– Марат абый, безнең эстрададагы юмор дәрәҗәсе дә шактый түбән бит. Задорновныкы кебек сатира юк. Дөрес, хәзер ул үзе дә юк. Мин бу хакта Марат Кәбиров белән дә сөйләшкән идем. Аның концертлар алып баруын күздә тотып: “Нишләп син акыллы юмор сөйләп карамыйсың, нишләп халыкка гел кендектән түбән әсәрләр тәкъдим итәсең?” – дип сорадым. Ул акыллы юмордан көлмәүләрен әйтте.
– Безнең сатира-юмор шул хатын-кыз, аракы, көнкүреш тематикасыннан күтәрелә алмый. Халыкта – кол психологиясе. Түрәләргә яраклашу көчле. Халыкка көчле сәяси сатира укысаң да, куркып, тирә-якларына карап, көлмәүләре ихтимал. Мәскәүдә дә сатириклар, мәгълүмат чаралары да тулы иректә түгел. “Дождь” телеканалы, “Новая газета”, “Эхо Москвы” радиосы тирәсендәге хәлләрне искә төшер. Кешене уйландыра торган юмор юк. Халык, гүя, мәрткә киткән кебек.
– Бәлки, кешеләрнең, уйланасы да, уянасы да килмидер?
– Мәрт вакытында кеше уянмый бит. Аны төрткәләп уятырга кирәк. Халыкның 90 процентыннан артыгы – мещан, тик 5-6 проценты гына сәяси актив, үзаңга ия диләр. Халык шул 5-6 процентка кәҗәгә тагылган сарык көтүе кебек ияреп йөри.
– Халыкны төрткәләп уятуда Халык шагыйре Марат Кәримовның да өлешен беләсе килә.
– Мин сатира-юмор аша тормыштагы очлы проблемаларны күрсәтеп, халыкны уятырга тырышам. Гәзитләр буш имезлек каптыралар. Ләкин халык битараф дисәк тә, шеш тула-тула да, бер шартлый. Бинаның нигезен алыштырырга кирәк...
Мөнир ВАФИН фотосы.