Барлык яңалыклар
Шәхес
9 Май 2021, 13:16

Уфадагы татар галимен коронавирус алып китте...

Бүген, иртәнге сәгать 5тә, Башкортстан Мәгарифне үстерү институты профессоры, филология фәннәре кандидаты, күпләрнең яраткан остазы Лотфулла Гайфулла улы ХӘБИБОВның йөрәге тибүдән туктады...

Бүген, иртәнге сәгать5тә, Башкортстан Мәгарифне үстерү институты профессоры, филология фәннәре кандидаты, күпләрнең яраткан остазы Лотфулла Гайфулла улы ХӘБИБОВның йөрәге тибүдән туктады...
Хезмәттәшләре әйтүенчә, Лотфулла Гайфулла улы моннан ике атна элек Республика клиник инфекцияләр хастаханәсенең Зубово клиник-инфекция үзәгенә салынган булган. Әлеге үзәк коронавирус һәм пневмонияләрне дәвалау белән шөгыльләнә.Бу атна уртасында хәле кискен начарайган, сөйләшә алмый башлаган, үпкәне ясалма вентиляцияләү аппаратына тоташтырылган. Бүген иртәнге 5тә галим бакыйлыкка күчкән... Хезмәттәшләре сүзләренә караганда, мәрхүм туган ягында – Башкортстанның Аскын районы Кубияз авылында җирләнәчәк...
Лотфулла Гайфулла улы ХӘБИБОВ 1948 елда Чиләбе шәһәрендә туа. Малайга 5 яшь тулганда, гаиләләре әнисенең туган ягына – Башкортстанның Аскын районы Күбияз авылына күченә. Биредә урта мәктәп тәмамлагач, Лотфулла Гайфулла улы берникадәр вакыт район гәзитендә эшләп ала, Совет армиясендә хәрби хезмәт үтә. 1970 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетындагы татар-рус бүлегенә укырга керә һәм 1975 елда аны “кызыл” диплом белән тәмамлый. Соңыннан биредә аспирантура тәмамлап, “Татар телендәге антонимнарның структур-семантик үзенчәлекләре” темасына кандидатлык диссертациясе яклый. Башта Башкорт дәүләт университетының педагогика кафедрасында укыта, соңрак, Башкорт дәүләт педагогия университетында татар теле һәм әдәбияты кафедрасы ачылгач, биредә өлкән укытучы, доцент вазыйфаларын башкара. Озакламый ул БДПУның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире итеп сайлана. Хаклы ялга чыккач, Лотфый Гайфулла улы хезмәт эшчәнлеген Башкортстан Мәгарифне үстерү институты башкорт һәм башка туган телләр кафедрасы профессоры буларак дәвам итә. Соңгы көннәренә кадәр ул биредәге эшеннән аерылмады, озакламый З. Биишева исемендәге Башкортстан китап нәшриятында аның “Татар теленең антонимнар сүзлеге” дөнья күрергә тиеш иде. Ни кызганыч, галим моны үзе күрә алмады...
“Тулпар” журналының якын дусты, 200гә якын фәнни хезмәт авторы Лотфулла Гайфулла улы ХӘБИБОВның якты истәлеге күңелләребездә озак сакланыр...
Фото: https://ok.ru/profile/567079565990/pphotos/552259301798
Читайте нас: