Очрашуда Башкортстанда чыгып килүче әдәби матбагаларның баш мөхәррирләре, иҗатчылар катнашты. "Шоңкар" журналының баш мөхәррире Айгиз Баймөхәммәтов әйтүенчә, тугандаш ике республика язучыларының күптән мондый форматта аралашканы юк. Башкортстанның халык шагыйре Кадим Аралбай истәлекләре белән уртаклашты, өлкән әдипләребезне хәтергә алып үтте. М. Кәрим исемендәге фонд хезмәткәре, Башкортстан Кинематографистлар берлеге рәисе Таңчулпан Буракаева иҗат кешеләре өчен аралашу сулар һава кебек кирәклеген билгеләде. "Агыйдел" журналының баш мөхәррире Мөнир Кунафин мондый чараларның милләтара дуслыкны ныгыту өчен мөһим булуын ассызыклады. Рөстәм Галиуллин язучы Миләүшә Каһармановага "Казан утлары"ның мактау кәгазен тапшырды. Вахит Имамов фикеренчә, чәмләнеп, ярышып язар өчен иң тәүдә бер-береңнең иҗатын белергә кирәк. "Тамаша" журналы директоры Илшат Зарипов, "Башкортстан кызы" журналының баш мөхәррире Гөлназ Котыева да мәдәни бәйләнешләрне үстерү яклы. Мәҗит Гафуриның килене Люция Камаева Уфада – Мәҗит Гафури белән Габдулла Тукайның тарихи очрашуын гәүдәләндергән скульптура, ә Казанда Мәҗит Гафурига һәйкәл куярга мөмкин булыр иде, дигән фикер әйтте. Чарада "Тулпар" журналы хезмәткәрләре дә катнашты. Мөхәррирләр – үз басмаларын, иҗатчылар исә китапларын бүләк итеп алып килгәннәр иде.