Барлык яңалыклар
Шәхес
22 апрель 2021, 18:37

Мөфтәдин Гыйләҗев вафат

“Сарманай”, “Мин әнкәемне төшемдә күрдем” кебек популяр җырлар авторы бакыйлыкка күчте. Үзе китте, җырлары калды.

Мөфтәдин Гыйләҗев 83 яше белән бара иде. Композитор җыр сөючеләргә “Сарманай” (Вил Казыйханов сүзләре), “Сагындыра туган як” (Риф Мифтахов сүзләре), “Әрем исе, әрем тәме” (Роберт Миңнуллин сүзләре), “Мин әнкәемне төшемдә күрдем”, “Минем кадерлеләрем” (икесе дә — үз сүзләре) һәм башка бик күп җырлары белән таныш.
Аның Роберт Миңнуллин, Гөлшат Зәйнашева, Вил Казыйханов, Риф Мифтахов, Марсель Сәлимов, Эльверт Хәмәтшин, Уран Кинҗәбулатов, Муса Сираҗи, Венера Каһирова һәм башка шагыйрьләр сүзләренә язылган җырлары Илфак Смаков, Зәки Мәхмүтов, Фән Вәлиәхмәтов, Зөһрә Сәхәбиева, Фәнүнә Сираҗетдинова, Асия Смакова, Салават Фәтхетдинов, Рөстәм Асаев һәм башка билгеле җырчыларның репертуарына кергән.
Мөфтәдин Мөгави улы Гыйләҗев 1938 елның 1 июлендә Дүртөйле районы Түбән Аташ авылында дөньяга килә. 1964 елда Мәскәү халык университетын тәмамлый. 1958 елдан – Кушнаренко, 1966 елдан – Чакмагыш, 1975 елдан Илеш мәдәният йортларында баянчы-аккомпаниятор, 1976-1999 елларда Дүртөйленең Техника йортында художество җитәкчесе була.
1960 елларда җырлар яза башлый. 400 дән артык җыр, вальс, бию көе, марш иҗат иткән. Биш җыр китабы дөнья күргән.
Аның әсәрләре Башкортстан һәм Татарстан мәдәниятенең алтын фондына кертелгән.
2018 елдан ул үзе иҗат иткән җырларны башкару буенча бәйге дә уздырып килә иде.
Мәрхүмне соңгы юлга озату 23 апрель узачак.

Фото: tt.m.wikipedia.org
Читайте нас: