Барлык яңалыклар
Шәхес
1 ноябрь 2021, 19:42

Ногман Мусин вафат

Башкортстанның халык язучысы Ногман Мусин вафат. Әле җәй көне генә ул үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән иде. Язучының  гаиләсе һәм ул үзе дә коронавирус белән авырган, үткән атна азагында аның кызы вафат булган иде,  дип яза “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы. Ногман ага белән хушлашу иртәгә, 2 ноябрьдә, иртәнге сәгать 9да Х. Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясендә башланачак. Мәрхүмнең якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.

Ногман Мусин вафат
Ногман Мусин вафат

Башкортстанның халык язучысы Ногман Мусин вафат. Әле җәй көне генә ул үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән иде. Язучының  гаиләсе һәм ул үзе дә коронавирус белән авырган, үткән атна азагында аның кызы вафат булган иде,  дип яза “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы. Ногман ага белән хушлашу иртәгә, 2 ноябрьдә, иртәнге сәгать 9да Х. Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясендә башланачак.

Ногман Сөләйман улы Мусин Ишембай районы Колгына авылында туган. Стәрлетамак укытучылар институтында югары белем ала. Хезмәт юлын мәгариф идарәлегендә башлый. Тәүге әсәре 1954 елда  дөнья күрә. Ногман Мусин әсәрләрендә табигать һәм кеше, урман, тирә-як  мохитне саклау мәсьәләләрен күтәрелә. “Мәңгелек урман” романы, “Зөһрә”, “Җир бизәге” повестьларында экология темасы төп урынны алып тора. “Соңгы чолык” романында заман проблемалары сурәтләнә, ул шулай ук Алдар батыр турында тарихи роман авторы. Соңгы елларда 11 томлык әсәрләр җыентыгын әзерләү белән мәшгуль булды.

Ногман Мусин үзенең туган авылы – Колгынада җирләнәчәк. Мәрхүмнең якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.

Чыганак: “Юлдаш” радиосы, Башинформ.

Ногман Мусин вафат
Ногман Мусин вафат
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: