Барлык яңалыклар
Шәхес
31 декабрь 2021, 18:18

2021дә бик зур шәхесләр бакыйлыкка күчте

Узган елда бакыйлыкка күчүчеләр арасында татар-башкортларның күренекле кешеләре шактый.

2021дә бик зур шәхесләр  бакыйлыкка күчте
2021дә бик зур шәхесләр бакыйлыкка күчте

Күренекле башкорт галиме һәм язучы Гайса Хөсәенов, Башкортстанның Халык язучысы Ногман Мусин һәм Халык шагыйре Факиһа Тугызбаева, язучы, милли хәрәкәт вәкиле Зәки Зәйнуллин, күренекле татар шагыйре Салават Рәхмәтулла, язучы Мансаф Гыйләҗев, башкорт әдәбияты белгече, язучы Тимергали Килмөхәммәтов, татар галиме Лотфый Хәбибов, башкорт шагыйре, язучы, тәрҗемәче Мәхмүт Һибәт, күренекле композитор Мөфтәдин Гыйләҗев, Башкортстанның халык артисты Лина Гәрәева, Башкортстан мөфтие урынбасары Илдар Малахов, татар милли хәрәкәте вәкилләре Шамил Нәҗметдинов һәм Салих Әмирхановлар бакыйлыкка күчте.

Татарстандагы милләттәшләребезгә килгәндә, Татарстанның халык шагыйре Гәрәй Рәхим, шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова, язучылар Әхәт Гаффар һәм Рәфикъ Юныс, күренекле актерлар Рәшит Шамкай һәм Нәҗибә Ихсанова, сәясәтче Фәндәс Сафиуллин, әдәбиятчы-галим Азат Әхмәдуллин, галим, бакчачы Фарсель Зыятдинов һәм башкалар мәңгелеккә күчте.

Мәрхүм булучы милләттәшләр арасында Төркиядә яшәүче галим Надир Дәүләт тә бар.

 


Фото: dumrt.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: