– Иҗатыгызның күпме өлешен лирика, күпмесен юмор алып тора?
– Фифти-фифти дип уйлыйм. Элегрәк: “Юмор – иҗатымның идәне, лирика – түшәме”, – дип тә әйтә идем. Хәзер алай гади генә уйламыйм.
– Җәмгыятьтә сатира-юморга мөнәсәбәтне ничек бәялисез?
– Гәзит-журналлар сатира-юморны иң азакта бирә. Бу дәүләттә әлеге жанрның “икенче сорт” итеп саналуы турында сөйли. Халык исә, киресенчә, гәзит-журналларны соңгы биттән укый башлый. Хакыйкатьне халык сатира-юмордан эзли. Мин эшләгәндә “Һәнәк” бер дә юкка 60 мең тиражга җитмәгәндер.
– Безнең эстрададагы юмор дәрәҗәсе дә шактый түбән бит. Задорновныкы кебек сатира юк. Акыллы юмордан халык бик көлеп бармый.
– Әйе, безнең сатира-юмор шул хатын-кыз, аракы, көнкүреш тематикасыннан күтәрелә алмый. Халыкта – кол психологиясе. Түрәләргә яраклашу көчле. Халыкка көчле сәяси сатира укысаң да, куркып, тирә-якларына карап, көлмәүләре ихтимал. Мәскәүдә дә сатириклар, мәгълүмат чаралары да тулы иректә түгел. Кешене уйландыра торган юмор юк. Халык, гүя, мәрткә киткән кебек.
– Бәлки, кешеләрнең, уйланасы да, уянасы да килмидер?
– Мәрт вакытында кеше уянмый бит. Аны төрткәләп уятырга кирәк. Халыкның 90 процентыннан артыгы – мещан, тик 5-6 проценты гына сәяси актив, үзаңга ия диләр. Халык шул 5-6 процентка кәҗәгә тагылган сарык көтүе кебек ияреп йөри.
– Халыкны төрткәләп уятуда Халык шагыйре Марат Кәримовның да өлешен беләсе килә.
– Мин сатира-юмор аша тормыштагы очлы проблемаларны күрсәтеп, халыкны уятырга тырышам. Гәзитләр буш имезлек каптыралар. Ләкин халык битараф дисәк тә, шеш тула-тула да, бер шартлый.
Мөнир ВАФИН фотосы.