Барлык яңалыклар
Шәхес
27 Май 2022, 15:00

“Аһ, туган каумем газиз!”

25 майда Уфа “Нур” татар дәүләт театрының зур залында үткән “Аһ, туган каумем газиз!” дип аталган әдәби-музыкаль кичә күренекле татар шагыйре, җәмәгать эшлеклесе, иганәче, алтын приискылары хуҗасы Дәрдмәндкә (Закир Рәмиев) багышланды.

“Аһ, туган каумем газиз!”
“Аһ, туган каумем газиз!”

25 майда

Уфа “Нур” татар дәүләт театрының зур залында “Аһ, туган каумем газиз!” дип аталган әдәби-музыкаль кичә үтте. Ул күренекле татар шагыйре, җәмәгать эшлеклесе, иганәче, алтын приискылары хуҗасы Дәрдмәнднең (Закир Рәмиев) истәлегенә багышланды. Шагыйрьнең туганнары, нәсел дәвамчылары һәм якташлары да катнашкан  бу кичәнең оештыручылары –  “Рамазан” төрки-мәдәни агарту үзәге, БДУның “Сәләт” музыкаль-шигъри театры. 

Театр музеенда “Рамазан” үзәге ярдәме белән оештырылган күргәзмәгә Дәрдмәнднең шәхси  әйберләре һәм эш кораллары, аңа һәм гаиләсенә кагылышы тарихи язма чыганаклар, фотолар һәм башка истәлекле әйберләр куелган иде.

Тамашачыларны БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай исеменнән депутат,  Башкортстан татарлары конгрессы җитәкчесе  Заһир Хәкимов сәламләде. Бөтендөнья Татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин чыгыш ясады.

БДУның “Сәләт” музыкаль-шигъри театры Дәрдмәнд шигырьләреннән әдәби-музыкаль композиция әзерләгән, үзенчәлекле сәхнә чишелеше тапкан: кызлар яланаяк, барысы да ап-ак киемнәрдән. БДУның “Ирәндек” бию ансамбле исә  татар һәм башкорт халык биюләрен  оста башкарды.

Уфа шәһәренең 65нче һәм 84нче гимназияләре укучыларыннан  Дәрдмәнд шигырьләрен ишетү күңел кылларын тибрәтте. Мәләвездән – “Рәйхан” вокаль ансамбле,  Федоровка районыннан –вокаль коллектив, Баймак районы курайчылары чыгышы алкышлар белән кабул ителде. Җырчылар Зифа Нагаева, Әлфия Юлчурина,  Рөстәм Якиев, “Нур” театры артистлары һәм башкалар уңышлы  чыгыш ясады.

Чарада Татарстаннан да кунаклар бар иде. Шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла, шагыйрь Газинур Морат, Фәүзия Бәйрәмова катнашты. Ркаил Зәйдулла кичәдә катнашучыларны тәбрикләп, Дәрдмәнднең шигырен укып ишеттерде. Фәүзия Бәйрәмова Дәрдмәндкә зур бәя бирде, аның эзләре буенча үткәргән эзләнү нәтиҗәләре белән уртаклашты. Шагыйрьнең Орскида  вафат булган йорты билгесез дип саналса да, Фәүзия ханым ул йортны, шулай ук, хатирәләргә таянып, Җиргәндәге туган йорт нигезен эзләп тапкан. Орскида зиратны су баса торган булгач, Закир Рәмиевны анда җирләмәгәннәр, Ильяс авылы зиратын сайлаганнар. Әмма  биредә хәрби завод төзелеп, зират, тора-бара авыл да шуның территориясендә калып югала. Фәүзия ханым шагыйрь истәлегенә  таш кую, истәлек язмасына нинди юллар язу турындагы мәсьәләгә дә тукталды.

Дүрт сәгатьләп дәвам иткән кичәне татар, рус, башкорт телләрендә  Марат Шәрипов, Дамира Сәетова һәм Азат Вәлиуллин алып барды. Тамашачылар зал тутырып килгән иде. Чараны оештыру өчен Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты, БДУ доценты, Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солисты, филология фәннәре кандидаты Марат Шәрипов күп көч салган.  “Иманым камил, бүген монда утыручылар Дәрдмәнднең гомер һәм иҗат юлы, гомумән, әдәбиятыбыз, тарихыбыз турында күп мәгълүмат алгандыр”, – диде ул. Чынлап та, кичәнең мәгънәви йөкләнеше дә, сәнгатьчә эшләнеше дә бай иде. Башкача була да алмый. Дәрдмәнд кебек олы шәхесләр  гасырга бер генә туа.

 

***

Шагыйрьнең чын исеме – Мөхәммәтзакир Мөхәммәтсадыйк улы Рәмиев. Ул 1859 елның 23 ноябрендә Ырынбур губернасындагы Эстәрлетамак өязенең  Җиргән  авылында туган.  1921 елның 9 октябрендә Орск шәһәрендә вафат булган.

 1862 елның җәендә аларның гаиләсе  Орск өязенең Юлык авылына күчә. Закирне башта өйдә,  Муллакай авылындагы мәдрәсәдә укый.  1880-81 елларда Истанбулда яши, төрек телен, әдәбиятын өйрәнә.

1890-1900 елларда бертуган Шакир белән Закирга аталарыннан Орск өязендәге алтын ятмалары күчә. Алардан 1917 елга кадәр барлыгы 5 тонна алтын табыла. Приискларда 850 эшче эшләгән. Алынган табышка алар татар язучыларының әсәрләрен бастырганнар, уннарча мәктәп тотканнар, татар студентларына матди ярдәм күрсәткәннәр, мәчетләр төзегәннәр. Алтын ятмаларын арендага биреп торган башкорт авылларында үз хисапларына мәчетләр төзегәннәр, мәдрәсәләр ачканнар.

 Закир Рәмиев, Мәһүбә исемле кызга өйләнгәч, Ырынбурга күчә. Анда җәмәгатьчелек эшенә, мәдәни-агарту шөгыленә керешә.

1905 елдан Шакир белән Закир Рәмиевлар Ырынбурда матбугат чыгару эшен башлый. 1906 елда – “Вакыт” гәзитен (башта – атнасына өч тапкыр, аннары көн дә чыга башлый), 1908 елдан «Шура» журналын чыгара башлыйлар («Вакыт»ның мөхәррире – Фатих Кәрими, “Шура”ныкы Риза Фәхретдин була). Бу ике басма да 1918 елда ябыла. Октябрь инкыйлабыннан соң типографияне, алтын приискаларын яңа хакимияткә тапшыралар.

Шагыйрь 1921 елгы ачлык вакытында халыкка ярдәм итү эшен оештыруга керешә, ләкин авырып китә һәм шул елның 9 октябрендә тиф авыруыннан вафат була.

(Интернет чыганаклардан.)

“Аһ, туган каумем газиз!”
“Аһ, туган каумем газиз!”
“Аһ, туган каумем газиз!”
“Аһ, туган каумем газиз!”
“Аһ, туган каумем газиз!”
“Аһ, туган каумем газиз!”
“Аһ, туган каумем газиз!”
“Аһ, туган каумем газиз!”
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: