Язучы Идрис Ильяс улы ТУКТАР (Туктаров) 1896 елның 2 октябрендә Уфа губернасының Уфа өязе (хәзерге Башкортстан Республикасының Благовар районы) Булышлы (Балышлы) авылында крестьян гаиләсендә туа. Бераздан аларның гаиләсе Уралдагы Кучкар алтын приискаларына күчеп китә. Ун яше тулгач, Идрис тә приискада эшли башлый. Бер үк вакытта ул Кучкардагы өч класслы рус мәктәбендә, аннары Уфада дүрт класслы һөнәр училищесында укый. 1915 елда училищены тәмамлагач, Кучкарга кайтып, приискадагы хезмәтен дәвам иттерә. Шул елның көзендә аны патша армиясенә алалар. 1917 елның февралендә, ул фронтны ташлап, Кучкарга кайта һәм китапханәдә эшли.
1919 елда акларга каршы агитация эшләре алып баруда гаепләп, колчаклылар И.Туктарны кулга алалар, Чиләбе төрмәсенә ябып куялар, аннары үлем эшелонында Владивосток шәһәренә озаталар. Бер елдан ул кызыл партизаннар тарафыннан азат ителә.
1920 елда И.Туктар үз ирке белән Кызыл Армиягә языла, 1920-1922 елларда акгвардиячеләргә каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша.
1923-1924 елларда Чиләбе шәһәрендә – китапханә һәм клуб мөдире, аннары Свердловск шәһәрендә татар телендә чыга торган «Коммунист» газетасы һәм «Шәпи агай» дигән көлке журналы редакцияләрендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1932-1935 елларда И.Туктар – Казан дәүләт педагогия институты студенты. Институтны тәмамлагач укытучы, аннары корректор хезмәтендә була. 1943 елның маенда фронтка китеп, 1945 елның октябренә кадәр артиллерия гаскәрләрендә гади солдат булып хезмәт итә, Совет Армиясе белән Германия җирләренә кадәр сугышчан юл уза.
Сугыштан соң И.Туктар ике ел Киевта яши: укытучы, китапханәче булып эшли. 1947 елның октябрендә Яшел Үзән шәһәренә кайтып, 1953 елның ахырына кадәр шәһәр Үзәк китапханәсендә китапханәче һәм мөдир вазифаларын башкара, 1953-1958 елларда күптиражлы газета редакциясендә тәрҗемәче булып эшли.
Идрис Туктаров 1924 елда яза башлый. Ул татар язучыларыннан беренче булып диярлек, эшчеләр һәм шахтёрларга, аларның Октябрь революциясендә һәм Гражданнар сугышында катнашуына багышланган әдәби әсәрләр иҗат иткән язучы. Аның «Сиксән беренче штольня» дигән повесте индустриаль Урал кешеләренә багышланган. «Ике егет» исемле автобиографик романында революция бәрелешләрендә катнашкан эшче һәм крестьян образлары тасвирлана.
Сугыштан соңгы елларда И.Туктар күбрәк балалар әдәбияты өлкәсендә эшли: «Нәни хикәяләр», 1947; «Җир җиләге», 1948; «Батырлыкта – матурлык», 1966 (русчага тәрҗемәсе – 1969) җыентыклары бар. Шулай ук ул рус язучыларының әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә, мәсәлән: А.Куприн хикәяләрен («Ак пудель», 1950), И.Ликстановның «Малышок» («Бәләкәй малай», 1950) повестен, А.Волошинның «Земля кузнецкая» («Кузнецк җире») романын.
И.Туктар 1982 елның 20 октябрендә Яшел Үзән шәһәрендә вафат була. Яшел Үзән шәһәренең бер урамына аның исеме бирелгән. Язучы торган йорт та саклана.
Фото: myshared.ru