Барлык яңалыклар
Шәхес
30 ноябрь 2021, 08:38

Бүген әдәбият галиме Әхәт НИГЪМӘТУЛЛИННЫҢ тууына 100 ел тулды

Ул мине – үз студентын “зур кеше”, үзен минем шоферы дип таныштырган иде.

Бүген әдәбият галиме Әхәт НИГЪМӘТУЛЛИННЫҢ тууына 100 ел тулды
Бүген әдәбият галиме Әхәт НИГЪМӘТУЛЛИННЫҢ тууына 100 ел тулды

Әхәт абыйны мин абитуриент чагымнан ук хәтерлим. Зур аудиториядә йөздән артык кеше татар теле һәм әдәбиятыннан инша язып утырабыз. Берничә укытучы рәтләр арасында йөри. Күчермиләрме, янәсе. “Чаян” журналындагы  рубрикадагы көләч йөзле бабайга охшаган бер укытучы, киресенчә, ярдәм итеп йөри. Минем артта Рамил Чурагулов утыра. Өстәлгә бер папка иҗатын китереп салган. Көләч йөзле бабай безнең янга якынлашкач, Рамил аны чакырып папкасын күрсәтте, ягъни иҗади кеше укырга килмәкче. Әхәт абый аны актарыштырып: “Яхшы, безгә шундый егетләр кирәк”, – дип китеп барды.

Ул бик шаян, күңелле кеше иде.  Бер районга аның “Москвич”ында “Акчарлаклар” әдәби-иҗат түгәрәгенең концертын оештырырга сөйләшергә баргач, ул мине – үз студентын “зур кеше”, үзен минем шоферы дип таныштырган иде. Дүртөйледә бер мәктәптә осталык дәресе биргәндә “йөгерек уку” (скорочтение)  дигән теманы сөйләгәндә китап тотып сыйныф буйлап йөгерә-йөгерә шигырь укыганы да гомергә хәтердә уелып калды. Ә инде сәнгатьле укуда аңа җиткән кеше юк иде. Муса Җәлилнең “Томаулы гыйшык” шигырен аның кебек укыган кешене күргәнем булмады. “Мин әптечи сине, әптечи” дигән юлларын сөйләгәндә ул чынлап торып төчкерергә тотына иде.

Биш ел уку дәверемдә ул иң якын остазларымның берсенә әверелде. Аеруча “Акчарлаклар” әдәби-иҗат түгәрәгендәге эшчәнлегебез белән тыгыз бәйләнештә булдык.

Кафедра бер елны студентларның фикере белән исәпләшми генә укытучылар арасыннан Әхәт абыйны җитәкчелектән алып, икенче кешене билгеләргә булган. БДУ тулай торагының “Кызыл почмагы”нда түгәрәк утырышын җыйдык. Анда яңа билгеләнгән җитәкче һәм урыныннан алынган Әхәт абыйны да чакырдык. Утырышта яшерен тавыш белән Әхәт абыйны җитәкче итеп сайладык. Үзгәртеп кору еллары булганга безнең бу адымга каршы килүче булмады.

Студент елларымда аның Дим елгасы буендагы бакчасында да булгаларга туры килде.

Соңрак Әхәт абыйны мин шигърияте өчен тәнкыйтьләгәнем дә булды. Үпкәләп, миңа  эпиграммалар да язды. Кабат дуслаштык.

Аның иң яхшы шигъри әсәрләре кырык өч ел бергә гомер иткән, тормышның шатлыгын да, ачысын да бергә татыган җәмәгате Мәйшурбанова Фәһимә Якуп кызына багышланган.

 

Фото: wikizero.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: