Барлык яңалыклар
Шәхес
19 апрель 2021, 14:50

Тел хәзинәләрен барлаучы

Күпләребезнең остазы, филология фәннәре докторы, профессор Кәбир ага Закирҗановка 90 яшь.

Ходай шулай насыйп иткән: минем инде 30 елга якын гомерем Кәбир Закирҗан улы белән аралашып үткән. Бу аралашу шактый тыгыз булган, дип тә әйтергә мөмкин, чөнки 1993 елдан башлап, миңа, ул вакытта Башкорт дәүләт университетының татар-урыс бүлеге студентына, өч тапкыр аңа башта – “Урыс теле синтаксисы”, аннары “Урыс телен укыту методикасы”, ә иң соңыннан, V курста, урыс теленнән дәүләт имтиханын тапшырырга туры килде. Шөкер, барысын да уңышлы ерып чыктым. Студент чактан Кәбир ага тирән белеме һәм таләпчәнлеге белән хәтергә кереп калган. Укытучыларга күз атып, елмаеп кына да гел “бишле”гә өлгәшүче бер төркемдәш кызыбызга “өчле” куеп чыгарган иде ул. Аның каравы, биш ел буена көне-төне китапханәләрдә гыйлем эстәп ятучылар аның имтиханнарыннан “бишле” күтәреп чыкты. Гаделлек аның эш асылы булды. Һәм вакыт барысын да үз урынына куйды. Аның “бишле”ләрен күтәреп йөрүчеләр бүген Башкортстан мәгарифенә лаеклы өлеш кертә, Остазларының эшен дәвам итә.
1996 елда БДУның татар филологиясе кафедрасында эшли башлагач, Кәбир ага миңа яңа сыйфатлары белән ачылды. Ул белемле һәм таләпчән мөгаллим генә түгел, кызыксынучан, һәрнәрсәдән үзенә яңалык эзләүче тикшеренүче дә икән. “Тулпар” журналында эшли башлавымны белеп алгач, ул миннән һәр яңа санны соратып, кызыксынып укый, фәһемле киңәшләрен әйтә иде. Һәм бу хәл әле дә дәвам итә.
Кәбир Закирҗанов 1931 елның 10 апрелендә үзенең “Идегәй” дастанын табып алып кайткан Нигъмәт Хәким кебек галимнәре белән дан тоткан Кыйгы районының Еланлы авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Туган авылында җидееллык белем алгач, 1946-50 елларда Бөре педагогия училищесында укый.
Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайткач, 1952 елда – Бөре укытучылар әзерләү институтын, 1955 елда К. А. Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтының урыс теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлый.
Педагогик эшчәнлеген 1952 елда Тәтешле районының Иске Кайпан җидееллык һәм Аксәет урта мәктәпләрендә урыс теле һәм әдәбияты укытучысы булып башлый. Ләкин егетнең күңеле фәнгә тартыла, яңадан-яңа эзләнүләр алып барасы, гыйлем үрләрен яулап, биредә үз урынын табасы килә. Шуны аңлап, Кәбир Закирҗан улы Мәскәүгә юл ала. 1957-60 елларда РСФСР Педагогия фәннәре академиясенең Милли мәктәпләр аспирантурасында көндезге бүлектә укый. Туган татар телен су кебек эчкән аспирант үзенең эзләнүләр юнәлеше итеп икетеллелек, ягъни билингвизм мәсьәләләрен тикшерүне сайлый һәм аңа гомер буена тугры кала.
1960 елда, кандидатлык диссертациясен уңышлы яклап, К. З. Закирҗанов Башкорт дәүләт университетында укыта башлый һәм әлегә кадәр баш фәнни белгеч сыйфатында биредә эшләвен дәвам итә. БДУ, чын мәгънәсендә, аның икенче туган йортына әверелде.
1979 елда СССР Педагогия фәннәре академиясенең урыс телен милли мәктәптәрдә укыту Гыйльми-тикшеренү институтында докторлык диссертациясен яклый. Фәнни тикшеренүе “Урыс теленең синтаксик төзелешен милли мәктәпләрдә укыту методикасы” дип атала. Инде җитлеккән галим 1980 елда профессор дәрәҗәсенә лаек була.
1980-96 елларда ул БДУның урыс теле кафедрасын җитәкли. Бер үк вакытта Башкортстанның Мәгарифне үстерү институтының урыс теле һәм әдәбияты кафедрасы һәм Мәгариф министрлыгы белән хезмәттәшлек итә. Республика мәктәпләрендә урыс теле һәм әдәбияты укытучыларының республика һөнәри конкурсының жюри составына керә. Тел проблемалары буенча төрле дәрәҗәдә узган гыйльми конференцияләр эшендә күп еллар даими катнашып килә. Русиянең Классик университет белем бирү советында филология буенча “Урыс теле һәм әдәбияты милләтара коммуникацияләр” секциясе рәисе булып тора. Төрле елларда Мәскәү, Ленинград, Горький дәүләт уку йортларында стажировка үтә, фәнни семинарларда иксез-чиксез совет иленең төрле вузларыннан җыелган урыс теле кафедралары мөдирләре алдында чыгыш ясый.
Кәбир Закирҗан улының фәнни эшчәнлеге башкорт, татар һәм урыс телләренең чагыштырма типологиясен өйрәнүгә, балаларда икетеллелек (билингвизм) формалаштыру һәм үстерү проблемаларына, милли мәктәпләрдә, урта махсус уку йортларында һәм вузларда урыс телен укыту теориясе һәм практикасының актуаль мәсьәләләренә багышлана.
Галим – бу өлкәдә 750дән артык фәнни һәм методик хезмәт, күпсанлы монографияләр авторы. Аның тарафыннан милли мәктәпләрнең V-XI сыйныфлары өчен урыс теле буенча укыту программалары, дәреслекләр, башка төрле кулланмалар булдырылды. Алар арасында “Башкорт мәктәбендә урыс теле буенча сыйныфтан тыш эш” (Уфа, 1980), “Икетеллелек һәм интерференция” (Уфа, 1984), “Икетеллелек һәм милли мәктәп” (Уфа, 1985), “Башкорт мәктәбендә урыс теле курсының теоретик нигезләре” (Уфа, 1990), “Урыс теле дөньясына сәяхәт” (Уфа, 1997) һәм башка күренекле хезмәтләр бар.
Фән һәм мәгарифне үстерүдәге олы казанышлары өчен Кәбир Закирҗанов “Башкортстан АССРның атказанган фән эшлеклесе” һәм «Русия Федерациясе югары мәктәпләренең атказанган хезмәткәре” дигән мактаулы исемнәргә лаек булды. Ул – СССР Югары мәктәбенең отличнигы, РСФСР халык мәгарифе отличнигы, Башкортстанның мәгариф алдынгысы, Русиянең югары һөнәри белем бирү өлкәсенең мактаулы хезмәткәре. Моннан тыш, галим күпсанлы медальләр белән бүләкләнгән. Алар арасында иң кадерлесе “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен” медаледер, мөгаен. Чөнки ул канлы сугыш елларында кечкенә Кәбирнең Еланлы басуларында үгез җигеп басу сөргән, фронттагы агаларын алыштырып, иген иккән чакларын хәтергә төшереп тора...
Хәер, Кәбир ага өчен иң кыйммәте дәүләт бүләкләре дә, мактаулы исемнәр дә түгел. Иң кадерлесе – студентларының рәхмәтле күз карашларын тою, аларның күңеленә белем нурын салып, яшьләргә, хезмәттәшләреңә үзеңнең кирәклегеңне тоеп яшәү. Һәм шулай булып калсын да!
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,
филология фәннәре кандидаты, доцент.
Читайте нас: