Барлык яңалыклар
Шәхес
1 апрель 2022, 13:29

Иҗат Мәскәүгә илтә

Илеш районында яшәп иҗат итүче Илгиз Әхмәтовның әсәрләре Русия Язучылар берлеге 2021 ел нәтиҗәләре буенча үткәргән “Ел язучысы” конкурсында төп номинация финалисты булды. Язучы шулай ук Достоевский медале белән бүләкләнде.  Бүләкләү тантанасы 19-20 февральдә Мәскәү хакимиятетенең конференц-залында оештырылган. 

Иҗат Мәскәүгә илтә
Иҗат Мәскәүгә илтә

Илгиз Тимерзаһит улы былтыр Проза.ру порталына әсәрләрен җибәрә башлаган.  Әлеге көндә аның сайтта урыс телендә 70ләп чәчмә һәм шигъри әсәре урнаштырылган.  Комиссия конкурс өчен аның “Озын-озак кайту юлы” һәм “Столбняк” дигән ике әсәрен сайлап алган булган. Әйткәндәй, бу әсәрләрнең тәрҗемәсе  “Тулпар”  журналында дөнья күрде.

Сайтка куелган әсәрләр “Ел язучысы” дигән альманахта басылып чыга. 2021 ел альманахында  ике дистәләп китап дөнья күргән. Нәшер чыгымнарын авторлар үзләре күтәрә.  Комиссия әсәрләрне карап чыгып,  берничә номинация буенча җиңүчеләрне билгели. Илгиз Әхмәтовның әсәрләре төп номинациягә тәкъдим ителгән.

Язучы 15 апрель көнне 14.00 сәгатьтә  Илеш районының Югары Яркәй авылында үзенең иҗат кичәсен үткәрергә җыена.

**

Илгиз Әхмәтов 1962 елда Илеш районының Дөмәй авылында туган. 1984 елда – Бөре дәүләт педагогика институтының физика-математика факультетын, читтән торып Томск идарә һәм радиотехника автоматлаштырылган системалары институтын тәмамлый.

Беренче шигырьләре 80нче елларда “Комсомольская правда” гәзитендә басыла. “Өйгә озак юл”  повесте 2018 елда “Идел” (Казан)  журналында русча дөнья күрә. Шул ук елда “Тулпар” журналында әсәрнең татарчага тәрҗемәсе  (“Озын-озак кайту юлы”) басылды, ә 20221 елның 1нче санында “Столбняк” хикәясе басылып чыкты. Хәрби темага әсәрләр циклы өстендә эшләвен дәвам итә.

Илгиз Тимерзаһит улын әдәби уңышы белән ихластан котлыйбыз! Киләчәктә дә сәламәтлек, иҗат илһамы юлдаш булсын!

 

Иҗат Мәскәүгә илтә
Иҗат Мәскәүгә илтә
Иҗат Мәскәүгә илтә
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: