Барлык яңалыклар
Шәхес
27 апрель 2021, 10:35

Әдһәм Тенишевның тууына – 100 ел

22-23 апрельдә Пенза шәһәрендә "Тенишев укулары" халыкара конференциясе үткән. Аны Пенза өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе оештырган.Әдһәм Рәхим улы Тенишев 1921 елның 25 апрелендә Пенза шәһәрендә туган. Әтисе Мулланур Вахитов белән бергә укый. Әнисе Әминә апа – язучы Гафур Коләхмәтовның туганы. Әбисе Хәбибҗамал апа Пензада мәчет салдырган кеше.Тулырак – безнең сайтта.

Тенишевлар гаиләсе, 1930 елда күп авырлыклар кичергәннән соң көнчыгыш Кыргыз (Җалалабад) якларына күчеп китә. Әдһәм анда кыргыз, рус телләрен өйрәнә. 1945 елда Ленинград дәүләт университетының Шәрык телләре бүлегенә укырга керә. 1949 елда Т С.Е. Малов җитәкчелегендә "Кыпчак теле һәм аның башка телләр белән бәйләнеше" исемле диплом эшен яклый. Аспирантурага кергәч, иске уйгыр телен өйрәнә башлый. С.Е. Малов Кытайга баргач, будда гыйбадәтханәләренең берсендә "Алтын Ярук" дигән борынгы уйгыр кулъязмасының тулы текстын таба. 1913 елда В.В. Радлов белән аны бастырып чыгаралар. Әдһәм Тенишев 1953 елда "Алтын Ярук"ка багышланган кандидатлык диссертациясен яклый. 1954 елда Мәскәүгә күчеп килә һәм СССР Фәннәр академиясенең төрки телләр секторында эшли башлый. 1956-59 елларда Кытайда яши, уйгыр телен өйрәнә, лекцияләр укый, хезмәтләр яза. 3 тапкыр экспедициягә чыга. Такламакта була, көнчыгыш Тибеттагы салар дип аталган төрки мөселманнарны, телләре – төрки, диннәре будда дине булган сары уйгырларны өйрәнә. Саларлар Әдһәм Рәхим улына кадәр беркем тарафыннан өйрәнелмәгән була.
1969 елда "Салар теленең төзелеше" дигән темага докторлык диссертациясен яклый. 1990 елда "Уйгыр диалекты сүзлеге" басылып чыга. Галимне төрки телләрнең монгол, урал, көнчыгыш европа телләре белән бәйләнеше дә кызыксындыра.
Әдһәм Рәхим улы – төрки телләрне фәнни яктан өйрәнү өчен күп көч слган галим. "Борынгы төрки сүзлек", "Төрки телләрнең чагыштырма-тарихи грамматикасы" (4 томда) һ.б. хезмәтләре белән дөньякүләм танылу яулады. Русия Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, академиянең Тел белеме институтында Урал-Алтай телләре бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы, профессор, Русия Фәннәр академиясе академигы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе.
Дистәләгәгән фән докторы һәм фән кандидаты тәрбияләде. Алар арасында Р.Г. Йосыпов, И.А. Абдуллин, Ф.Г. Гарипова, Ф.С. Хәкимҗанов, Л.К. Бәйрәмова, Э.Ә. Әминова, Ф.Ш. Нуриева, Р.Р. Закиров кебек галимнәр бар. Татар, башкорт, төрек, казакъ, үзбәк, төрекмән, уйгыр, бурят, якут, калмык, каракалпак, карачай, балкар, әзербәйҗан, кырым татарлары, чуваш галимнәре өчен терәк иде.
2004 елның 11 июлендә вафат булды.
Чыганак: https://giylem.tatar/archives/1618.
Фоточыганак: http://enc.cap.ru/?t=prsn&lnk=2748.
Читайте нас: