Әхәт ага НИГЪМӘТУЛЛИН (1921 – 2015) – күпләрнең яраткан остазы, танылган әдәбият белгече, методика, сәнгатьле сөйләм өлкәсендә дистәләгән фәнни хезмәтләр бастырган галим, студентлар арасында иҗади шәхесләрне бөртекләп эзләп табып, аларның талантын ачуга бөтен көчен салган хөрмәтле педагог, шагыйрь, Бөек Ватан сугышы ветераны. Шуңа күрә дә аның турындагы хатирәләр шәкертләре күңелендә саклана, ул салып калдырган традицияләр студентлары тарафыннан үстерелә. Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы тарафыннан оештырылып, бүген онлайн-форматта үткән “Хәзерге татар филологиясенең актуаль мәсьәләләре” дип аталган Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе моны тагын бер тапкыр раслады.
Конференциянең эшендә Башкортстан һәм Татарстанның югары уку йортлары галимнәре, күпсанлы көллият, урта мәктәп укытучылары, студентлар – барлыгы 50гә якын кеше катнашты. Гыйльми җыенда катнашучыларны БДУ ректораты исеменнән филология факультеты деканы Альмира Мөхәммәт кызы ЯМАЛЕТДИНОВА сәламләде. Пленар утырышта әдәбият һәм тел гыйлеменең төрле актуаль проблемаларын тикшергән ун чыгыш яңгырады. Татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы доценты Марат ШӘРИПОВ үз чыгышында Әхәт Нигъмәтуллинның күпкырлы эшчәнлеген тәфсилләп ачты, аның биографиясендәге аз билгеле сәхифәләргә аерым тукталды. Әхәт аганың нәсел-нәсәбе, тамырлары кайларга барып тоташуы, булачак галимнең Сталин золымы елларында кичергән михнәтләре, сугыш сәхифәләре – һәммәсе дә күз алдыбыздан үтте. Доцент Рәүф ИДРИСОВ исә Әхәт Нигъмәтуллин турындагы истәлекләре белән уртаклашты, галимнең фәнни-педагогик мирасына аерым тукталды. Доцент Илдус ФАЗЛЕТДИНОВның гыйльми чыгышы Башкортстандагы татар шигъриятен фәнни тәнкыйть объекты буларак тикшерүгә багышланган иде. Бу аңлашыла да, чөнки Әхәт Нигъмәтуллин тоткан фәнни юнәлешләрнең берсе нәкъ әдәби тәнкыйть булды, ул урындагы татар поэзиясен гыйльми күзлектән өйрәнүче генә түгел, аңа шактый саллы гына өлеш керткән шәхес тә булды.
Доцент Лилия Сәгыйдуллинаның чыгышы “Татар телендә язарга өйрәтүдә орфография принципларына таяну үзенчәлекләре" дип аталып, бу өлкәдә әлегә кадәр хәл ителеп бетмәгән мәсьәләләрне системалы рәвештә күз алдына бастырды.
Күпсанлы мәктәп һәм көллият укытучыларының чыгышлары конференциягә аерым бер ямь һәм мәртәбә өстәде. Мәсәлән, Дүртөйле районы Мәскәү урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльза МӨХӘММӘТҖАНОВА үз хезмәтендәге яңа отышлы алымнар белән уртаклашты. Туймазы шәһәренең 1 нче урта мәктәп-интернатының татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зинфира НУРИСЛАМОВА педагогик эшчәнлегендә универсаль уку гамәлләрен үзләштерүгә аерым тукталды. Салават районы Татар Малаязы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәрвия МИХАЙЛОВА Әхәт Нигъмәтуллинның гыйльми хезмәтләренә таянып, дәрестә сүз өстендә эш оештыру аша укучыларның сөйләмен үстерү тәҗрибәсе белән бүлеште. Интерактив уен төсен алган чыгышта укучылар ролен конференция кунаклары башкарды. Бакалы авылы 1 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Раллия ШӘРИПОВАның чыгышы да яңа интерактив алымнар аша туган телгә өйрәтү мәсьәләләренә багышланды. Туймазы шәһәрендәге педагогия көллияте укытучысы, филология фәннәре кандидаты Индира ЛАТЫЙПОВА исә үзе төзегән урыс һәм татар телләренең сүз ясалышы сүзлегенең шәһәр шартларында куллану методикасы белән уртаклашты.
Җыенның пленар өлешен татар филологиясе һәм кафедрасы мөдире вазыйфасын башкаручы, доцент Ильмира ЗАРИПОВАның чыгышы йомгаклады. Ул Әхәт аганың БДУ һәм кафедра тарихында мәртәбәле урын тотуын ассызыклап, БДУда татар теле һәм әдәбияты белгечләрен әзерләүнең бүгенге торышына аерым тукталды, кунакларны кафедраның киләчәккә эш планнары белән таныштырды.
Бүгенге гыйльми җыенда Әхәт Зәйнетдин улы Нигъмәтуллин, әйтерсең, үзе дә утыра кебек тоелды. Чөнки галимнең хезмәтләре яшәсә, укучылары аны хөрмәтләп искә алып, эшен дәвам итсә, димәк, ул үзе дә яши. Әхәт абый нәкъ шундый галимнәрдән...
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.