Балачактан ук каләм тибрәтсә дә, әдәби мохиттә ул актив иҗатчы сыйфатында пенсия яшенә якынлашканда гына таныла башлады. Моңарчы күзәтелмәгән, ягъни гадәти кысаларга сыймаган шактый үзенчәлекле ысулда иҗат итеп, шигырьләр белән бергә аларга көйләрне дә үзе үк язды. Ягъни 2000 еллар башында әдәби дөньяда башлап язучы сыйфатында гына йөргән Мидхәт Әбделмәнов үзен тиз арада берьюлы шагыйрь дә, композитор да, аннары инде язган җырларын үзе үк башкаручы да итеп танытты.
Мидхәт Әбделмәновның башкаларны кабатламаган иҗат үзенчәлеген Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов бик оста тотып алган: “Мидхәт Әбделмәнов – әдәбиятыбызда яңа исем. Аны мин, әгәр яраса, комбайнга охшатыр идем. Үзе ура, үзе суга, үзе җилгәрә, диләр бит комбайнны. Шуның кебек, Мидхәт Әбделмәнов та шигырьләр яза, аларга көйләр дә чыгара, теләсә, җырлап та җибәрә”, – дип яза ул авторны Башкортстан Язучылар берлеге әгъзалыгына тәкъдим белешмәсендә.
Башкортстан җирлегендә күпкырлы талант ияләре бихисап. Андыйларны барлый башласаң, иҗат стиле буенча Мидхәт Әбделмәновка туры килгәннәргә байтак мисаллар китереп булыр иде. Бу уңайдан татар-башкорт җыр сәнгатендә киң танылу алган Зифа Нагаева исемен атау да җитә. Ә Мидхәт Әбделмәновка килгәндә, аның иҗади алымнары белән бу юллар авторы яхшы таныш. Көйгә салынган шигырьләрен Мидхәт ага “җыр текстлары” дип атый, моны исә аларга мотлак рәвештә җыр язылачагы белән аңлата. Әйткәндәй, авторның күп кенә җыр текстларын миңа да карап чыгып, аерым төзәтмәләр кертергә насыйп булды. Моны ихлас башкардым, чөнки тирән мәгънәле күп кенә шигырьләре үзе үк көй сорап торган кебек иде. Сүз дә юк, төп фикер һәм стиль үзенчәлекләренә һич хилафлык китермичә эшкәрттем.
Мидхәт аганың әлеге ысулда башка сүз осталары белән дә шактый уңышлы хезмәттәшлек иткәне билгеле, ә инде моның нәтиҗәсе язмаларның шактый камилләшүендә чагылыш таба. Текстлардан көй тууы да шундыйрак иҗади юл үтә, чөнки көйне нотада теркәүче музыкантлар шулай ук зур гына иҗади мөмкинлекләргә ия. Иң мөһиме – авторның көй палитрасы барлык тулылыгы белән шигъри юлларда саклана, шуңа да җыр, текстка ярашлы, автор интерпретациясенә тәңгәл рәвештә, кабатланмас бизәкләрдә балкый. Җырларга аранжировкалар язганда исә, музыкантлар, хәзерге чор уен коралларындагы барлык техник казанышларны көйнең илаһи мотивларын ачуга юнәлтеп, оригиналь яңгырашка ирешә. Мидхәт Әбделмәнов җырларының тиз арада популярлык яулавының сере дә шунда, минемчә.
Гадәти калыпларга сыймау сәбәпле, зур гына яңалык сыйфатында кабул ителгән әлеге иҗади алым, шикле мөнәсәбәт белән бергә, бәхәсләр дә тудырды, әлбәттә. Ни өчен дигәндә, без бит иҗатта да хезмәт бүленешенең сакланылуына күнеккән. Мәсәлән, кемдер шигырь яза, композитор исә аңа көй чыгара, җырчы исә, уртак иҗат җимешен сәхнәдән яңгырата. Шуңа бәйле, шигырьләр дә, җырлар да иҗат итүче, моңарчы һич билгеле булмаган авторның сәнгать мохитендәге уңышларының сак кабул ителүе табигый.
Моңа өстәп, “май чүлмәге тышыннан билгеле” тәгъбире гәүдәсе олпат кына Мидхәт Әбделмәновка һич туры килми кебек. Табигате белән тыйнак, янә дә сүзен дә уйлап кына сөйләүче, хис-тойгыларын кинәт кенә ачып салмаучы Мидхәт ага турында, кем әйтмешли, “коеп куйган” шагыйрь дип уйламыйсың да. Әмма шунысы хак: яшьлегендә үк бөреләнгән табигый сәләтен үстереп, аны янә дә тулырак ачу өчен сүз сәнгатендә заманча ысулларны, музыкаль бизәлештә инструменталь технологияләрне, уен кораллары һәм көй аппаратурасы мөмкинлекләрен максатлы файдаланып, Мидхәт Әбделмәнов үзенә генә хас кабатланмас юллар белән чын сәнгать әсәрләре тудыра алды.
Җырчы шагыйрьнең әдәби эшчәнлектә заманча технологияләргә һәм иҗат психологиясенә тирән үтеп керүе турында язучы, профессор Рәиф Әмиров авторның “Җырга юл еракмы?” китабына кереш сүзендә болай дип яза: “Җыентыкта ачык күренеп торган ике үзенчәлек күңелне җәлеп итте. Беренчесе – заманның сикәлтәле юлларында чыныгып, үз язмышын үзе корган шәхеснең дөньяга ачык карап, үзе белән бергә атлаган, юлында очраган төрле кешеләрне күрә белүе. Монысыннан да кадерлеләк, фәһемлерәк икенче сыйфат – гомер тавының икенче ягына чыгып, олыгая башлагач, үзе текст, үзе аңа көй язып, җыр дәрьясына кереп барышлый, дөрес юлдан бараммы икән, рухыма-күңелемә якынмы икән бу дөнья, дип уйлануы. Мондый очракта бигрәк тә сүзнең мәгънәви яңгырашына, сүз кадеренә үтә игътибарлы булу сорала”.
Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Алик Локманов, Мидхәт Әбделмәновның иҗатына композитор буларак күзәтү ясап, игътибарны аның мондыйрак асыл сыйфатларына юнәлтә: “Данлыклы хезмәт юлы үтеп, гаилә корып, балалар үстереп, лаеклы ялга чыкканда Мидхәт Әбделмәнов дөньясының яңа бер ягы башлана. Ул үзенә моң килүен тоя. Моң! Тик моңа кадәр ишетелгән моң түгел, ә үзенең моңы! Ул гына башлап ишеткән моң көй булып та яңгырый. Берсе туа, аның артыннан икенчесе. Тагын, тагын! Шулай бербер артлы канатланып тора күңелдән чыккан бу хисләр”.
Җимешле иҗатның киң танылуы да куанычлы. Мәсәлән, 2019 елда Башкортстанда һәм Татарстанда Мидхәт Әбделмәновның иҗади эшчәнлегенең 25 еллыгы киң билгеләнде, абруйлы зур залларда юбилей концертлары узды. 2015 елдан Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы Мидхәт Әбделмәнов – хәзерге вакытта өч шигъри җыентык авторы, дүртенче китабы басмага әзерләнә. Аның сүзләренә барлыгы йөздән артык җыр язылган, аларны Рөстәм Асаев, Радик Юлъякшин, Альбина Хәкимова, Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин, Бәширә Насыйрова, Илнур Вәлитов, Әнвәр Нургалиев, Марат Шәйбәков, Хәсән Усманов һәм Фирүзә Париж кебек татар-башкорт эстрадасы сәхнә йолдызлары башкара. Җыр сәнгатендә Мидхәт Әбделмәновның хезмәте, шулай ук, дүрт аудиодиск, ике видеотәлинкә белән билгеләнгән. Әйткәндәй, мондый заманча басмалар исемлеге һәр елны тулыланып тора, Мидхәт Әбделмәнов җырларына даими рәвештә клиплар төшерелеп, аларның һәрберсе эстрада сәнгатендә саллы вакыйгага әверелә.
Гомумән, тормыш үрләренә күтәрелеп, агымдагы елның 28 мартында 79 яшен тутырган аксакалиҗатчы яңадан-яңа проектлар өстендә эшли. Иң мөһиме – сәнгатькә хезмәтен армый-талмый дәвам итә ул. Истәлекле вакыйга уңаеннан Мидхәт Әбделмәнов белән янә бер кабат очрашып, язучының соңгы чордагы иҗади казанышлары, киләчәккә максатлары турында әңгәмә кордык.
– Мидхәт Мәҗит улы, иҗат юлыгыз турында ике республика вакытлы матбугатында байтак язмалар басылды, гомумән, бу юнәлештә мәгълүмат бай. Аларда әдәби иҗат белән 60 яшьтә пенсиягә чыккач кына шөгыльләнә башлавыгыз искә алына. Ә бала чакта, мәктәптә укыганда шигырь язарга туры килмәдеме?
– Безнең буынны “сугыш чоры балалары” диләр. Моның бөтен авырлыгы шунда – әтисез үстем. Шуңа да гаиләдә бердәнбер ир бала буларак, дөнья көтү мәшәкатьләре миңа төште. Ул чорда шигырь язу кайгысы юк иде миндә. Сугыштан соңгы авыр тормыш шартларын яхшы хәтерлим, ни өчен дигәндә, алар безнең гаиләгә дә турыдан-туры кагылды. Ачлы-туклы яшәдек, кием-салым да фәкыйрь иде. Яшьли туган яклардан чыгып киттем, Урал аръягындагы Сибайга барып, төзүче һөнәре алуга ирештем. Аннары республиканың төзелеш тармагында бай хезмәт юлы үттем.
Рухи тормышым да бай иде, әлбәттә. Менә шушы халәт 27 яшемдә Башкорт дәүләт университетына китерде. Әдәби иҗатка омтылышның бер билгесе инде бу, югыйсә, техник юнәлештәге уку йортын сайлар идем. Гомумән, мин табигатем белән кыюсызрак, әмма бу иҗатка кагылмый. 1975 елда читтән торып Башкорт дәүләт университеты филология факультетының рус бүлеген тәмамладым. Диплом алганда шушы уңайдан оештырылган кичәдә факультет укытучыларына багышлап язылган шигыремне укыдым. Әдәби яктан бик үк камил дә булмагандыр ул, әмма шактый җылы кабул ителде. Истәлекле бәйрәмдә монысы инде табигый. Факультет деканы, укытучыбыз Марат Зәйнуллин бигрәк тә ошатты чыгышымны, чөнки безгә белем биргән укытучыларны олыладым бит. Марат Вәли улы белән соңрак та очрашырга туры килде. Теге вакытта укылган шигырьне онытмаган икән, аерым юлларын хәтта хәтерендә калдырган. Болардан чыгып, шуны әйтәсем килә: әдәби иҗат мине яшь чагымнан озатып йөри.
Күңелдә генә бөреләнгән күпчелек шигырьләрем исә олыгая барганда гына кәгазьгә төшерелде. Моның үзенә күрә өстенлеге дә бар, чөнки күңелдә йөргәндә даими кабатланып, шомартыла бит алар. Бер сүз белән әйткәндә, менә шундый иҗади процесста яшәргә туры килә, ул чынчынлап тормыш рәвешенә әверелде.
– Иҗат үрләренә юл аерым баскычлардан тора. Республика басмаларында дөнья күргән беренче шигырьләрегезне халык җылы кабул итте. Аннары инде иҗат җимешләреннән иң уңышлылары җыр рәвешен алдымы?
– Җырларны 2004 елда яза башладым, бу максатта моңарчы иҗат ителгән җыр текстлары кулланылды. Унҗиде җырдан торган беренче видеоальбом шушы вакытта чыкты. Җырларның күпчелеге туган авылга, якын туганнарыма багышланган иде. Бу хакта аларның ничек аталуы да сөйләп тора, мәсәлән, “Яңыш”, “Чагыл”, “Әл дә авылым бар” һәм башкалар. Соңрак боларга район авылларына бәйле “Благовар”, “Ямакай” җырлары өстәлде.
Язмышыма рәхмәтлемен – туган якка багышланган җырларымның күбесен якташым, Благовар районының Былышлы тарафларында туып-үскән, аннары инде билгеле җырчы булып танылган Фәнидә Сәфәргалиева зур сәхнәгә чыгарды. Соңрак аңа Яңыштан Мәхмүт Ибраһимов, Рөстәм Вәлиев, башка якташлар, атап әйткәндә, Рөстәм Асаев кушылды. Бу җәһәттән шуны да билгелисем килә: райондаш җырчылар, мине олылау белән бергә, туган төбәгебезне республикага да танытты, Благовар районы данын күтәрде.
– Сезнең иҗат географиясе шактый киң, әмма шуңа игътибар итми мөмкин түгел: анда Благовар төбәге аерым урын тота. Мидхәт Әбделмәнов, Башкортстан дәрәҗәсендә туган як җырчысы буларак танылу белән бергә, туып-үскән төбәгендә игелекле башка гамәлләре белән дә билгеле. Бу халәт нәрсәдән?
– Яшьлек елларым хәтта Башкортстан тарафларыннан читтә үтте, Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәрендә эшләдем. Хезмәт баскычлары буенча үсеп, куәтле төзелеш оешмасына җитәкчелек иттем. Хезмәтем тынгысыз иде, аңа бирелеп китеп, туган якларны хәстәрләргә вакытым да җитмәгәндер. Әмма Башкортстанга кайтып, Уфада төпләнгәч, матди мөмкинлекләр барлыкка килү белән туган якларга караш үзгәрде. Безнең халыкта “җирсү” дигән төшенчә бар, ул туган авылыңны сагынып яшәүне дә аңлата. Мин дә гомерем буена туган ягымны сагындым, авылдашларыма игелек кылу турында уйландым.
Ниһаять, хыялларымны тормышка ашыру форсаты туды, чөнки төзелешкә караган малтабарлык оешмасында эшләп, ирекле средстволар тупладым. Яңыш авылында мәчет төзеттем, кирпечтән салынган бина бик тә матур килеп чыкты, аны ачу тантанасында Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин да катнашты. Благовар районында иганә акчасына заманча проект буенча күтәрелгән сирәк мәчетләрнең берсе иде ул. Авыл тормышында истәлекле әлеге вакыйгага бәйле, урам юллары, авыл зираты тәртипкә китерелде.
Туган авылымны төзекләндерү буенча эшнең туктап торганы юк. 2017 елда, мәсәлән, күләмле проект тормышка ашырыла башлады. Шәхси төзелеш фирмасы җитәкчелеген улым Рөстәмгә калдырган идем, ул, минем ныклы таянычым буларак, игелекле гамәлләрне дәвам итә. Яңыш авылы янәшәсендә сусаклагыч корылды, аның ярлары төзекләндерелде. Хәзер буа авыл халкының гына түгел, бу төбәктә яшәүчеләрнең яраткан ял урынына әверелде. Бу җәһәттән шуны да ачыклап үтим: югарыда санап үтелгән эшләргә чыгымнарны улымның төзелеш фирмасы күтәрде, барысы да изге нияттән башкарылды.
– Уфада яшәсәгез дә, Благовар районында мәдәни тормышны җанландыруда Сезнең өлеш тә саллы гына. Соңгы чорда Сезнең турыдан-туры катнашлыкта оештырылган чаралардан кайсылары аеруча кадерле?
– Авылда тормыш-көнкүреш электән дә җиңелдән булмады. Русия һәм республика хөкүмәтләре социаль өлкәгә зур гына средстволар юнәлтсә дә, мохтаҗлык зур. Мин авыл тормышын яхшы беләм. Әйтик, авылларда социаль яктан төрле төркемнәргә караучы кешеләр гомер кичерә. Мәсәлән, аз тәэмин ителгән гаиләләр бар, айлык пенсиясе ун мең сум тирәсе булган ялгыз карт-коры да очын-очка ялгап кына дигәндәй яши. Менә шуны күздә тотып, мохтаҗларга, иң беренче чиратта, сугыш һәм хезмәт ветераннарына ярдәм йөзеннән район үзәге Мәдәният сараенда хәйрия концерты оештырылды. Анда Уфадан зур гына төркем иҗатташларымны алып кайттым. Тамаша зур уңыш белән үтте, зал тулы иде, матди керем дә саллы гына булды, аны тулысынча районның хәйрия фондына тапшырдык. Оештыручысы үзем булгач, әлеге гамәлем белән мин әле дә горурланам, чөнки райондашларга ярдәм кулы суздым бит. Гомумән, минем йөрәгем Благовар дип тибә.
Район күләмендә үткәрелүче чараларга чакырсалар, баш тартканым юк. Барлык мөмкинлекләрне җәлеп итеп, сәнгать йолдызлары катнашлыгында концерт-тамашалар оештыруга намус эше дип карыйм. Соңгы елларда гына да Уфаның дәрәҗәле мәдәният учакларында юбилей концертларым үтте, аларда сәхнә тутырып килгән якташларга олы кадер-хөрмәт күрсәтелде. Сүз дә юк, болар минем өчен гадәти нәрсә, бу – якташларга ихтирам билгесе.
– Кунак ашы – кара-каршы, дигәндәй, Благоварда да данлыклы якташны күтәреп алалардыр...
– Иҗат кешесенең күңеле нечкә, моңа өстәп, яшем дә олыгаеп бара, шуңа бәйледер, кайчак бәләкәй генә мәсьәләдән дә кәеф кырыла. Языковога бер кайтуымда зур гына вазыйфадагы җитәкчеләрнең берсе авылның яңа урамнарының берсенә минем исемне бирү тәкъдиме белән чыкты. Имеш, Благовар районында Мидхәт Әбделмәнов урамы булырга тиеш. Моңа бик аптырадым, әлбәттә, чөнки мин исән бит әле, ә истәлекле исемне, гадәттә, кеше вафатыннан соң гына, анда да лаеклы дип табылган очракта гына бирәләр. Әлеге гамәлгә ихтирам билгесе буларак та карап була, әмма моны күңелем барыбер кабул итмәде.
Сүзне артык куертмыйча, бу уңайдан шуны гына әйтәсем килә. Унбиш еллап элек Благоварда район гимнына иҗади конкурс игълан ителгән иде. Хакимият башлыгы вазыйфасында тумышы белән Благовар районыннан булган Азат Зыятдин улы Сәлахов эшләгән чорда булды бу. Аңардан соң төбәктә ике җитәкче алышынды, әмма югарыда телгә алынган конкурс, матди мөмкинлек җитешмәү сәбәпле, кичектерелде. Шулай итеп, мин иҗат итеп, сайлап алу турын үткән “Благовар” гимны кирәксез булып калды. Ә бит мин урамга исемемне кушсыннар дип яшәмәдем һәм яшәмим, шушы максатта ярамсыкланып та йөрмәдем. Бу яктан намусым чиста, ә инде гимнга килгәндә, салынган хезмәтемнең әрәмгә китүе кызганыч...
– Мидхәт абый, Сезгә яшәү көчен хезмәт бирәдер, мөгаен, чөнки, 75 яшь үренә аяк басканда, мәсәлән, заманча әйткәндә, яңа проект башлап җибәрдегез. Сүз “Милли аваз” төркеме турында бара. Аталышыннан ук күренеп торуынча, мондый юнәлештәге сәнгать коллективына мохтаҗлык бар идеме?
– Соңгы елларда милли сәхнәбезне буш сүзгә, такмакларга корылган, мәгънәсе чамалы җырлар басып алуын күзәтәбез. Иң дәрәҗәле концертларда да халык җырлары онытканда бер генә башкарыла. Башкортстан шартларында татар халык җырларын саклап калу мәсьәләсе дә килеп туды. Гомумән, борынгы җырлар белән беррәттән, телебезне, гореф-гадәтләрне һәм йолаларны киләсе буыннарга тапшыра алырбызмы? Әлеге сорауның көнүзәк яңгырашын беркем дә инкарь итмәс, мөгаен. “Милли аваз” нәкъ менә шушы максатларда оештырылды. Бу уй миндә күптән бөреләнеп йөри иде. Республиканың “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы белән иҗади бәйләнешләр барышында аны тормышка ашыру мөмкинлеге туды.
Рәсми рәвештә вокал-хореография төркеме саналучы “Милли аваз” һөнәри эшчәнлеген 2018 елда башлады. Ансамбль республиканың үзешчән сәнгатендә танылу алган дистәдән артык җырчыны берләштерә. Алар, нигездә, Уфага якын районнардан. Күпчелекне якташларым – благоварлылар тәшкил итә, шулай ук Кырмыскалы, Авыргазы, Стәрлебаш районнары вәкилләре бар. Гомумән, башкару манерасы, репертуары белән дә шактый үзенчәлекле “Милли аваз”, ул башкаларны кабатламый. Шуңа бәйле, концерт программалары да халык иҗатына йөз тотып төзелә. Атап әйткәндә, азан әйтү дә бар, бәетләр дә укыла, башка дини мотивлар да яңгырый. Моңа өстәп, чыгышларны бизәүдә милли ысуллар киң кулланыла, артистларыбыз сәхнәгә татар милли киемнәрендә чыга.
Әйтергә кирәк, әлеге яңалыкны тамашачылар тиз тотып алды, шуңа да ансамбль Башкортстанда гына түгел, Татарстанда да киң танылды. Моңа мисал итеп Казанда тугандаш республиканың 100 еллыгына багышланган чыгышларны китерер идем. Бәйрәм кысаларында үткәрелгән “Җырлыйк әле” конкурсында катнашып, “Милли аваз” төркеме фестивальдә Гранпри яулады.
– Эшчәнлегегез киңкырлы, ә менә иҗатка зыян килмиме?
– Барысы да бергә үрелеп бара. Элегрәк истәлекле вакыйгаларга, тарихи даталарга багышлап җырлар язу юнәлеше алган идем. Мәсәлән, Казанның 1000 еллыгына берничә әсәр иҗат ителде. Шулай ук Казанда үткән Универсиада уеннарына махсус багышланган җырым бар. Соңгы чорда Татарстан Республикасы оештырылуның 100 еллыгына “Ватаным Татарстан” җырын иҗат иттем. Әйткәндәй, ул юбилей тантаналарында җырчы Алмаз Хәсәнов башкаруында яңгырады. Бүздәк районында туып-үскән бу якташ белән хезмәттәшлегебез иҗат сынауларын уңышлы үтте, дип әйтер идем. Ни өчен дигәндә, туган республикама багышланган “Башкортстан” җырын да беренче булып Алмаз яңгыраткан иде. Мактанудан әйтүем түгел, әлеге ике җырның язмышы якты булмакчы, чөнки аларны чит илләрдә яшәүче якташларыбызның да яратып тыңлавы турында хәбәрләр килеп иреште.
Иҗатымда якты йолдыз булып балкыган янә бер җыр – “Ак калфак”. Аның сүзләрен шушы җәмәгать оешмасы җитәкчесе Люция Вафина иҗат итте, көен мин яздым. Горурлык хисләре исә шуннан: бу җыр, зур популярлык яулап, Русия төбәкләрендә эшләп килүче барлык “Ак калфак” оешмаларының гимнына әверелеп бара.
Киләсе елда Башкортстанның данлыклы улы, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның 100 еллык юбилее билгеләнәчәк. Бу истәлекле вакыйгадан читтә калып булмый. Каһарман очучы турында җырның текстын да, көен дә яздым – иҗади эш тәмамлану алдында. Гомумән, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү – һәр иҗатчының изге бурычы. Минем әтием дә ил азатлыгы өчен көрәштә башын салган. Яугирләр онытылырга тиеш түгел. Әлеге фикер моңарчы да күп кенә шигырьләремдә кызыл җеп булып үтә. Мәсәлән, “Ялкын” шигырендә мондый юллар бар:
Ялкын, ялкын, данла халкың,
Сандугачлы язны, бар илне.
Син онытма газиз Ватан өчен
Яу кырында ауган яугирне!
Муса Гәрәевка багышланган җырымда Бөек Ватан сугышы яугиренең якты образын барлык тулылыгы белән ачарга тырыштым, ә кушымтадагы “Уяу булырга янә яу купса” юллары илебез азатлыгы өчен көрәшкә әзер торырга чакыра. Бу уңайдан шуны да әйтеп үтим: яңа җырны республика радиоканалларында Бөек Җиңү бәйрәмендә яңгырату күздә тотыла.
– Агымдагы ел истәлекле вакыйгаларга бай, алар арасында Бөтенрусия җанисәп алу кампаниясе аерым әһәмияткә ия. Аны оештыручылар әйтүенчә, әлеге чара ил җитәкчелегенә алдагы елларда социаль-икътисади үсеш сәясәтен билгеләү мөмкинлеген бирәчәк. Бу мәсьәләгә карашыгыз ничек?
– Аны, әлбәттә, уңай дип кенә билгеләр идем. Үткән гомеремдә халык исәбен алу чараларында күп тапкырлар катнаштым, бу юнәлештә тәҗрибәм зур. Мәсәлән, исәпкә алынучыга дистәләп сорау куелса да, алар арасында иң мөһиме булып милләтне күрсәтү тора. Әйткәндәй, шәхсән үзем өчен ул күптән хәл ителгән: милләтем – татар, туган телемдә иҗат итәм. Туган авылым Яңышның барлыкка килүе хәзерге Балтач районының Карыш авылы белән бәйле. Тарихи чыганаклардан күренүенчә, Себер юлында урнашкан бу авыл старшинасы Яңыш Абдуллин, XVIII гасыр урталарында хәзерге безнең төбәктән җир сатып алып, яңа авылга нигез сала. Тора-бара аңа “Яңыш” атамасын бирәләр. Безнең Яңыштан янә берничә авыл бүленеп чыккан, алар электән татар авыллары буларак билгеле.
Милли мәсьәлә бик тә катлаулы, әлбәттә. Бу җәһәттән В. И. Ленинның хезмәтләрен яңадан карап чыгарга гына кирәк. Ә алардагы фикер агышы милли мәсьәләдәге бүгенге проблемаларны гади генә аңлата да бирә. Ленинның, мәсәлән, башка халыкларны кимсеткән халыкның үзенең азат булмавы турында фикере яхшы билгеле. Халыклар дуслыгы шартларында гына теләсә кайсы дәүләт икътисади үсешкә исәп тота ала. Моны без бүгенге Русия мисалында да ачык күрәбез. Быел көз үтәчәк халык исәбен алу барышында милләтен билгеләгәндә һәркемгә тигез шартлар тудырылачагына шикләнмәскә мөмкин.
Ил тормышындагы әлеге мөһим чарада авылыбыздагы соңгы еллардагы үзгәрешләр дә теркәлер, дип ышанам. Әйтергә кирәк, аларны уңай яктан бәһаләү мөмкин түгел. Мәсәлән, тәүдә – “Башкирия”, аннары “Алга” исемен йөрткән күмәк хуҗалыкның таркалуын. 2015 елда гомуми урта белем бирүче Яңыш мәктәбе дә ябылды. Балалар хәзер күрше авылга йөреп укый. Әлеге тискәре үзгәрешләргә бәйле, авылда халык саны күзгә күренеп кими, яшь гаиләләр район үзәгенә, Уфага күченә башлады. Әйткәндәй, болар барысы да статистикада чагылыш таба. Бу җәһәттән әйтәсе килгәнем шул: халык исәбен алу мәгълүматларыннан чыгып, аяныч күренешләрне үзгәртү өчен ил дәрәҗәсендә эшлекле чаралар күрелсен иде.
Фәнүр ГЫЙЛЬМАНОВ.
“Кызыл таң”, 30.03.2021.