+3 °С
Болытлы
Илгиз Әхмәтов 1962 елда Илеш районының Дөмәй авылында туган. 1984 елда – Бөре дәүләт педагогика институтының физика-математика факультетын, читтән торып Томск идарә һәм радиотехника автоматлаштырылган системалары институтын тәмамлый.
Беренче шигырьләре 80нче елларда “Комсомольская правда” гәзитендә басыла. “Өйгә озак юл” повесте 2018 елда “Идел” (Казан) журналында русча дөнья күрә. Шул ук елда “Тулпар” журналында әсәрнең татарчага тәрҗемәсе (“Озын-озак кайту юлы”) басылды. Хәрби темага әсәрләр циклы өстендә эшли.