Барлык яңалыклар
Шәхес
22 ноябрь 2021, 15:09

Күренекле әдәбият галиме, җәмәгать эшлеклесе Гыйниятулла КУНАФИНга – 75 яшь!

Бүген 75 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләүче күренекле галим, әдәбият белгече, филология фәннәре докторы, профессор, Башкортстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, Салават Юлаев ордены кавалеры Гыйниятулла ага КУНАФИН бөтен республиканың, төрки дөньяның иң олпат, дәрәҗәле һәм асыл галимнәреннән исәпләнә.

Күренекле әдәбият галиме, җәмәгать эшлеклесе  Гыйниятулла КУНАФИНга – 75 яшь!
Күренекле әдәбият галиме, җәмәгать эшлеклесе Гыйниятулла КУНАФИНга – 75 яшь!

Гыйниятулла Сафиулла улы сугыштан соңгы авыр 1946 елның 22 ноябрендә дөньяда башкортлар яшәгән иң зур төбәк – Гафури районының Сәетбаба авылында дөньяга килә. Андагы мәктәп үзендәге уку-укыту сыйфаты ягыннан республикада иң алдынгылардан була: заманында биредә Җәлил Киекбаев, Сәгыйть Агиш кебек күренекле галимнәр, язучылар эшләп китә. Шушында урта белем алганнан соң, егет берникадәр вакыт мәктәптә укыта, район гәзитендә эшләп ала, аннары өч ел Совет Армиясе сафларында хезмәт итә, старшина дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә.

1968 елда ул солдат казармасын студент тулай торагына алмаштыра – Башкорт дәүләт университетының филология факультеты башкорт-урыс бүлегенә укырга керә. Инде шул елларда ук Гыйниятулла Сафиулла улы үзенең гыйлемгә омтылышы, педагогик осталыгы белән остазларының игътибарын җәлеп итә. Аеруча чал тарих битләре, борынгы әдәбият кызыксындыра аны. Шуңа да диплом эшенең темасы итеп XII гасыр ядкәре “Коман мәҗмугасе” – “Кодекс Куманикус”ны тикшерүне ала. Хезмәт бик уңышлы яклау үтеп, яшь белгеч университетны “кызыл” диплом белән тәмамлый.

Хәер, бу ярты гасырга сузылган озын гыйлем юлының башы гына була әле. Сәләтле белгечне шунда ук СССР Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалында яңа ачылган аспирантурага чакыралар. Турысын әйтик, гуманитар фән һаман да Сталин чорыннан калган “төрки халыкларның революциягә кадәр тарихы да, мәдәнияте дә булмаган, аларны совет дәүләте бүләк иткән” дигән идеологик штамптан арынып бетмәгән чор була әле бу. Шуңа да фән өлкәсендәге конъюнктурчылар күбрәк “милли әдәбиятларда Лениниана” яисә “марксизм-ленинизм тәгълиматы яссылыгында әдәбият үсеше” кебек җиңел якланыла торган, идеологик яктан “дөрес” темаларга алына. Ә Гыйниятулла Сафиулла улы үзенең гыйльми җитәкчесе Гайса Хөсәенов белән берлектә күпкә катлаулырак юлны сайлый – революциягә кадәр яшәгән мәшһүр мәгърифәтче-шагыйрь, публицист, фольклорчы, этнограф һәм тарих-тел белгече Мөхәммәтсәлим Өметбаев иҗатын барлап, өйрәнүгә керешә. Аспирант аның 1897 елда Казанда басылган “Йәдкәр” дигән бердәнбер китабын энәсеннән җебенә кадәр тикшерү белән генә чикләнмичә, Уфа, Мәскәү, Санкт-Петербург архивларында казына, Мөхәммәтсәлим Өметбаевның моңа кадәр билгеле булмаган күп кенә язмаларын гыйльми әйләнешкә кертеп җибәрә. Шулай итеп, өчьеллык аспирантура “кыйссасы” 1977 елда кандидатлык диссертациясен уңышлы яклау белән тәмамлана.

Ләкин яшь галим үзе аспирантура үткән Тарих, тел, әдәбият институтыннан аерылмый, төгәл 15 ел буена, 1981 ел уртасына кадәр шунда эшли – иске кулъязмаларны, китапларны тикшерә, Гайса Хөсәенов җитәкчелегендәге археографик экспедицияләрдә башкортлар яшәгән күпчелек төбәкләрне иңләп-буйлап чыга. Шушы сәфәр-сәяхәтләр, архивларда казыну вакытында табылган яңа материаллар, мәгълүматлар аңа докторлык диссертациясен язу өчен этәргеч була. Нәтиҗәдә, 1998 елда Гыйниятулла ага Кунафин “XIX-XX гасырларда башкорт әдәбиятының жанрлар системасы формалашуы һәм үсүе” дигән темага язылган докторлык диссертациясен уңышлы яклый. Төгәл бер ел узгач, Русиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан аңа профессор дәрәҗәсе бирелә.

Ләкин бу чорда галим заманында үзе фән күгендә канат ныгыткан Башкорт дәүләт университетына кире әйләнеп кайткан була инде. Студент елларында диплом җитәкчесе булган мәшһүр галим һәм язучы Кирәй Мәргән аны үзе янына – БДУның башкорт әдәбияты кафедрасына күчәргә бер ел үгетләп йөри. Һәм, ниһаять, 1981 елның 1 сентябрендә Гыйниятулла Сафиулла улы янә студент аудиториясе ишеген ача, тик бу юлы инде лектор-укытучы сыйфатында. Өлкән укытучы, доцент вазыйфаларын башкара, биш елдан артык филология факультетының декан урынбасары йөген тарта. Студентлар арасында аның абруе бик зур була. Бу хакта студентлар арасында йөргән бер сөйләк-истәлекне биредә китереп үтү дә урынлы булыр.

1980 еллар азагында, “үзгәртеп кору” чорында, факультетта студентларның дәрескә йөрү-йөрмәү мәсьәләсе тикшерелә. Укытучылар, бер-бер артлы күтәрелеп, шәкертләренең тетмәсен тетә, янәсе, тәртипсезләр, уку турында уйламыйлар да. Шулчак “ирек җилләре” тәэсирендә Гыйльми совет әгъзасы итеп сайланган Рөстәм Рәҗәпов атлы студент күтәрелә дә, остазларының күзләренә карап:

– Хөрмәтле укытучылар, нишләп сез мәсьәләгә бер яклы гына карыйсыз? Әнә Гыйният Сафиулловичның лекцияләренә, семинарларына авырып хәлдән тайган очракта да йөрибез! – дип чәпи. Югары уку йорты укытучысының педагогик осталыгына студентларының эчкерсез мәхәббәтеннән дә югарырак бәһа була аламы соң? Әйткәндәй, безнең татар-урыс бүлегендә – Камил ага Дәүләтшин, урысларда – Ромэн Нәзиров кебек укытучылар шундый ук абруйга ия иде. Аларның дәресләрен калдыру студентлар арасында җинаятькә тиң иде.

Гыйниятулла Сафиулла улы үзен зур галим һәм педагог итеп кенә түгел, оста оештыручы һәм җитәкче буларак та таныта: БДУда мөстәкыйль башкорт филологиясе һәм журналистика факультетын оештыру идеясе белән йөреп, максатына ирешә, аның беренче деканы була, ун ел дәвамында яңа факультетның фәнни һәм матди-техник базасын ныгыту өчен бөтен көчен сала. 2000 елда аның көче белән университетта “1917 елга кадәрге башкорт әдәбияты” кафедрасы ачыла һәм төгәл 12 ел дәвамында яшәп, яманаты чыккан “оптимизация” шаукымында кабаттан башкорт әдәбияты кафедрасы белән берләштерелгәнче, дистәләрчә монография, уку әсбаблары чыгарып, ике фән докторы, тугыз фән кандидаты тәрбияләп өлгерә.

2011 елда фәнни җәмәгатьчелек Гыйниятулла Сафиулла улын Башкортстан Фәннәр академиясенең Социаль-гуманитар фәннәр бүлеге академик-секретаре итеп сайлый. Бу эшне аңа биш ел буена БДУдагы төп вазыйфасыннан аерылмыйча башкарырга туры килә. Шуңа өстәп, озак еллар буена Докторлык һәм кандидатлык диссертацияләрен яклау буенча совет әгъзасы, рәис урынбасары, ә 2016 елда аның рәисе була.

Бүгенге көндә галим – Мөхәммәтсәлим Өметбаев, Акмулла, Шәмсетдин Зәки, Һибәтулла Салихов, Шәехзадә Бабич, Мәҗит Гафури, Җәлил Киекбаевның тормышына һәм иҗатына, башкорт әдәбияты үсешенең төрле аспектларын тикшерүгә багышланган 1000гә якын гыйльми хезмәт, шул исәптән дистәләрчә монография авторы. Текстология өлкәсендә исә төрки дөньяда аңа тиңләшерлек галимнәр, гомумән, сирәк.

Гыйниятулла Кунафин, галим һәм педагог буларак, республика иҗтимагый тормышының үзәгендә кайный. Ун ел дәвамында ул Башкортстан Язучылар берлегенең тәнкыйть секциясен җитәкләде, 1999-2010 елларда Гафури районыннан чыгучыларны берләштергән “Табын” оешмасының рәисе булды, туган авылы тарихына багышланган эзләнүләр бастырып чыгарды. 2000-08 елларда галим “Башкортстан Республикасы халыклары телләре турындагы” Законны гамәлгә ашыру буенча Хөкүмәт карамагындагы эшче төркем җитәкчесе йөген тартты, 2004-11 елларда башкорт һәм татар телләре буенча “Ел укытучысы” һөнәри бәйгесенең жюри рәисе булды.

Гыйниятулла Сафиулла улы “Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе” (2009), “Башкортстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре” (1997), “Русия Федерациясе югары һөнәри мәгарифенең почетлы хезмәткәре” (2006), “БДУның шәрәфле профессоры” (2015), “Гафури районының шәрәфле шәхесе” (2016) дигән мактаулы исемнәргә лаек булды. 2019 елда галим Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның указы нигезендә Салават Юлаев ордены белән бүләкләнде.  Ул Җәлил Киекбаев (2001), Мәҗит Гафури (2010), Мөхәммәтсәлим Өметбаев (2013) исемендәге премияләр лауреаты да.

Бүген дә Гыйниятулла Кунафин фән өлкәсендә армый-талмый эшләвен дәвам итә, бар булмышы белән гыйльми тикшеренүләр, эзләнүләр утында яна. Ә ул чәчкән гыйлем нуры янәшәсендәге яшь буын галимнәренең, студентларының күңелен җылыта, аларга киләчәккә юнәлеш бирә, ышаныч уята.

         Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,

филология фәннәре кандидаты, доцент.

Күренекле әдәбият галиме, җәмәгать эшлеклесе  Гыйниятулла КУНАФИНга – 75 яшь!
Күренекле әдәбият галиме, җәмәгать эшлеклесе Гыйниятулла КУНАФИНга – 75 яшь!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: