Барлык яңалыклар
Шәхес
21 декабрь 2021, 11:18

Рафига Усманова – иң оста прозаикларның берсе!

Каләмдәшебез Рафига Усманованы мәртәбәле әдәби бәйгедә җиңеп чыгуы белән котлыйбыз!

Рафига Усманова – иң оста прозаикларның берсе!
Рафига Усманова – иң оста прозаикларның берсе!

Татарстанда «Казан утлары» редакциясе «Аһ туган каумем газиз!» дип аталган әдәби бәйге оештырган иде. Бәйгегә төрле илләрдән, төбәкләрдән әсәрләр кабул ителгән. Декабрь ахырында аңа йомгак ясалды. Җиңүчеләргә дипломнарны «Татмедиа»да Татарстан Президенты карамагындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов тапшырды.

«Хикәя» номинациясендә «Яшел күзләр» хикәясе өчен  Башкортстанның Туймазы районында яшәүче Олеся Умарова (ул Үзбәкстанда туган) кызыксындыру бүләгенә ия булды.  Мәгълүмат өчен, «хикәя» номинациясендә бүләкләр 1 урын — 50 мең сум, 2 урын — 40 мең сум, 3 урын — 30 мең сум тәшкил иткән. 15әр мең сумлык өч кызыксындыру премиясе каралган.

«Повесть» номинациясендә җиңүчеләр арасында исә якташыбыз, язучы, Борай районында яшәүче Рафига Усманованың исемен күрү бик сөенечле!

Ул «Ярлыкану бәхете» повесте өчен 3 урынга лаек булган.  «Повесть» номинациясендә 1 урын — 100 мең сум, 2 урын — 80 мең сум, 3 урын — 60 мең сумлык бүләк белән билгеләнгән. 20шәр мең сумлык өч кызыксындыру премиясе каралган.

Каләмдәшләребене тәбриклибез һәм сәламәтлек, яңадан-яңа иҗат уңышлары телибез!

Рафига Усманова – иң оста прозаикларның берсе!
Рафига Усманова – иң оста прозаикларның берсе!
Рафига Усманова – иң оста прозаикларның берсе!
Рафига Усманова – иң оста прозаикларның берсе!
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: