган күзәтүләрдн чыгып язылды. Гаиләне, мәхәббәтне сакларга кирәк дигән идея үткәрдем, – диде Зифа Кадыйрова.

Аның сүзләренә караганда, “Урланган яшьлек” дип аталган соңгы китабы 10 мең данә тираж белән басылып чыккан. Нәшер ителүенә айдан арткан вакыт эчендә 5 меңе сатылып та беткән.

 

Фото: Мунир ВАФИН.

Зифа Кадыйрованы кырылып укыйлар
Зифа Кадыйрованы кырылып укыйлар
Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: