Барлык яңалыклар
Шәхес
23 август 2021, 11:13

Марат туган көн бүген

Марат Рәфил улы Кәбиров 1970 елның 23 августында туган. Сабый һәм үсмер чагы Илеш районының Сеңрән авылында үтә. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Югары Яркәй һөнәрчелек училищесына укырга керә. 1987нче елдан исеме Башкортстан матбугатында күренә башлый. БДУның журналистика факультеты студенты булып китә. “Башкортстан пионеры”, “Өмет” гәзитләрендә эшли. Читтән торып БДПИның татар филологиясе бүлегендә укый һәм диплом ала. Төрле жанрларда уңышлы иҗат итә. “Өзәңгегә баскан чак”, “Мәхәббәт яңгыры”, “Сагындым, кайт инде...” һәм башка китаплар авторы. Башкортстан, Татарстан, Русия язучылар берлекләре әгъзасы. Бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәп иҗат итә. Сезнең игътибарга Марат Кәбировның "Ир канаты" повестеннан бер кечкенә өзек. Әсәрне тулы килеш "Тулпар"ның былтыргы (2020) 6 нчы саныннан укырга мөмкин.

Марат туган көн бүген
Марат туган көн бүген

...Гарәбинең сыеры абзарга керә торган ишек янындагы кечкенә бүлмәдә иде. Ярамаган нәрсәгә юлыккандыр инде, буаз сыердан да болайрак булып күбенгән, көчкә тын ала. Бәкер аңа укол кадады да утарга чыгарып куып йөртергә кушты. Алай да булмаса, корсагын тишәргә туры килер, шуңа күрә өйгә кайтып китүнең файдасы юк иде. Беркадәр көтәргә кирәк булыр. Ярый, үз атлары янында торып торыр әле. Айрат килгәндер инде. Ул атлар утарына атлады.

Атлар абзарын күргәне бар Бәкернең. Авыл хуҗалыгы институтында укып йөргән чагында ипподромга да еш бара торган иде. Анда инде барысы да шартын китереп эшләнгән. Һәрбер атның аерым бүлмәсе бар. Бергә тора торган урыннарын да (“тулай торак” дип көлә иде ул вакытта) биеклеген, иңен, озынлыгын ниндидер стандартларга туры китереп ясаганнар. Хәтта яктылык төшү микъдары да әллә нинди формулалар белән исәпләнелгән. Утар киртәләре металлдан ясалырга һәм биеклеге дә ике метрдан ким булмаска тиеш, диләр иде ул вакытта. Анда гел затлы атлар иде шул.

Монда татар атлары гына булгач, хәлләр башкачарак иде. Абзар дигәне – яшь имәннәрне киртләнгән баганага тезеп, сәмән белән күтәрелгән сарай шикелле нәрсә. Яхшы нәрсә, ата-бабалардан калган. Җил-яңгыр да, салкын да үткәрми, һавасы да әйбәт. Кирпеч-таштан булса, дым тарта ул. Ә имән – имән инде. Бер яклап такта койма белән бүлмәләр бүленгән – монда чирле я аерым ашатырга тиешле атларны тоталар. Калганнары өчен – сарайның калган өлеше. Җәен-кышын шулай.

Болар – шушы җирдә туып-үскән атлар. Болар бернинди дә шартлар сорамый. Нәрсә бирәләр, шуңа риза булып, нәрсәсе бар, шуны биреп яши. Үзләренә Ходай эшчәнлекне дә, чыдамлыкны да, тугрылыкны да өеп биргән. Һәм алар шул Ходайдан алган бөтен байлыкларын кешеләргә биреп китәләр. Татарның үзе шикелле үк атлар. Һәрхәлдә, Бәкер аларны ярата, үз заты белән бер параллельдә яшәүче тереклек ияләре дип кабул итә, кайбер чордашларына битараф булганда да аларга битараф кала алмый иде.

Иде... Бәкер эшкә килгәндә, утар киртәләре читләнмәгән тактадан ясалган, һәм бер метр биеклегендәге шул киртәләр өстеннән чәнечкеле тимер чыбык сузылган иде. Күрер күзгә дә сәер иде бу. Атлар – чәнечкеле тимерчыбык эчендә… Бәкер аны атна үткәнче үк алып ташлады. Беренчедән, чәнечкеле чыбык атлар өчен куркыныч иде. Икенчедән... Менә монысын җайлы гына аңлатып та булмый. Бәкер өчен атлар колхоз малы гына түгел иде. Ат Бәкер өчен үз нәселенең символы һәм ул аны чәнечкеле тимерчыбык эчендә яшәтергә теләми иде.

Урман якын, атлар кул астында булгач, акрынлап кына киртәлек ташый-ташый, чәнечкеле тимерчыбыкны каезланган усакка алыштырды. Тик барыбер, биеклеген китап һәм ипподром кешеләре кушканча ике метрга җиткерә алмады. Рөхсәт итмәделәр. Бәлки, хаклы да булганнардыр. Көнозын авыр эштә йөргәч, сикергәләргә атлыгып торучы атлар бик сирәк иде. Булса да бәла түгел, ат әллә кайда китми ул, йөри-йөри дә кире әйләнеп кайта. Айрат әйтмешли, атка көтүче кирәкми, ярдәмче кирәк.

Айрат СПТУ бетереп… Хәзер аны нәрсә дип атыйлар соң әле, колледжмы, лицеймы… элекке һөнәрчелек училищесы инде, кыскасы, шуннан тракторга таныклык алып чыгалар… Шул һөнәрчелек училищесын бетереп кайткан егет иде. Андыйларны элек кенә куш куллап көтеп торалар иде бит. Хәзер ни техникасы юк, ни башкасы. Булганнарының хуҗалары тиз генә пенсиягә китәрлек түгел. Шулай булгач, авылда калам, дип тә артык өметләнәсе юк. Эш таба алмыйча анда-монда сугылып йөрде дә, вакытлыча гына дип, ат караучы булып урнашты. Эше ошап киттеме, башка җирдән урын таба алмадымы, – китәм дигәне юк әле, хәзер икенче ел тула инде. Булдыклы егет, эш рәтен белә. Атлар белән дә тиз килешә алды, өендә умарта да карый. Ара-тирә кайларгадыр барып, бал сатып та кайта. Акчасы җитәрлек булса, читкә китәм дип бик өтәләнәсе юк бит инде. Бер җирдә дә өеп куймаганнар.

Бүген Айратның көне иде. Бәкернең ялы. Бу вакытта инде Айрат килгән булырга тиеш иде, әмма ул күренмәде. Бәкер анда-монда сугылып, аны чакырып карады да утарга килде. Атлар аякланган иде инде. Барсы да тынгысызлана, көтүгә чыгып китәргә җыена. Бәкерне күргәч, хәрәкәт тагы да көчәя төште. Бары тик Юлдаш кына һаман урынында бик мескен кыяфәт белән басып тора. Картлык шатлык түгел шул инде. Чире дә бар бугай. Төп-төгәл нәрсә икәнен генә белми Бәкер, әмма таза ат алай булмаганын яхшы төшенә. Хәер, карт кеше кебектер инде ул да, бөтен җире дә авыртадыр, бер җире дә шыр сау түгелдер. Бөтен утарны бер итеп Ташкын йөри… Аңа карап, Бәкер елмаеп куйды. Әллә нинди ат булып чыкты бу нәрсә. Беркемгә баш бирми, беркемне үзенә якын җибәрми. Атлар арасында үзенә бер төрле, аерым бер дәүләт булып тора.

Әнә, әле дә башын горур чөеп, Бәкергә югарыдан карап тора. Әйтерсең Бәкер ат караучы түгел, ә Ташкын кеше караучы. “Килдеңме инде, янәсе. Әйдә, эшләп кара инде эшеңне”... Ташкынны алар яраталар. Тыңлаусыз булса да, якын җибәрмәсә дә. Шуның аркасында күп вакыт һәртөрле түрәләрдән авыр сүз ишетергә, хәтта барлы-юклы эш хакының бер өлешен кистерергә туры килсә дә. Ташкынның үзенә генә хас бер сөйкемлелеге, хәтта кешеләрнең дә күбесендә булмый торган горурлыгы, егетлеге бар. Әллә нинди инде ул менә...

 

Марат туган көн бүген
Марат туган көн бүген
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: