Барлык яңалыклар
Шәхес
30 ноябрь 2021, 11:14

Ул мине шигърияткә алып керде

Әхәт абый Нигъмәтуллин 1990 еллар башында “Акчарлаклар” әдәби-иҗат түгәрәгенең җитәкчесе иде. Язган әйберләремне оялып кына аңа китереп күрсәттем.

Ул мине шигърияткә алып керде
Ул мине шигърияткә алып керде

Кызганычка каршы, БДУның татар-рус бүлегендәге безнең төркемне Әхәт абый укытмады. Дөрес, кафедрада эшли иде, ләкин, ни сәбәптәндер, дәресләре безнең 1991 елда укырга кергән төркемгә туры килмәде. Өстәвенә, 1993 ел ахырына ул эш урынын алыштырып, Башкорт дәүләт педагогия университетына китеп барды.

Шулай да миңа аның белән якыннан аралашу бәхете тиде, дип әйтә алам. Ул гына да түгел, Әхәт абый миңа шигъри “канат” та куйды. Эш болай булды. I курска кергән генә, 16 яшьлек самими вакыт... Кемгәдер гашыйк булып, хисләр күңелгә генә сыймыйча, шигырь булып кәгазьгә ургылып төшә башлады. Әхәт Нигъмәтуллин ул чорда “Акчарлаклар” әдәби-иҗат түгәрәгенең җитәкчесе иде. Оялып кына язган әйберләремне аңа китереп күрсәттем. Шулчак ул мине күкләргә күтәреп мактый башламасынмы:

– Искиткеч шәп шигырьләр! Боларны “Акчарлак”ның алдагы санында мотлак бастырачакбыз. Срочно фотосалонга барып кәртечкәгә төш, – ди бу. (Ул вакытта татар-рус бүлегендә “Акчарлак” стена гәзите айга бер тапкыр даими факультет диварына эленеп, аның дүрттән берен алып тора иде).

Үземне замана Тукае, һичьюгы Есенины итеп тоеп, фотога барып төштем. Озакламый “Акчарлак”та зур булып миңа багышланган сәхифә килеп чыкты. Шул кызулык биргәндер, мөгаен, “шедеврларымны” ул вакытта яңа нәшер ителә башлаган “Өмет” гәзитенә дә илтеп бирдем. Анда да яшьләргә хәерхаһлы мөнәсәбәт иде – озак чират көтмәделәр, атна-ун көн эчендә басылып та чыктылар. Әле уйлап куям: әгәр Әхәт абый шул вакытта “шигырь” дип аталган өйрәнчек кенә әйберләремне күкләргә чөеп мактамаса, мин, бәлки, шигърияткә дә, вакытлы матбугатка да борылып та карамас идем... Әлеге көн күзлегеннән чыгып, тулы ышаныч белән әйтәм: остазларымнан уңдым. Ул чорда татар-рус бүлегендә, чын мәгънәсендә, иҗади мохит хөкем сөрә иде:  студентларның яртысы шигырь яза, өчтән бере – хикәя. Айдар Габдинов, Флюра Мостафина, Рания Билалова кебек шәп җырчылар да бар иде арада. Барыбызны да “Акчарлаклар” әдәби-иҗат түгәрәге берләштерә.

Бер еллап вакыт үтүгә, Әхәт абыйның башлангычы белән мине “Акчарлаклар”ның старостасы итеп сайладылар. Бу чорда инде иҗатыбыз стена гәзите белән генә чикләнмичә, “Өмет” гәзите битләренә күчте, анда “Студент сәхифәсе” дип аталган махсус бит чыга башлады. Моның өчен без, беренче чиратта, гәзитнең ул вакыттагы җаваплы сәркәтибе, “Акчарлаклар”ның элекке старостасы Мөнир Вафинга рәхмәтле булдык. Башка югары уку йортларына “Өмет” битләрендә артык сан булмаса да (хәер, аларда язган кешеләр дә бармак белән генә санарлык иде), БДУлыларга урын һәрчак түрдән булды.

Алда әйтүемчә, 1993 ел ахырына Әхәт абый БДУдан китеп барды. Аның урынына студентлар белән административ-команда стилендә җитәкчелек итәргә яраткан бер доцентны билгеләделәр. Ләкин без, Әхәт абый заманында ирек, демократия һавасын иркенләп сулап калган студентлар, аңа баш бирмәдек – түгәрәкнең эше үзеннән-үзе “Өмет”нең җаваплы сәркәтип кабинетына күчте. Гәзиттә, соңрак “Тулпар” битләрендә күләмле сәхифәләр чыкты, шуларның авторлары бүген республикада гына түгел, Татарстанда да танылган шагыйрьләр һәм язучылар, сәнгать әһелләре, журналистлар. Ләкин безнең беркайчан да Әхәт абый “шинеленнән” үсеп чыгуыбызны оныткан юк.

...Әхәт абый белән соңгы очрашуыбыз аның өендә булды. “Тулпар”ның җаваплы сәркәтибе сыйфатында аның яшьлек дусты, күренекле татар язучысы һәм тел белгече Хәсән Сарьянның фотосын эзләп барган идем мин анда. Шунда икәүләп аның шәхси архивында казынып бик озак утырдык. Әдәбият тарихыннан бик кыйммәтле, бүген раритет дип саналырлык материаллар, фотолар күп иде анда. Галимнең үлеменнән соң алар кая булды икән? Шушы сорау бүгенгә кадәр күңелемә тынгы бирми...

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.

Фотода: “Акчарлаклар” гәзите өстендә эш бара. Әхәт абый янында Илдус Фазлетдинов (уңда), Илфак Фаризов (сулда), Гөлия Насыйрова, Эльвира Вәлиева (утыра). 1993 ел. Илдус ФАЗЛЕТДИНОВның шәхси архивыннан.

Ул мине шигърияткә алып керде
Ул мине шигърияткә алып керде
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: