Барлык яңалыклар
Шәхес
26 гыйнвар 2022, 19:19

Табиб-инфекционист Алсу ХИҖАПОВА: “Коронавирус диагнозы һәр икенче авыруга куела”

Яңа елдан соң Башкортстанда “Омикрон” дип аталган яңа зәхмәт чыкты. Аның симптомнары бүтәнчәрәк: борыннан су ага, тамак шешә, кешене хәлсезлек били. Өстәвенә, ул яшьләрне ега. Хәтерегездә булса, элекке штаммнарда тамак бөтенләй шешми, борын да йомшармый иде – авыру күбрәк 60 яшьтән өлкәнрәкләрне кырды. Монысы – башкачарак.

Табиб-инфекционист Алсу ХИҖАПОВА: “Коронавирус диагнозы һәр икенче авыруга куела”
Табиб-инфекционист Алсу ХИҖАПОВА: “Коронавирус диагнозы һәр икенче авыруга куела”

Без бүген игълан ителмәгән сугыш хәлендә яшибез. Дошманыбыз мәкерле, күзгә күренми торган – коронавирус дип атала. Фронтның алгы сызыгында кешелекнең яшәешен, киләчәген саклаучы фидакарь затлар – табиблар тора. Алар көчләрен дә, хәтта ки гомерләрен дә жәлләмичә, безнең сәламәтлегебез өчен көрәшәләр. Инфекционист-табиблар арасында яшьләрнең күп булуы аеруча шатландыра. Бүгенге әңгәмәдәшем – шундыйларның берсе, Уфаның 5 нче клиник хастаханә поликлиникасының табиб-инфекционисты Алсу Айдар кызы Хиҗапова.

           

            – Алсу, Сезгә карап торам да, көнләшеп тә куям – япь-яшьсез. Җир йөзендә мең төрле һөнәр булганда, ни өчен гомерегезне куркыныч астына куеп, табиб-инфекционист һөнәрен сайларга булдыгыз? Әллә нәселегез – табиблар династиясеме соң?

            – Минем картәнием һөнәре буенча шәфкать туташы иде. Бөре медицина училищесын тәмамлаганнан соң, сугыш вакытында Кушнаренко район дәваханәсендә эшләгән. Аның хезмәт биографиясеның башлануы да авыр сугыш чорына туры килә. Бу елларда бөтен Идел буе төбәкләрендә йогышлы күз авыруы – трахома таралган була. Картәнием сөйләве буенча, бу чир беркемне дә аямаган: ир-атларны да, хатын-кызларны да, картларны да, балаларны да. Бик күпләр күрү сәләтен югалткан. Трахомага каршы көрәшер өчен районнан шәфкать туташларын авылларга җибәргәннәр. Безнең картәниебез Кушнаренко районының Әхмәт авылына юнәлгән. Биредә беренче көннән үк бөтен белемен, тәҗрибәсен кулланып, ныклап эш башлаган. Аңа Әхмәт авылын гына түгел, тирә-яктагы башка авылларны да беркеткәннәр. Шушы 6-7 авылдан торган зур участокта яшәгән авыруларның бересенең дә сукыраюына, үлүенә юл куймаган ул.

       Өстәп тагын шуны әйтәсем килә: минем картәтием Әхмәт авылында туып үскән, аннан Бөек Ватан сугышына киткән. Сугыштан, зур батырлыклар күрсәтеп, Советлар Союзы Герое исеменә лаек булып, туган авылына кайткан. Ул бик тәвәккәл, кыю, үз дигәнен барыбер башкаруы белән башкалардан аерылып торган. Сугыштан култык таякларында, каты яралары төзәлеп тә өлгермәгән килеш кайтып кергән. Яралары ачык һәм бик тирән була аның. Хәтта аягын кисү турында да сүз барган. Ул көн саен диярлек медпунктка, шәфкать туташыннан яраларын бәйләтергә килә. Шундый тырыш, уңган, чибәр кызга картәтиебез бер күрүдә гашыйк була. Аның ярдәмендә әкренләп аякка баса. Бу турыда ул үзе дә: “Картәниегезнең ярдәме зур булды, аның алтын кулларының шифасы көчле иде. Ул мине аякка бастырды!” – дип әйтә торган булган. Бәлки шушы тетрәндергеч вакыйгалар нәни йөрәгемдә мәңге сүрелмәс эз калдырып, үз гомеремне халыкның сәламәтлеген саклау өчен көрәшкә багышлауга этәргеч булып торгандыр.

       Үзем өчен үрнәк булып торган тагын бер кеше – икетуган абыем Рөстәм турында да сөйләмичә кала алмыйм. Ул бүгенге көндә хәрби госпитальнең хирургия бүлекчәсе мөдире булып эшли, медицина хезмәте подполковнигы, Русия Федерациясенең Оборона министрлыгының дәүләт гыйльми-тикшеренү һәм сынау полигонының баш хирургы. Андый табибларны “Алтын куллы хирург” дип атыйлар. Хирургларның иң югары бүләге – Алтын скальпельгә лаек булды ул.  

       Ә әтием Айдар белән әнием Заһира гомер буе җаваплы урыннарда эшләделәр, гомерләрен халыкны социаль яклау хезмәтенә багышладылар, кулга кул тотынышып  гади кешеләрнең мәнфәгатьләре өчен тугры хезмәт иттеләр. Әнием бүген хаклы ялда, ә әтием эшен дәвам итә. Бертуган апам Таңсылу да аларның хезмәт юнәлешен сайлады – халыкны социаль яклау өлкәсендә эшли. Мин менә шушы тату гаиләдә 1995 елның 16 октябрендә дөньяга килгәнмен. Балачагым Башкортстанның Благовар районы Таң авылында үтте. Район үзәге – Языково авылында урта мәктәп тәмамладым.

            Сезнең табиб һөнәрен сайлавымның сәбәпләре турындагы соравыгызга җавабым менә шул. Балачактан ук картәнием, абыем кебек ак халат киеп, кешеләрне дәвалыйсым, авырулардан аралыйсым килде. Һәм мин максатыма ирештем, дип уйлыйм.

            – Белүемчә, табиб һөнәре иң катлаулыларның берсе. Аны алу өчен озак укырга туры килгәндер? Шәхси тормышка да комачаулык итәдер әле ул?

            – Чынлап та, табиб булу өчен озак вакыт укырга кирәк. Мин 2017 елда Башкорт дәүләт медицина университетының дәвалау факультетын тәмамладым. Аннары Уфаның 44 нче поликлиникасына участок терапевты булып урнаштым да декрет ялына киттем. Улым Эрнестка инде 5 яшь. Димәк, уку шәхси тормышка һич комачауламый булып чыга.

            2019 – 2021 елларда БДМУның инфекцион авырулар буенча ординатурасын тәмамладым. Бер үк вакытта терапевт буларак эшемне дәвам иттем. Былтыр исә, диплом алгач, яңа белгечлегем буенча Уфаның Цюрупа урамындагы 1 нче поликлиникасына табиб-инфекционист вазыйфасына эшкә урнаштым. Шунда ук мине ковид-бригадага билгеләделәр.

            – Әти-әниегез моны ничек кабул итте соң? Кайгырмадылармы? Куркыныч заман бит...

            – Юк, алар мине һәрвакыт дәртләндереп, көч биреп торалар. Ярдәмчеләрем дә, сердәшләрем дә алар. Табиб һөнәрен сайлавыма шатландылар гына.

            – Ярар, эшегезгә кире әйләнеп кайтыйк. Табиб-инфекционистның бер көнен тасвирлагыз әле.

            – Эш көнем иртәнге сигезенче яртыда башлана. Бу вакытка мин хезмәт урыныма киләм. Бу вакытка минем белән эшләүче шәфкать туташлары инде килеп, кирәкле документларны әзерләп, көтеп торган була.

            Ковид-бригадада без дүртәү эшлибез. Мин – табиб һәм өч шәфкать туташы. Хезмәттәшләрем барысы да – Чишмә районы кызлары. Аларның һәркайсы билгеле бер эш өчен җавап бирә. Мәсәлән, Зөлфия Баязитова ковидка мазок алу, лаборатория өчен кирәкле кәгазьләр әзерли; Флорида Рәҗәпова анализлар ала; Эльвира Нугаева  минем белән бергә авыруларны кабул итә, аларның өйләре буенча йөри. Аңлашып, бик тату эшлибез.

            Бригадабыз Уфаның Киров районын хезмәтләндерә. Мин эшкә килгәч, ярты сәгать эчендә авырулар исемлеген төзеп, иртәнге 8дән өйдән-өйгә юнәләбез. Эш көнебез көндезге өченче яртыда тәмамланырга тиеш, тик авырулар күп булу сәбәпле, тоткарланырга туры килә. Көненә 25-30 кеше янына чыгарга туры килә. Аларның һәммәсендә дә ковид симптомнары була. Гадәттә, һәр икенче авыруга коронавирус диагнозы куела. Калганнары исә грипп, ОРВИ, бронхит кебек чирләр эләктергән булып чыга. Авыруларны карыйбыз, үпкәләрен тыңлыйбыз, каннарында кислород микъдарын тикшерәбез (бу эш сатурация дип атала), анализ тапшыру өчен юнәлтмәләр бирәбез. Гадәттә, безгә мөрәҗәгать иткән авыруларның уртача 10 процентын хастаханәгә салырга туры килә.

            Атнаның өч көнен өйдән-өйгә йөрибез, ике көнне авыруларны хастаханәдә кабул итәбез. Көннәребез шулайрак үтә безнең.

            – Көне-төне коронавирус белән авырулар арасында йөреп, бу зәхмәтне үзегезгә эләктерүдән курыкмыйсызмы соң?

            – Юк, курыкмыйм. Дөресен генә әйткәндә, бүгенге көнне сугыш вакыты белән чагыштырсак та ялгыш булмастыр. Ә нигә куркырга!? Миңа бит картәтиемнән тәвәкәллек сыйфаты бирелгән. Без төрле һәлакәтләргә күнектек инде. Өстәвенә, өстебездә – махсус саклану костюмы (шуңа да халыкта ковид-табибларны “космонавтлар” дип йөртәләр), кулыбызда – дезинфекцияләнү чаралары. Аннан татар халкының “Курыкканга куш күренә” дигән әйтемен дә онытырга ярамый. Куркырга түгел, сакланырга кирәк.

            – Ковид-бригадада Сез инде елдан артык эшлисез. Бу вакыт эчендә коронавирусның инде берничә дулкыны узды, “дельта”, “омикрон” дигән яңа штамм-вариантлары барлыкка килде. Шушы дулкыннар эчендә кайнаган кеше буларак, авыруның, аның симптомнарының үзгәрешен сизәсезме?

            – Чынлап та, коронавирус дулкын-дулкын булып һөҗүм итә. Яңа ел алдыннан аның көче берникадәр кимегән кебек тоелган иде. 2022 ел башыннан исә авыруларның саны янә бермә-бер артты. “Омикрон” дип аталган яңа зәхмәт чыкты. Аның симптомнары бүтәнчәрәк: борыннан су ага, тамак шешә, кешене хәлсезлек били. Өстәвенә, ул яшьләрне ега. Хәтерегездә булса, элекке штаммнарда  тамак бөтенләй шешми, борын да йомшармый иде – авыру күбрәк 60 яшьтән өлкәнрәкләрне кырды. Монысы – башкачарак. Шулай булса да, коронавирусның асылы, аның кеше организмына китергән зыяны үзгәрми, элеккечә кала. Җимергеч авыру ул.

            – COVID-19 авыруы пәйда булу белән, Интернет, хәер, аерым басма мәгълүмат чаралары да, аны булдырмау буенча “халык медицинасы” киңәшләре белән тулды. Кемдер әрем белән дәваланган, кемдер аракы белән... Кемнеңдер каны I төркемгә караганлыктан, аңа коронавирус эләкмәгән... Мондый фараз-рецептларның фәнни нигезе бармы? Коронавирусны булдырмауның, яисә табибларга мөрәҗәгать итмичә генә дәвалауның универсаль рецептын атый аласызмы?

            – Ышаныгыз, андый рецепт юк! Авыруның беренче симптомнарын үзегездә сизү белән табиб чакыртырга кирәк. Үз-үзегезне дәвалау белән шөгыльләнергә һич ярамый – гомерегезне куркыныч астына куясыз!

            Ә коронавирусны булдырмауның бердәнбер ысулы – аралашуларны чикләү; урамга чыгарга туры килсә, битлек, бармакча кию; дөрес туклану (рационда витаминнар, яшелчәләр мотлак булырга тиеш!); хәрәкәт – спорт белән шөгыльләнү. Болар һәммәсе дә иммунитетны ныгыта. Ләкин бу да сезне ковидтан коткара дигән сүз түгел әле. Иң яхшысы – коронавируска каршы прививка ясату. Моның өчен бүген бөтен кирәкле препаратлар да бар. Прививкадан курку урынына авырудан куркырга кирәк!

            – Сез инде меңнәрчә шәһәр фатирын урап, күп кешеләрне авырудан, хәтта ки үлемнән коткаргансыз. Бу эшнең үзенә генә хас нинди авырлыклары, проблемалары бар?

            Алда әйтүемчә, безнең бригада Уфаның Киров районы халкын хезмәтләндерә. Бу – тарихи район. Биредә яшәүчеләр дә үзләренең зыялылыгы, мәдәнилеге ягыннан башкалардан аерылып тора. Шуңа күрә, Аллаһка шөкер, җитди проблемалар туганы, һөҗүмнәр булганы юк. Шулай да, халыкта табибларга карата ихтирам җитешми, дип әйтер идем мин. Дорфа сөйләшү, тиргәшү, низаг тудырырга омтылу – бу сыйфатлар, кызганычка каршы, күпләргә хас.

            Тагын бер афәт – күпфатирлы йортлар янына шлагбаумнар кую. Нәтиҗәдә, машина үтә алмый, табиб өйдән-өйгә җәяү йөрергә мәҗбүр була. Авыруларны карау вакыты озая, кемнедер тикшереп өлгермәскә дә мөмкинбез. Ә төп гаеп – халыкның үзендә. Шушы шлагбаумнарны алып ташлаганда, күпкә нәтиҗәлерәк эшләп булыр иде.

            – COVID-19 куркыныч авыру булса да, дөньядагы йогышлы чирләр аның белән генә чикләнмидер. Башка төрле авырулар белән очрашырга туры киләме? Бүгенге шартларда аларны дәвалау оештырыламы?

            – Әлбәттә, куркыныч авырулар бихисап. Мәсәлән, бүген җәмәгатьчелек тә, шул исәптән, мәгълүмат чаралары да, 1980 еллар ахыры – 1990 елларда игътибар үзәгендә булган ВИЧ (СПИД) афәте турында бөтенләй онытты. Ә ул таралганнан-тарала бара, авыручылар саны көннән-көн арта. Шуңа күрә һәркемгә елына бер тапкыр мотлак рәвештә ВИЧка канын тикшертергә киңәш итәр идем мин.

            Шулай ук В, С тибындагы гепатит авыруы да кимергә уйламый. Бу авырулардан котылу өчен, дәүләт С тибындагы гепатитны бушлай, бюджет исәбенә дәвалау программасын кабул итте. Хәзер авырулардан матди чыгымнар таләп ителми.

            Тычкан бизгәге, талпан энцефалиты кебек сезонлы авырулар да язлы-көзле табибларга тынгы бирми, пациентлар саны артып тора.

            Шатлыклы хәбәрләрдән шуны әйтә алам: хәзер наркоманнар саны кискен кимеде. Яшьләрне наркотиклар бөтенләй кызыксындырмый, аларның кыйммәтләре бүтән, ә 1990 елларда “энәгә утырган”нарның күпчелеге кырылып, үлеп бетте. Наркоманнар кимүе, алар белән бәйле авыруларның да үсештән туктавына, кимүенә, ахырда, бөтенләй югалуына китерергә тиеш.

            Кыскасы, сәламәтлегебез үз кулларыбызда! Әйдәгез, аны саклыйк, үз-үзебезгә, организмыбызга ихтирам белән карыйк!

            – Кызыклы әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Алсу Айдар кызы! Авыр, ләкин изге хезмәтегездә уңышлар телибез Сезгә!

 

Әңгәмәдәш – Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.

Табиб-инфекционист Алсу ХИҖАПОВА: “Коронавирус диагнозы һәр икенче авыруга куела”
Табиб-инфекционист Алсу ХИҖАПОВА: “Коронавирус диагнозы һәр икенче авыруга куела”
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: