Ерак Баймак якларыннан Балтачка кош баласыдай очып килеп, килен булып төшсә дә, хезмәте белән халык арасында абруй казанып, чит жирне үз итеп яши Зәбирә Тимерхан кызы. Тумышы белән Бакалы районы Мирзаит авылыннан ул. Башта әтиләре Тимерхан, аннары әниләре Сабира һәлакәткә очрап, гүр иясе була. Дүрт бала ятим ала, иң бәләкәе Зәбирәгә – унике яшь. Абыйлары олырак, авылдан чыгып китәләр, Зәбирә һәм апасы Фәния бер кышны туган өйләрендә үзаллы чыгалар. Фәния үзе яшүсмер, күрше авылга мәктәпкә йөреп укый.
Зәбирәне әнисенең бертуган сеңелесе Наҗия Баймак районына алып китә. Ул данлыклы “Зилаер” совхозының Урал бүлекчәсендә яши. Биредә төрле яклардан килгән урыс, башкорт, татар, мордва, удмурт, казах, хәтта мосаль милләте вәкилләре бердәм көн күрә. Урта мәктәпне тәмамлагач, Зәбирә Баймакта тегүче һөнәре ала. Өс киемнәре буенча оста ул, пальто, плащ, курткалар тегүче. Юллама белән Стәрлетамакта, көнкүреш ательесында хезмәт юлын башлый. Дүрт елдан соң бертуганнары Сибайга килеп урнашкач, Зәбирә дә анда күчеп, тегүче булып эшли. Апасы Фәния медицина училищесын тәмамлап, Балтач районы Богдан авылына эшкә жибәрелә, шунда гаилә кора. Аларга кунакка килеп, Зәбирә дә булачак тормыш иптәшен очрата. Фәрит Барый улы белән алар 1985 елда кавышалар, житеш дөнья корып, үзләре кебек уңган өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Гөлназ, Светлана, Диләрәнең инде үз гаиләләре, балалары бар. Әтиләре Фәрит, кызганычка каршы, бүген араларында юк. Әмма Зәбирә апа ул төзегән мәһабәт өйнең утын сүндерми, газизләрен туган йортында кунак итеп, оныклар үстерергә булышып, яши. Пешергән ризыклары тел йотарлык, уңганлыгына таң калырсың, ялгызмын дип тормый, хәтта бал кортлары үрчетә. Өстәлендә үзе житештергән татлы балы, өй икмәге, сый-нигъмәте өзелми, ачык йөзеннән нур бөркелә, кулына баянын алса – күңеленнән чыккан моң агыла. Бу шөгыльнең дә үз тарихы. “Кибеткә килә дә, озак итеп баянга карап тора, аннары чыгып китә, кызыңның баянда уйныйсы килә, ахры”, – ди Наҗия апасына сатучы. Шулай итеп Зәбирә баянлы була, бәләкәй чагында ике абыйсының өздереп уйнавына гашыйк кыз моң серенә тиз төшенә. Стәрлетамакта беренче хезмәт хакын кушып, кредитка баян сатып ала. Жыр-моң гомере буена озата аны. Менә яңа гына ап-ак баян сатып алып, өй түренә куйган, кичләрен ярсу хисләрен жырга сала.
1985 – 2000 елларда Балтач көнкүреш йортында эшли Зәбирә Фәхразиева, аннары унжиде ел дәвамында тегү хезмәтен шәхси эшкуар буларак дәвам итә. Хәзер, үзе әйткәндәй, күңел өчен эшли. Өенең икенче катында зур остаханәсе бар. “2016 елда Балтачка Нефтекамадан килеп, Зинида Фәйзуллина якташларына (ул үзе тумышы белән Каргалы авылыннан икән) киездән киемнәр эшләү серләрен өйрәтте. Мине дә чакырдылар. Тәү тапкыр күргәч тә, “Бу минем эш!” дидем, гашыйк булдым бу кәсепкә. Аяк киемнәре, бияләйләрдән башладым, аннары баш киемнәре эшләргә өйрәндем. Йон кыйммәт, почта аша китертәм, ләкин киездән кием басуы шулкадәр кызыклы, бу эштән тукталам димә. Фантазияң булса, әллә нинди үзенчәлекле бизәкле, беркемнекенә охшамаган әйберләр уйлап табарга була”, – дип сөйли Зәбирә Тимерхан кызы. Ул йонны ничә кат кирәк, ничек кирәк шулай тезә, махсус машина белән баса, араларында чәчәкләр калдыра. Үзенә башта жиңел куртка, аннары юка пальто, хәзер инде кышкысын басып кигән. “Табигый материалдан булгач, жылы, тирләтми, кияргә уңайлы”, – ди оста. Милли бәйрәмнәрдә күргәзмәләрдә катнаша, үз куллары белән теккән, ясаган бүләкләр белән якыннарын куандыра. Әлеге вакытта ул сумка ясый. Беркайдан карамый, күңел кушуы буенча эшли. Дизайнер һөнәренә укып торасы юк, табигать биргән сәләте һәм матурлыкка гашыйк булуы могжизалар тудырырга ярдәм итә. Әйтәм бит: кулларыннан гөлләр тама, күз тимәсен!
Гөлнара ШӘЙМӨХӘМӘТОВА.
Фотолар Зәбирә ФӘХРАЗИЕВАНЫҢ шәхси архивыннан алынды.