Барлык яңалыклар
Шәхес
17 октябрь 2021, 13:41

Татар кызы – Башкортстан Башлыгы стипендиаты!

Башкорт дәүләт университетының филология факультеты татар-рус бүлеге студенты Алсу ӘБДИЕВА югары бүләккә ия булды.

Татар кызы – Башкортстан Башлыгы стипендиаты!
Татар кызы – Башкортстан Башлыгы стипендиаты!

14 октябрьдә Башкорт дәүләт университетының Тантаналар залында уку алдынгыларын төрле дәрәҗәдәге махсус стипендияләр белән бүләкләү чарасы узды. Быел мондый бүләкләргә иллегә якын студент лаек булды.

Ләкин иң-иңнәр, бүләкләрнең-бүләге – Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның махсус стипендиясен алучылар – дистәгә якын кеше генә иде. Алар арасында милләттәшебез – Башкорт дәүләт университетының филология факультеты татар-рус бүлегенең IV курсында белем алучы Алсу ӘБДИЕВАның да булуы безнең өчен икеләтә шатлыклы. Бүләкләү турындагы дипломда язылганча, ул бу бүләккә “укудагы һәм гыйльми-тикшеренү эшендәге югары казанышлары һәм сәләтлелеге” өчен иреште.

Алсу – Башкортстанның Чакмагыш районы Имәнлекул авылындагы данлыклы Моратовлар нәселе кызы. Әле аңа 21 генә яшь. Шуңа карамастан, ул үз көчен төрле өлкәләрдә сынап өлгергән. Болар исәбенә Башкортстан “Юлдаш” телевидениесе белән хезмәттәшлек, җәмәгать эшчәнлегендә казанышлар керә. Укуда гел “бишле”ләргә генә өлгәшү белән бергә, ул быел БДУның филология факультеты хатын-кыз студентлар Советы рәисе итеп сайланды. Бу гына да түгел, конкурста катнашып, гомум университетның хатын-кыз студентлар Советы рәисен сайлауларда икенче урын яулап, рәис урынбасары вазыйфасына билгеләнде. Әлеге сайлаулар барышын төрле дәрәҗәдәге дәүләт вәкилләре, депутатлар килеп күзәткән иде. Алсу Әбдиеваның сайлау алды һәм эш программасы күпләргә ошады. Башкортстан Республикасы Башлыгының тормыш иптәше Каринэ ХӘБИРОВА белән бергә алар хәтта фотога да төштеләр. Аны түбәндәрәк китерәбез.

Быелгы ел Алсу өчен бик шатлыклы булды. Гыйнвар аенда ул туган районының Балтач авылы егете Булат ӘБДИЕВ белән гаилә корып, чәчләрен чәчкә бәйләде.

Остазлары – БДУның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы укытучылары, “Тулпар” республика яшьләре журналы редакциясе хезмәткәрләре, барлык укучыларыбыз исеменнән Алсуны әлеге югары бүләге белән тәбрикләп, аңа укуында һәм эшчәнлегендә яңадан-яңа уңышлар, гаилә бәхете, сәламәтлек телибез!

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.

Фотолар БДУның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы фондыннан алынды.

Татар кызы – Башкортстан Башлыгы стипендиаты!
Татар кызы – Башкортстан Башлыгы стипендиаты!
Татар кызы – Башкортстан Башлыгы стипендиаты!
Татар кызы – Башкортстан Башлыгы стипендиаты!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: