Барлык яңалыклар
Шәхес
24 ноябрь , 12:38

Бүздәк егете Артур

Эшкуар Артур ХАННАНОВ: "Авыл кешесе икмәкне тир түгеп таба. Алар буыннан-буынга шулай тәрбияләнгән. Минем аларга ярдәм итәсем, хезмәтләрен җиңеләйтәсем килә".

Бүздәк егете Артур

Кыскача белешмә

Исем-шәрифләре: Артур Сәгыйдулла улы Ханнанов.

Туган көне: 1983 елның 20 феврале.

Яшәгән җире: Башкортстанның Бүздәк авылы.

Белеме: Башкорт дәүләт университетының хокук факультеты, Уфа финанс-икътисад колледжы.

Хезмәт урыннары: ЮДХХИ (инспектор), эшкуар.

Җәмәгать эшчәнлеге:  Бүздәк район советы депутаты.

Яраткан артистлары: Айдар Галимов, Фирдүс Тямаев, Әнвәр Нургалиев.

Тормыш девизы: “Күңелеңне төшермә. Беркайчан да...”

 

“Атайсал” проектын ачып, республика Башлыгы  Радий Хәбиров болай дигән иде: “Башкортстанда һәм аннан читтә уңыш казанган шәхесләр арасында кечкенә авыллардан я шәһәрчекләрдән чыккан кешеләр күп. Әгәр аларның һәркайсысы үзенең кече ватаннарына ярдәм итсә, алар районнарыбыз тормышын шактый үзгәртәчәк”...

Бу яктан бүздәклеләр бәхетле – район өчен ихластан тырышып йөргән кешеләре бар;  яшь депутат, уңышлы эшкуар һәм ихлас ватанпәрвәр Артур Ханнанов – шуларның берсе.

Сөбханалла, аңарда бүгенге заман өчен иң кирәкле сыйфатлар тупланган: ул белемле, тәрбияле, яңалыкка омтылучан. Ә иң мөһиме – сүздән бигрәк, эш кешесе.

 “Тулпар” кунагының бу сыйфатлары аның белән әңгәмәдә дә чагыла: җаваплары  җыйнак, төгәл һәм ачык. “Ир-егетнең күкрәгендә иярле-йөгәнле ат ятар”, дигәндәй, балачак, яшьлек хыялларын акыл-белем, көч-дәрт белән тормышка ашыра, үзенең генә түгел, башкаларның да тормышын яхшырак, җитешрәк итү уе белән яши.

Айфонына шалтыратулар минут саен диярлек килеп кенә тора. Көненең һәр сәгате, минуты дигәндәй алдан билгеләнеп куелган. Әйе, вакыт – кадерле бүләк, җәйнең бер көне елны туйдыра, кылны бишкә ярырдай мизгелләр. Һәм республикабызның шәхси эшкуарлары эшли белә,  туган төбәге,  ил, җәмгыять үсешенә үзләренең саллы өлешен кертә.

 

“Күңелеңне төшермә. Беркайчан да...”

 

– Артур, тамырларың кайдан?

– Әтием  Шаран районының Тархан авылында туган,  ун ел – Стәрлебаш районында, аннан Бүздәктә прокурор булып эшләде. Әнием Сиринә – Туймазы районының Ярмәкәй авылы кызы. Һөнәре буенча – табиб-рентгенолог, хәзер хаклы ялда инде.

 – Синдә эшкуарлык белән шөгыльләнү уе кайчан уянды?

– БДУның хокук факультетын тәмамлагач,  төгәл биш ел, ягъни хәрби билет алганчы,  Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясендә эшләдем. Аннан инде бизнеска киттем, чөнки төгәл беләм: прокуратура минем стихиям түгел.

– Бу адымыңны гаиләдә ничек кабул иттеләр?

– Әти үпкәләде хәтта. Аның бит мине үзе кебек үк хокук яклау өлкәсендә күрәсе килә иде. Апам Роза аның юлын сайлады, байтак еллар Туймазы шәһәре һәм районы прокуроры урынбасары булды.

– Эшкуарлыкның кайсы төре күңелеңә ята?

– Үземне төрле өлкәләрдә сынап карадым: евротәрәзәләр җитештерү, төзелеш, автосервис, гомум туклану һәм башкалар. 2019 елдан башлап авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә башладым. Авылда йорт салдым.

– Гаҗәп! Без – мәсәлән, заманында авылдан китеп, шәһәрләшкән буын. Авылны сагынып, шигырьләр, хикәяләр язсак та, анда кайтып җирдә эшләргә ашкынып тормыйбыз...

– Бала чакта минем кечкенә теплицам бар иде, төрле яшелчәләр үстереп әвәрә килдем. Бүген минем балачак хыялым тормышка ашты, дияргә була. Бүздәк авылы янында арендага 35 гектар җир алдым. Бер гектар мәйданга теплица кордык, берничә сорт кыяр чәчтек.

– Теплицасы булган кешеләр белә: аны тәрбияләү бик күңелле булса да, шактый мәшәкатьле хезмәт.

– Әйе, үсемлекләр тере организм кебек, аларның үз көе, үз технологиясе бар. Ясалма яктырту, җилләтү, җылыту, дым белән тәэмин итү – ябык туфрактагы яшелчәләргә табигый шартлар тудырырга кирәк. Җәй көне аеруча эш күп, октябрьгә кадәр ал-ял юк. Теплицада эш  яңа ел бәйрәмнәре үтү белән башлана. Әмма яраткан эш арытмый.  Генри Форд әйтмешли: “Иң яхшы эш – ул яхшы түләнә торган хобби”.

– Ләкин сез биолог түгел...

– Бүгенге заманда мәгълүмат табу, яхшы белгечләрне җәлеп итү проблема тудырмый. Һәм эшне алдан уйлап, оештыра белергә, белемеңне күтәрергә кирәк. Мәсәлән, кыйбатрак булса да, грек пленкасын кайтарттым. Ул җылы һәм кимендә биш-алты елга җитә, үз бәясен аклый. Әлбәттә, хокук һәм соңрак алган икътисадчы белемем бик тә ярдәмгә килә.

Хәзер бит үсемлекчелек бик алга киттте. Автомат рәвештә җилләтү, су сибү җайланамалары бар. Теплица эчендәге һаваның җылылыгын, дымлылыгын махсус приборлар күзәтә.  Моннан тыш, газүткәргечләр, ягылган газ күләме ясалма иярченнәр аша контрольдә тотыла. 

Һәрчак башкаларның тәҗрибәсе белән кызыксынам: күргәзмәләргә йөрим, киңәшләшәм.

– Киләчәктә мәйданнарны киңәйтергә исәплисезме?

– Әйе, чөнки продукциягә ихтыяҗ бар. Супермаркетларга, шифаханәләргә алалар. Сыйфат өчен оят түгел. Сатып алучылар зарланмый, үз бакчабызда үскән кыяр кебек, тәмле, диләр. Киләчәктә бер-ике сорт помидор үстерергә дә уйлыйбыз.

– Заманында сезнең күрше районнарда теплица хуҗалыклары бик алга киткән иде. Нишләптер, аларның эше сүрелде кебек?..

– Булды шундый вакытлар – туймазылылар гомумрусия базарының унсигез процентын кыяр белән тәэмин итә иде. Ләкин яңа технологияләр кертелде, таләпләр үзгәрде, нәтиҗәдә, кемнәрдер тукталырга мәҗбүр булды. Һәркемнең компьютер белән идарә ителүче кыйбатлы җиһаз-корамаллар алырга кулыннан килми.

– “Иглин суганы”, “Бөре алмасы”, “Уфа юкәсе” кебек сүзтезмәләр белән беррәттән “Бүздәк чиясе” дигәне дә бар. Ул үзе үк Бүздәкнең яшелчә-җимеш үстерүгә уңайлы булуын әйтеп тора... Тимер юлның да бу район аша үтүе уңайлыдыр, шулай бит?

– Әйе, бүгенге көндә районда яшелчәлелек шактый уңышлы бара. Аны тагын да үстерү өчен Бүздәк җирендә бөтен шартлар да бар.  

– Конкурентларыгыз күбәюдән шикләнмисезме?

– Азык-төлек базары киң һәм иркен. Эшлисе дә эшлисе әле. Кемдер үз эшен башларга уйлый икән, өйрәтергә, киңәшләр бирергә әзермен. Акыллы кеше башкаларның хаталарында өйрәнә, ди. Бүтәннәрнең тәҗрибәсен кулланып, чыгымнарны  30 процентка кадәр киметергә була.

– Район җитәкчелеге тарафыннан ярдәм бармы?

– Һичшиксез. Һәр эшне киңәшләшеп эшлибез. Юл салуда булыштылар. Быел субсидияләр юллау өчен документлар тапшыруда ярдәм күрсәттеләр.

– Сезнең хуҗалыкта ничә кеше эшли?

– Әлеге вакытта теплицаларда идарәче, водительләр белән бергә унбиш кеше мәшгуль. Авыл кешеләре, шулай ук Үзбәкстаннан килеп эшләүче алты кешелек гаилә бар. Алар өчен уңайлы шартлар тудырырга тырышам. Йортлар, мунча салдырдым. Аллеялар утырттык. Киңәшләшеп эшлибез, әбәд вакыты туры килсә, бергә чәйләр эчәбез.

– Теплицадан тыш башка юнәлешләрдә дә үзегезне сыныйсыгыз килимиме?

– Кечкенә фермам бар. Симменталь нәселле ун баш үгез кайтарттым. Аларны илле башка җиткерергә исәп бар. Ат асрап карарга да уйлыйм, чөнки Башкортстанда һәм күршеләрдә ат итенә ихтыяҗ күп.

– Сезнең хәйриячелек белән шөгыльләнүегез турында ишеттек. Моның сәбәпләре нәрсәдә?

– Бүздәк районының Күзәй участогында (анда Түреш, Ахун, Чишмә һәм башка авыллар карый) район советы депутаты булгач, халыкны борчыган мәсьәләләр белән еш очрашырга туры килә. Күзәй авылы мәчетен яңарту турында үтенеч булды, анда ярдәм иттем. Кыска елга авылында Бөек Ватан сугышы батырларына багышланган истәлек мәйданын төзүгә булыштым. Сайлаучыларыма, якташларыма игелегем тисә иде, дим. Гел үзең хакында гына уйлап яшәү мөмкин түгел бит. Үзеңне бәхетле тою өчен, синең янәшәңдәге кешеләр дә бәхетле булырга тиеш. Һәркем үзеннән соң нинди эз калдыруы турында уйланырга бурычлы.

– Депутат эшчәнлегенә ни сәбәпле алындыгыз?

– Авыл хуҗалыгында эшли башлагач, мин шуны аңладым: авылның киләчәге, һичшиксез, бар. Азык-төлек һәрвакыт һәм һәркемгә кирәк. Аны әллә кайлардан, чит илләрдән ташыганчы, үзебездә үстерүдән дә яхшысы юк. Моның өчен эшче куллар, авыл хуҗалыгы белгечләре, сәләтле оештыручылар таләп ителә. Әмма яшьләр һаман элеккечә шәһәргә я Себер якларына чыгып китәргә омтыла. Тырышканда, Себердә түләнгән хезмәт хакын авыл хуҗалыгында да алып була бит.

Минем уемча,  яшьләрне җиргә ияләштерергә кирәк. Моның өчен дәүләтнең  игътибарын бу мәсьәләгә  юнәлтү мотлак. Авыл кешесе икмәкне тир түгеп таба. Алар буыннан-буынга шулай тәрбияләнгән. Минем аларга ярдәм итәсем, хезмәтләрен җиңеләйтәсем килә. Кибетләрдә үз җиребездә үскән, экологик яктан чиста ризыклар булырга тиеш. Шулчакта хакларны да авызлыклап булыр иде. Һәр районда үз туган ягы өчен янып эшләгән берничә генә кеше булганда да республикабыз никадәр алга китәр иде.

– Җитештерүче, югары белемле икътисадчы буларак, ничек уйлыйсыз,  азык-төлеккә бәяләр ник көннән-көн кыйбатлана?

– Бу – бер Русиягә генә түгел, бөтен дөньяга хас күренеш. Коронавирус бөтен тормышыбызга, шул исәптән, азык-төлек базарына йогынты ясамый калмады. Шул ук вакытта, фермерларда продукциягә бәяләр элеккечә сакланырга мөмкин, әмма күмәртәләп алучылар, ваклап сатучылар үз өлешен күтәрә. Бу очракта дәүләт җитештерүчеләр һәм ритейлерлар арасындагы мөнәсәбәтләрне көйли ала һәм көйли дә.

– Хакларны ясалма рәвештә тыю дефицитка китермәсме соң?

– Ничек кенә булмасын, без – социаль дәүләт. Бәяләр, товар җитештерүчеләр, кибетләр һәм кулланучылар арасындагы баланска дәүләтнең йогынтысы зур. Барыбер дә ниндидер рычаглар булырга тиештер, дип саныйм.

– Эшкуарлык – күп көч, сәләт, уңганлык таләп итә торган өлкә. Предприятиесенең уңышы өчен ул  тик үзе җаваплы. Нәрсәгәдер үкенгәнең булдымы, Артур? Тормыш девизың нинди?

– Күп нәрсәләр белән булаштым. Эшли-эшли, төрле юнәлешләрдә тәҗрибә туплый-туплый, шуны аңлыйсың: бөтен юнәлешләр дә кирәкле максатка алып бармый. Хата-ялгышлар да очрый. Әмма алар да бит – тормыш тәҗрибәсе. Миллионнарны югалткан чаклар булды. Әмма беркайчан да күңелемне төшермәскә тырыштым.

Авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнү аеруча күңелле. Кешеләр һәрдаим шылтырата, сорый, ягъни без җитештергән товарга ихтыяҗ бар. Мәскәү, Себер якларыннан да килеп алып китәләр. Уйлап карасаң, җир – иң юмарт банк, иң тугры компаньон ул. Бер бодай орлыгын чәчсәң, бер башагында кырык-илле бөртек үсәчәк. Бер кыяр орлыгы ничәмә кыяр бирә дә, ул кыярларның эчендә ничәмә-ничә орлык була! Бары тик иренмәскә, уйлап эшләргә һәм җирне яратырга, аңа хөрмәт хисе белән карарга кирәк.

– Тормышка уңай карашның сәбәбе нәрсәдә?

– Әтием мине: “Кешеләрне рәнҗетә күрмә, аларга ярдәм итәргә тырыш!” – дип тәрбияләп үстерде. Ул үз һөнәрен гаделлек белән башкарды. Берчак шундый вакыйга истә калган. Суд утырышыннан нык төшенке кәефтә кайтты. Күз яшьләрен беренче тапкыр шунда күргәнмендер. Кемгәдер хаксыз хөкем карары чыгарылган. Әтием, аның гаепсезлеген төгәл белсә дә, моны исбат итү өчен дәлилләре җитәрлек булмаган. Һәм ул соңыннан, бар мөмкинлекләрен кулланып, ул кешегә ярдәм итәргә тырышты һәм ярдәм итте дә...

Мин дә, кеше җәмгыятькә файдалы булырга тиеш, дип инанганмын. Әти-әни тәрбиясе һәркемне гомер буе озатып бара. Аларның балаларына бирә алган иң зур бүләге дә шулдыр. Әйтәләр бит, балаларыгызга балык тотып бирергә ашыкмагыз –  кармак бүләк итегез һәм балык тотарга өйрәтегез. Безнең әти-әниләрнең гомере эштә үтте, үз вазифаларын намус белән тырышып үтәделәр. Әле дә, хаклы ялда булсалар да, бакча белән мәш киләләр. Һәрвакыт, әти-әни нәрсә әйтер, дип, аларның фикере белән исәпләшәсең, алар олыгайган саен, аларга күңелле яңалыклар гына җиткерергә, аларны сөендерергә тырышасың.

Туган йорт – һәркемнең дә газиз бишеге. Кошлар ерак-ераклардан туган җирләренә ничек ашкынып кайта, без дә, дулкынланып, сагынып,  туган йортка ашыгабыз. Туган йорт, туган җир, әти-әни – бу төшенчәләр бер-берсенә шулкадәр тыгыз бәйләнгән, аларны аерып карап булмый.  Әти-әниемә, туганнарыма ныклы сәламәтлек, хәерле озын гомер телим! Безгә терәк-таяныч булып, имин, тыныч гомер кичерсеннәр иде кадерлеләребез!

– Мәктәптә начар билге алсаң, әти-әниең ачулана идеме соң?

– Төрлесе була иде инде. Тик мин яхшы укыдым, үземә кызыклы тоелса, мәгълүматны бик җиңел үзләштерә идем. Укытучыларымны әле дә бик ихтирам итәм.

– Эшкуар булу хыялы электән үк тудымы?

– Ничектер, күңелдә кечкенәдән шундый тойгы бар иде: барысы да килеп чыгарга тиеш. Гомер үтә-үтә шуны аңладым: моның өчен тиешле белем алырга һәм тырышып, бик күп эшләргә кирәк!

– Гаиләң хакында да әйтеп үтсәң иде?

– Тормыш иптәшем Эльмира өйдә, кызларыбызны тәрбияләү белән шөгыльләнә. Аделиягә унбиш яшь, ул бизнес-мода белән кызыксына, Мәскәү мәктәбендә экстерн рәвештә укый, бию белән шөгыльләнә.  Ангелинага – җиде яшь, җырларга ярата.

– Авыл хуҗалыгы – минем хобби, дидең. Эштән башка тагын ниндидер яраткан шөгыльләрең бармы, Артур?

– Спорт белән шөгыльләнәм. Башкортстанның көрәш һәм билбау көрәше спорт  федерациясенең попечительләр советы җитәкчесенең урынбасары булырга туры килде. Бокс белән дә мавыгып алдым. Гаилә белән сәяхәт итәргә яратабыз.

– Кызыклы әңгәмә өчен рәхмәт, Артур! Якыннарыңны һәм якташларыңны гел шатландырып яшәргә язсын! Синең кебек уңган, туган төбәгенә игелекле яшьләребез тагын да күбрәк булсын!

 

Әңгәмәдәш -- Дилбәр БУЛАТОВА.

"Тулпар", 2021, № 3.

 

 

ЯШЬ ДЕПУТАТ ҺӘМ ЭШКУАР АРТУР ХАННАНОВ ТУРЫНДА БҮЗДӘКЛЕЛӘР НИ УЙЛЫЙ?

 

 

 

Артур НИЗАМОВ, Бүздәк авыл советы башлыгы:

“Артур Ханнанов белән без балачактан таныш. Кыска гына вакыт эчендә тормышта күп нәрсәгә ирешүгә карамастан, туган ягына игелекле. Беренче булып ярдәм кулын суза, нинди үтенеч булса да, җавап бирә, районның җирле үзидарә органнарына ярдәм итә”.

 

Алик КАМАЛЕТДИНОВ, Бүздәк һәм Благовар районнарының хәрби комиссары:

“Артур Ханнанов яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләүдә, Әфган һәм Чечен сугышларында катнашкан ветераннарны хөрмәтләү эшендә хәрби комиссариатка актив ярдәм күрсәтә”.

 

Гүзәл ГӘҮҺӘРОВА, Башкортстан Халыклар дуслыгы йортының Бүздәк филиалының баш белгече:

“Артур Ханнанов безнең үзәкнең чын дусты булды. Милли бәйрәмнәрдә матди яктан булыша. Беркайчан да үтенечләребезне кире какмый. Районыбызда шундый кешеләр булуына бик шатбыз”.

 

Әлфия КӘРИМОВА, Бүздәк сәнгать мәктәбе директоры:

“Чит кешенең проблемаларын үзенеке кебек кабул итә алырдай кешене табу читен, әмма мондый кешеләр бар. Артур Сәгыйдулла улы –  ярдәмчел һәм игелекле кеше. Без аңа ярдәме өчен рәхмәтлебез һәм хыялларының, уй-ниятләренең тормышка ашуын телибез һәм алга таба да хезмәттәшлеккә өметләнәбез”.

 

Айдар, Бүздәк районының Күзәй авылы кешесе:

“Ханнановларның ата-бабалары безнең авылдан. Бирегә Артур каникулларда кайта, еш кына туганнарының хәлләрен белешеп тора иде. Шуңа да авылда мәчет төзү инициативасын күтәреп алды. Бездә дини гыйбадәтханә, нигездә, аның көче белән яңартылды дип әйтергә була. Сугышта катнашучыларга һәйкәлне яңартырга вәгъдә бирде. Изге гамәлләре өчен аңа саваплар булсын”.

 

Нәсимә ХАҖИЕВА, сугыш һәм хезмәт ветераны:

“Өлкәннәргә иң мөһиме игътибар һәм хөрмәт кирәк. Артур безне, пенсионерларны, Әниләр көне уңаеннан оештырылган бәйрәмгә чакырды. “Ял” кафесында безнең хөрмәткә табын әзерләнгән иде, артистлар безнең яшьлек чоры җырларын башкардылар. Ә соңыннан бүләкләр дә тапшырылды. Бу очрашу гомерлеккә истә калыр. Артур Ханнанов, яшь булса да, төп сыйфатларга ия, бу – өлкәннәргә  хөрмәт һәм күңел юмартлыгы. Улларына яхшы тәрбия бирүләре өчен аның әти-әниләренә рәхмәт”.

 

Бүздәк егете Артур
Автор:Дильбар Сулейманова