Барлык яңалыклар
Шәхес
30 ноябрь 2021, 11:03

Иҗади шәхес, оста мөгаллим һәм өлкән иптәш

Филология фәннәре докторы, профессор, Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе Әхәт НИГЪМӘТУЛЛИНның гомерендәге соңгы фотосын Рәүф ИДРИСОВ төшергән.

Иҗади шәхес, оста мөгаллим һәм өлкән иптәш
Иҗади шәхес, оста мөгаллим һәм өлкән иптәш

Әхәт Зәйнетдин улы Нигъмәтуллин безнең күңелләрдә  гадәти булмаган шәхес, үз эшенә бирелгән максатчан методист-галим, шактый катлаулы  холыклы, шигъри күңелле, җыр яратучы кеше буларак кереп калды.

Иң истә калганы – аның  безне сәнгатьле укырга өйрәтүе.  Казанда басылган яшел тышлы “Сәнгатьле укырга өйрәник!” дип аталган китабын кулланып, ул безне шигырьне яттан сөйләү серләренә төшендерде. Үзе дә Һ. Такташ, М. Җәлил,  Ә. Атнабаев  шигырьләрен сәнгатьле итеп укып күрсәтә, логик, психологик басымнар, паузаларның ролен билгели һәм шуларның кулланылышын соңрак практика вакытында  да күзәтә. Сәнгатьле уку өчен  шигырьне анализлау, анда сурәтләнгән хис-тойгыны ачу, аның сәбәпләрен табу аша идеясен ачыклау тәҗрибәсен дә без аның дәресләрендә алдык.

Хәзерге методикадагы иҗади уку ысулын безгә Әхәт Зәйнетдин улы алдан ук төшендереп куйган булып чыга.  Театр училищесында алганнарына таянып, махсус уку йортларында актерлык осталыгы дәресләрне өйрәнелергә тиешле әйберләрне мәктәп дәресләренә күчерү эшен беренчеләрдән булып ул башлады. Соңрак бу проблема белән Казанда филология фәннәре докторы, Татарстан радиосында диктор булып та эшләп алган Фоат Галимуллин шөгыльләнде.

Әлбәттә,  сәнгатьле уку мәсьәләләренең теоретик нигезләрен беренче фән докторы Габдрахман Сәгъди дә ныклап эшкәрткән иде. Аның сәнгатьле укуны шигырь, әсәр иҗат итүгә тиңләве методологик  караш буларак кабул ителә. Соңрак бу матур традицияне Башкорт дәүләт университеты доценты, татарстанның халык артисты Марат Шәрипов дәвам итте һәм  сәнгатьле укуны турыдан-туры студентларның иҗат театры дәрәҗәсенә күтәрде.

Укытучыбызның иҗат психологиясенең серләренә буенча махсус курс дәресләре дә бик кызыклы үтә иде. Шигырь, әдәби әсәр, курс эшен язу юлларын ул үз шигырьләренә, башкаларның  иҗатына, студентларның курс, диплом эшләренә таянып  аңлата иде. Бу проблематика буенча соңрак доцент Сәгыйдулла Хафизов  уңышлы эшләде һәм  уку кулланмасы бастырды.

Безне иҗат лабораториясе серләренә өйрәтүенең практик ягы да булгандыр – Әхәт абый шулай студентларны “Акчарлаклар” әдәби-иҗат түгәрәгенә җәлеп иткәндер. Ул чорларда түгәрәк эше гөрләп торды, стена гәзите даими чыгарылды, әдипләр белән очрашулар, Казан университетының “Әллүки” иҗат түгәрәге белән бәйләнешләр, шигырь бәйрәмнәре студент тормышын җанландыручы һәм бизәүче булды, күпләрне иҗатка һәм фәнгә тартты.

Кеше буларак Әхәт абый студентлар белән демократик рухта аралашты, шул ук вакытта бик таләпчән дә иде. Бигрәк тә мәктәптә практика үткәндә ул һәр дәреснең уңай һәм кире якларын билгели, фикер алышу үткәрә һәм гадел  бәһаны иләктән сөзеп куя иде.  Башкаларның дәресен карау һәм аны анализлау булачак мөгаллимнәр өчен бик әйбәт мәктәп булды.

 Укырга, белем алырга теләгән студентлар өчен ул “әти” дә булды, ягъни “батя”. Өлкән иптәш буларак, Әхәт абый студентның хәленә керә,  өенә дә чакыра, кирәк сүзен дә әйтә, мохтаҗларга ярдәм дә итә. Бу яклап ул В. Распутинның “Уроки французского” әсәрендәге геройны да хәтерләтә.

 Бөек Ватан сугышында катнашуы, анда каты яралануы, утызынчы еллардагы кимсетелүләр аның холкында эз калдырмый калмаган. Шаян, юмор хисле Әхәт абыйның күңеле кайчак бик әздән дә кырылырга, үпкәләп куярга да мөмкин иде ул.  Ләкин андый халәте бик тиз үтә, һәм безнең алда тагын да үзебезнең Әхәт абый баса иде.

Әхәт Зәйнетдин улының, БДУда профессор итеп сайлангач, Башкорт дәүләт педагогия университетына күчүен без аңлап  та җитмәдек. Күрәсең, аның методист асылы җиңгәндер, соңрак Башкортстан укытучылар белемен үстерү институтында эшләве, анда инновацион методикалар буенча хезмәтләр бастыруы да шул хакта сөйли.

Оренбург якларыннан килеп,  үз тормыш максаты-мәсләгенә тугры калып, диссертацияләр яклап, зур хезмәтләр салып,  бар гомерен Башкортстанда татар мәгарифен үстерүгә багышлаган Әхәт Зәйнетдин улы Нигъмәтуллин республиканың  фән һәм мәгариф  тарихында  күренекле  урын алды.  Бүген аның җимешле традицияләрен шәкертләре дәвам итә.

Рәүф ИДРИСОВ,

БДУ доценты.

Әхәт НИГЪМӘТУЛЛИНның гомерендәге соңгы фотосын Рәүф ИДРИСОВ төшергән.

Иҗади шәхес, оста мөгаллим һәм өлкән иптәш
Иҗади шәхес, оста мөгаллим һәм өлкән иптәш
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: