Барлык яңалыклар
Шәхес
19 июнь 2021, 12:25

Мөкәрәмә САДЫЙКОВА. Атнабай мутлыклары

Рәшит Нигъмәтинең утлы күзләреннән чәчрәгән усал очкыннарны да, үтә каты бәрелгән тәнкыйть сүзләрен дә күтәрә алмаган Әнгам Атнабаев ипләп кенә рестораннан чыгып сыза.

Ресторандагы сый

Яшь шагыйрь Әнгам Атнабаевка үзенең иҗатына иң гадел бәяне алу һәм тәүге китабын нәшер иттерү өчен юл яруга абруйлы өлкән шагыйрь Рәшит Нигъмәти белән элемтәгә керергә киңәш итәләр. Шушы киңәш буенча ул иркенләп сөйләшү өчен өлкән шагыйрьне “Уфа” ресторанына чакыра, табынга коньяк, тәмле ризыклар китертә. Тәүге рюмкаларны эчкәннән соң Рәшит Нигъмәти үзен дорфа тоткан яшь каләмдәшен бераз урынына утыртмакчы була.
– Энекәш, сыең бик әйбәт, әмма, дөресен әйтергә кирәк, шигырьләрең әлегә йомшаграк. Киләчәктә дә гел шулай мәхәббәт борчагын гына бүрттерсәң, синнән шәп шагыйрь чыкмаячак. Чын шагыйрь ул, беләсең килсә, ватан, халык мәнфәгатьләре хакында язучы! Ә син кызлар күңелен кытыклау белән мавыгасың...
Рәшит Нигъмәтинең утлы күзләреннән чәчрәгән усал очкыннарны да, үтә каты бәрелгән тәнкыйть сүзләрен дә күтәрә алмаган Әнгам Атнабаев ипләп кенә рестораннан чыгып сыза. Табындагы сыйлар өчен дә, аяусыз тәнкыйте өчен дә Рәшит Нигъмәтинең үзенә исәпләшергә туры килә.

Бәхетең булып...

Динис Исламов бөлән Әнгам Атнабай, узган көннән соң бик тә баш төзәтәселәре килеп, урам буйлап китеп баралар. Аларның кесәләре буш – бөтен бәла шунда гына. Бәхетсезгә җил каршы дигәндәй, ичмасам, шунда бурычка акча сорарлык бер якын танышлары да очрамый. Нәкъ шул чакта урам читенә бер йөк машинасы килеп туктый. Кабинадан ике милиционер сикереп төшә. Алар башта машина кузовын ачып куялар, аннан юл читендәге канауда аунап яткан сәрхүшне ике аягыннан, ике кулыннан тотып, селтәп арбага ыргыталар. Теге лаякыл сәрхүш лапылдап барып төшә.
Моны күзәтеп торган Динис Исламов, тирән көрсенөп:
– Э-эх, бәхеткәйләрең булып, хәзер әнә шул машина тартмасындагы бәндә хәлендә ятсаң икән ул! – дип куя.
Фото “Тулпар” архивыннан.
Читайте нас: