Барлык яңалыклар
Шәхес
16 гыйнвар 2022, 22:44

Туган көн уңаеннан рәхмәт!

Еллар картлык алып киләләр, Еллар шатлык алып киләләр.

Туган көн уңаеннан рәхмәт!
Туган көн уңаеннан рәхмәт!

Минем яраткан шагыйрем Равил Фәйзуллинның бер шигырендә:

Еллар картлык алып киләләр,

Еллар шатлык алып киләләр, дигән юллар бар. Тагын бер ел артта калды. Бала чакта туган көннәр шатлык алып килсә, еллар узган саен моңсулык арта кебек. Чөнки артта калган туган көннәр алдагысыннан күбрәк кебек. Берничәгә булса да.

Узган ел юбилей елы булды. Мин аның рәхәтен ел буена суздым. Үткән ел күп кенә гәзит-журналларда шигырьләрем чыкты. Атап әйткәндә, “Кызыл таң”, “Башкортостан”, “Йәшлек” гәзитләрендә, “Тулпар”, “Агыйзел”, “Шоңкар” һәм яңа чыга башлаган “Бәрәкәт ачкычы” журналлары зурлап шигырьләремне бирде. “Кызыл таң” һәм “Тулпар”да хезмәттәшем Илдус Фазлетдинов иҗатым турында әтрәфле язма белән чыгыш ясады. “Өмет” һәм Казанда чыгучы “Ирек мәйданы” гәзите минем белән әңгәмәләр оештырды. Барыгызга да зур рәхмәт!

Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак
филиалы татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы узган ел "Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән..." Республика сәнгатьле уку конкурсын минем иҗатка багышлады. Анда мәктәп укучылары, студентлар минем шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләделәр. Бәйгегә йомгак Халыкара туган телләр көнендә ясалды. Бу чараны оештырган татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты Илсур Мансуров һәм кафедра галиме, филология фәннәре кандидаты Нәсимә Мөкимовага зур рәхмәтлемен! Шулай ук бу бәйгедә катнашкан һәр укучыга һәм аларны әзерләгән укытучыларга чиксез зур рәхмәтләремне белдерәм! Сез барыгыз да җиңүчеләр! Туган телне, әдәбиятны яратучы мотлак җиңүче ул!

Мин, мактау кәгазьләре тотып, фотога төшәргә яратмыйм. Төшмәвем аларның булмавын аңлатмый. Бу тыйнаклыгым һәм ул кәгазьләргә исем китеп бармау белән бәйле. Шулай да мин узган елда иҗатымны һәм әдәби эшчәнлегемне бәяләп биргән мактау кәгазьләре өчен Башкортстан Хөкүмәте, Татарстан Язучылар берлеге һәм “Татмедиа” агентлыкларына зур рәхмәт белдерәм!

Бүген мине туган көн белән котлаган “Вконтакте” һәм “Одноклассники” социаль челтәрләрендәге меңнәрчә дусларга, Вацаптагы “Башкортстан татар язучылары төркеме”, сыйныфташларымның “Одноклассники-Метевбаш” һәм Башкорт дәүләт университеты группадашларымның “ТР1990” төркемендәге барча дусларга зур рәхмәтләремне күндерәм.

11 гыйнвар Русиядә “рәхмәт көне” узган иде. Минем өчен рәхмәт көне бүген булды.

 

 

 

Тагын бер елга картайдым,

Тагын туган көн узды.

Иләс-миләс күңелкәем

Бураннар булып тузды.

 


Тагын бер ел кереп китте

Бураннар арасына.

Ә мин һаман алга атлыйм

Кул селтәп барысына.

 


Балачакны да, яшьлекне дә

Йотты убыр бураннар.

Әти-әни, дус-ишләрем

Буранда йотылганнар.

 


Чәч чаларсын, теш коелсын,

Сүнми яшәүгә чәмем!

Беләм, артта калган еллар

Күпкә озын икәнен...

 


Үзем дә буран шикелле,

Карлар да булып эрим.

Кышкы зәмһәрир көннәрдә

Язларны эзләп йөрим...

 


16.01.2022

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: