Барлык яңалыклар
Шәхес
29 Май 2022, 22:57

Зифа Кадыйрова Башкорт академия драма театрын яулады

Уфда  Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында Зифа Кадыйрованың “Синсез килгән язлар” повесте буенча куелган мелодрамасының премьерасы булып үтте.

Зифа Кадыйрова Башкорт академия драма театрын яулады
Зифа Кадыйрова Башкорт академия драма театрын яулады

Уфда 26-27 май көннәрендә Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында Зифа Кадыйрованың “Синсез килгән язлар” повесте буенча куелган мелодрамасының премьерасы булып үтте. Билет хаклары шактый кыйммәт – 2 мең сумга кадәр булуга карамастан, билетлар алдан сатылып беткән иде. Театр кассасы хезмәткәрләренең сүзләренә караганда, билет бәяләре Зифа Кадыйрова әсәре булган өчен генә югары түгел, һәр премьерага хаклар шул чама була, азак бераз киметелә. Ләкин халык күп йөргән тамашаларга хакларны тиз генә төшермиләр икән.

Мелодрамада ике гаилә хакында сүз бара, икесендә дә ирләре хыянәт иткән. Берсендә (Алсу) үз күзләре белән иренең (Фәрхәд) печәнлектә сеңлесе белән хыянәт итүен күрә. Икенче гаиләдә (Фирая) ире үлгәннән соң гына аның телефоныннан ирләр исеме астында хатын-кыз язылган булуын күрә, иренең дустыннан аның сөяркәсе булуын ишетә. Төп герой булмаган персонажларның да барсының да диярлек сөяркәләре бар, яисә хатыннары хыянәт иткән. Ягъни күпчелек татар-башкорт гаиләләре типик хыянәтчел дигән фикер туа.

Алсуның сеңлесе хыянәтче ире Фәрхәднең акчасын урлап, гарип бала табып, аны бала табу йортында калдырып кача. Фәрхәд бу хәлләрдән соң вөҗдан газабы кичерә, бик үкенә, Алсуны кире кайтара алмагач, йөрәк өянәгеннән үлеп китә. Ягъни җиңел холыклылыгы, мәхәббәтне саклый алмавы үз башына җитә. Аның үкенүләре, кичерешләре һәм трагик финал зур тәрбияви мәгънәгә ия, тамашачыга гаиләне, мәхәббәтне саклау кыйммәте кирәклеге сеңдерелә.

“Урланган хыянәт” повесте буенча инсценировканы театрның баш режиссеры Айрат Абушахманов язган.

Спектакль тамашачыларга бик ошады. Һәр кызыклы эпизодтан соң көчле кул чабулар яңгырады, мышык-мышык күз яше сөртүче тамашачылар да аз булмады. Фойеда Зифа Кадыйрованың китапларын сату оештырылды. Автограф алу өчен язучыга чиратлар хасил булды.

 


Фото: Мунир ВАФИН.

 

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: