Барлык яңалыклар
Шәхес
17 Май 2021, 09:55

Халык рәхмәтен яулаган табиб

Тәҗрибәле хирург Рөстәм Кашаев әйтүенчә, дәвалау дөрес диагноз куюдан башлана. Һәр чирне вакытында дәваларга кирәк. Хроник авырулары булган өлкән яшьтәге кешеләр хирург пычагы астына ешрак эләгә. Алар үзләренә игътибарны киметмәсеннәр иде. Мәсәлән, ашказаны җәрәхәте булмасын дисәгез, язлы-көзле профилактик дәвалану курслары үтәргә кирәк.

Кайда булсак та, кем белән очрашсак та, сәламәтлек турында сөйләшмичә калмыйбыз. Әйе, барыннан да бигрәк, исәнлек-саулык кирәк шул кешегә. Коронавирус эләктергән 93 яшьлек әнием йогышлы авырулар дәвалана торган бүлеккә эләккәч мин моны бигрәк тә нык төшендем. Мең төрле сырхауга дәва табучы, үлем белән көрәшеп ятучыда өмет уята алучы, кеше гомерләрен саклап калучы табибларны без фәрештәләргә тиңлибез. Ләкин аклык-пакьлек артында никадәр тынгысыз, җаваплы эш торуын аңлап җиткерәбез микән?
Язмамның герое Рөстәм Кашаев 1961 елның 3 гыйнварында Имәнлекул авылында туган. Әтисе Мәүләви Шәйхетдин улы “Сельхозтехника” җитәкчесе, әнисе Лена Мәкъмүн кызы укытучы булып эшли. Рөстәм Чакмагыш беренче санлы урта мәктәбендә җиденче сыйныфта укыганда әтисен Башкортстанның Авыл хуҗалыгы министры ярдәмчесе итеп эшкә чакыралар. Гаилә Уфага күчә. Рөстәм 1978 елда Уфаның 35нче санлы мәктәбен тәмамлый, Уфа авиация институтына укырга керә. Ике ел укыгач, армия сафларына алына.
Хезмәтен тутыргач, әтисенең киңәшен тотып, медицина институтының дәвалау бүлегенә укырга керә. Курган шәһәр хастаханәсендә галим-табиб Яков Витебский кул астында бер ел интернатура уза, Макушино шәһәрендә хирург булып эшли. “Хастаханәдә бердәнбер хирург булганлыктан, шул ук шәһәрдәге медицина училищесына укытырга да йөри идем, – дип хәтерли Рөстәм Мәүләви улы. – Яшь булуыма карамастан, әллә ничә төр операция ясарга туры килә иде. Минем мондыйны эшләгәнем юк, дисәм, баш табиб: “Аңламасаң, Лидия Кузьминична (өлкән яшьтәге тәҗрибәле операция шәфкать туташы) аңлатыр”, – дип әйтә иде”.
Балалар хирургы булмаса да, Рөстәм Мәүләви улы бер балага сирәк очрый торган диагноз куеп, Курганга барырга куша. Кургандагы тәҗрибәле ортопед яшь хирург куйган диагнозны раслый, бала үз вакытында ярдәм ала. Баланың әнисе, рәхмәт әйтеп, “Советское Зауралье” гәзитенә бу турыда мәкалә яза. Галим Я. Д. Витебский, аны үзенең данлыклы гастроэнтерология лабораториясенә фәнни хезмәткәр вазыйфасына эшкә чакыра. Ләкин Рөстәм туган ягына, Чакмагыш район дәваханәсенә эшкә кайта. Һәм 33 ел гомерен шушы хезмәткә багышлый. Үз һөнәрен яратып үтәмәгән табиб алай эшли алмас иде, дип уйлыйм.
***
– Рөстәм Мәүләви улы, иң беренче ясаган операциягезне хәтерлисезме?
– Дүртенче курста укыганда, – ди ул, елмаеп. – Студент чакта без еш дежурлык алырга тырыша идек. Чөнки операцияләр ясарга мөмкинлек була, тәҗрибә арта. Уфаның 21нче хастаханәсендә якташым Айвар Галләмов белән кизү торганда, берьюлы ике авыру китерделәр, икесенең дә сукыр эчәге ялкынсынган. Бер операцияне – Айвар, берсен мин эшләдем.
– Операция вакытында көтелмәгән хәлләр дә еш буладыр?
– Хирург көтелмәгән хәлләргә гел әзер булырга тиеш. Менә кичә бер егетне китерделәр. Каяндыр сикергән, очлы тимер кисәге бот төбенә кереп киткән. Туры эчәге яныннан үтеп, эчәген ертып, бавырга җитәрәк туктаган. Мондый бәхетсезлекне кем көтсен инде... Егетебез исән калды – шунысы куаныч. Соңга калып килгән яман шешле авыруларны да кабул иткән бар. Бер ханымның эчәгесе яныннан 4200 грамм яман шешен кисеп алдык. Кистага дип башланган операция иде. Операцияне дә бер мин генә эшләмим бит. Тәҗрибәле хезмәттәшләрем белән бергә.
Җәрәхәт алучылар күп. Машина белән күпердән очкан бер ханымны китерделәр. Талак белән бөере алынды, ләкин исән калды.
Инде терелде дип уйлаганда, кеше китеп тә барырга мөмкин. Курганда, сукыр эчәгенә операция эшләткән 27 яшьлек бер ханым, инде җепләрен алдырган, кайтырга тиеш иде. Ләкин шул көнне вафат булды. Бөтенләй, операция белән бәйле булмаган хәлдән. Анда эшләгәндә, тагын шундый бер вакыйга булды. Бер егетнең туры эчәк яныннан атылган пуля, эчәкләрен тишеп, диафрагманы үтеп, йөрәге кырында туктый. Егет исән калды, ләкин пулясына тимәдек. 95нче елда бугай, бер абзыйның эчәкләреннән яман шешен алдык. Печән җыеп йөргәнен дә күрдем әле мин аның. Ике-өч ел элек кенә вафат булды әле ул.
Андый вакыйгалар бер-ике генә булса, бәлки нык истә калырлар иде. Ләкин, шуның эчендә кайнагач, аерып кына әйтеп булмый. Мин ниндидер батырлык эшлим, дип уйламыйм. Болар – минем бурыч, дип уйлыйм.
Кайчагында ниндидер югалтуларга да барырга туры килә. Пуля кан тамыры бәйләменә тигән бер егетнең гомерен саклап калу өчен, аягын кисәргә туры килде...
Медицина төгәл фән түгел. Терелүгә беркайчан да йөз процент гарантия биреп булмый. Ә дәвалау дөрес диагноз куюдан башлана. Һәр чирне вакытында дәваларга кирәк. Хроник авырулары булган өлкән яшьтәге кешеләр хирург пычагы астына ешрак эләгә. Алар үзләренә игътибарны киметмәсеннәр иде. Мәсәлән, ашказаны җәрәхәте булмасын дисәгез, язлы-көзле профилактик дәвалану курслары үтәргә кирәк. Элек ашказаны җәрәхәтенә операцияләр еш ясый торган иде. Ә хәзер алар сирәгәйде, чөнки дәвалану мөмкинчелеге артты, чирне “күрә” алучы заманча аппаратлар барлыкка килде, халыкның да үзаңы артты. Яшәү дәрәҗәсе менгәндерме, үз-үзенә кул салучылар саны кимеде.
– Район хастаханәсендә операция ясатудан куркучылар бар...
– Районда беренче дәрәҗәдәге генә операцияләр ясау каралган. Ләкин кичектергесез операцияләрнең барысын да эшләргә тиешбез. Мәсәлән, трепанация, әгъзалар өзелү булса. Ә планга куелган катлаулы операцияләр ясау өчен Уфага җибәрәбез, әлбәттә.
Табиб чирне төбеннән, тамырыннан чыгып белергә тиеш, дип өйрәтәләр иде безне. Ә хәзер табиблар стандартларга нигезләнә. Ләкин һәр кеше индивидуаль бит. Шунлыктан дәвалаганда шәхси үзенчәлекләр искә алынырга тиеш. Бу – минем караш.
Интернеттан авыру симптомнары, һәртөрле дәвалау ысуллары табарга өйрәнеп китте кеше. Ә бит күп чирләрнең билгеләре охшаш. Табибның бурычы, максаты – дөрес диагноз кую.
Халык ни өчендер шәһәрдән килеп авыл җирендә түләүле кабул итүче табибларга ышана. Акча күп түләгәч, яхшы карыйлар, дип уйлыйлар. Бу – ялгыш караш. Табибның профессор дәрәҗәсе генә түгел, ә аның белеме, шул өлкәдә туплаган тәҗрибәсе, ул дәвалаган авыруларның бәяләмәсе мөһим.
Аннан, халык кирәксә кирәкмәсә дә компьютер, магнит-резонанс томографияләренә йөрергә ярата хәзер. Шулай ук пандемия вакытында бик нык кирәк кенә булмаса, хастаханәләргә йөрмәскә киңәш итәр идем. Саклану чараларын үтәү, битлек кию, билгеле бер ара тоту мөһим. Бу чирне барыбыз да үткәрмичә я вакцина ясатмыйча, котылып булмас, дип уйлыйм.
– Халыкның табибларга ышанычы кимедеме хәзер, ничек уйлыйсыз?
– Телевидение һәм радио тапшыруларында, рәсми гәзит-журналларда бертөрле мәгълүмат бирелә. Ә яшьләр социаль челтәрләрдә башка төрлерәк мәгълүмат ала. Бәлки, шуңадырмы, кешеләр табибларга элекке кебек үк ышанмыйлар.
– Дингә карашыгыз ничек?
– Әле без дөньяны аңлап бетермибез. Тимер кошлар очар, һава тулы тимерчыбыклар булыр, диелгән дини риваятьләрдә. Һәва анабыз Адәм атабызның кабыргасыннан яратылган – бу клонлаштыру түгелме соң? Кешелек дөньясы Коръәннең барлык символларын аңларлык баскычка килеп җитмәде әле.
Эштәге проблемалар, акча җитмәүчелек – барысы да тормыш ваклыклары. Гаиләгез имин, якыннарыгыз сау-сәламәт булсын. Балалар – безнең яшәешебезнең дәвамы. Бу – минем тормыш позициясе.
***
Рөстәм Мәүләви улы Чакмагыш кызы Эльза Гыймаева белән матур гаилә корган. Эльза Фидрат кызы Мәскәүдә сәүдә институтын тәмамлаган район хакимиятендә икъдисатчы булып эшли. Өч бала тәрбияләп үстерәләр. “Балалар нинди һөнәр сайласалар да, иң мөһиме – кешелекле кеше булсыннар”, – ди хәстәрлекле ата. Кызлары Гөлнур Мәскәү дәүләт университетының физика-математика бүлеген тәмамлый. Гүзәл Санкт-Петербург университетының астрономия факультетында белем ала. Уллары Искәндәр – 9 сыйныф укучысы.
Гомумән, Кашаевлар нәселендә табиб һөнәрен янә Гөлшат Мәүләви кызы гына сайлаган, ул озак еллар хатын-кыз табибәсе булып хезмәт салды, хәзерге көндә хаклы ялда.
“Бик гаилә җанлы ул”, – ди җәмәгате Эльза ханым җәмәгате хакында. Өй салганда осталарга ярдәмләшеп йөрде: түбә ябу, тәрәзә кую, электр челтәре үткәрү кебек эшләрне үзе башкарды. Өйдә душ кабинасын да үзе җыеп куйды. Институтта укыганда ук акчаны үзе эшләгән, буш вакытларында йөк ташу, слесарьлек, төзү эшләрен башкарган. Янә бер яраткане шөгыле – умартачылык. Юкә балы – сулыш юлларына, карабодайныкы – йөрәккә файдалы, гомумән, бал иммунитетны ныгыта, ди. Кайчагында без иртән торуга, тәмле итеп ашарга да пешереп куя. Балык рулеты, пылау, дәмләмә... Бигрәк тә көнчыгыш ашларын тәмле әзерли”.
***
Кешелекле, зирәк көчле фикерле, милли рухлы шәхес ул Рөстәм Мәүләви улы. Эше турында ачылып сөйләргә бик яратмый. Ә инде милләт тарихы турында сәгатьләр буе сөйләргә әзер. Бөтендөнья татарларының беренче съездында, Башкортстан татарларының беренче һәм икенче съездларында делегат буларак катнашты.
“Безнең татар теленә, милләткә булган мәхәббәт әнидән күчкәндер. Бик күп татарча гәзит-журналлар алдыра идек. Өйдә аралашу бары тик татар телендә булды. Женева университеты профессоры Ринат абыйның гаиләсендә дә татарча һәм французча сөйләшәләр. Абыйның тормыш иптәше Гөлҗиһан исә генератив грамматика белән мавыга, шул темага диссертация якларга җыена. Хәтта Феникс шәһәрендәге Аризон университетында татар теле буенча факультатив дәресләр дә бирде.
Мин – генерал оныгы да әле, – ди нәсел җебенең тарихын яхшы белгән Рөстәм Мәүләви улы. – Әнинең әтисе Нәсибулла заманында “Хөсәения” мәдрәсәсендә белем алган. Беренче Бөтендөнья сугышында мөселман полкында унтер-офицер булган, немец тоткыннары белән немец телендә сөйләшә алган. Картәтием Шәйхетдин сугышка кадәр Мәскәүдә Ленин исемендәге хәрби академия тәмамлаган. Генерал-майор дәрәҗәсен алган, 14нче армиянең политидарә җитәкчесе булган, Молдавиядә Л. И. Брежнев белән бергә эшләгән. Кишиневта җирләнгән”.
***
33 ел гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлаган Рөстәм Мәүләви улына быел 60 яшь тулды. Мактау кәгазьләре бихисап аның. Ләкин иң югарысы – санаулы минутларда тиешле ярдәм алып, үлем тырнагыннан йолып калынган кешеләрнең чиксез рәхмәте. Халык рәхмәте. Кеше гомереннән дә кадерлерәк ни бар соң?..
Сәрия ВАХИТОВА.
Читайте нас: