Барлык яңалыклар
Шәхес
7 апрель 2021, 21:44

Мөхәммәт – мактаулы, данлыклы дигәнне аңлата

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете мәхәлләсе җыены рәисе Мөхәммәт хәзрәт Галләм 70 яшьлек юбилеен уздырды.

“Ихлас” мәчетенең тарихы 1997 елдан башлана. Нәкъ шул елда Уфа шәһәре хакимияте “Луч” кинотеатрының элекке бинасын Мөхәммәт Галләм җитәкчелек иткән Киров районы мөселманнарына тапшыра. Күп тә узмый яртылаш җимерек бина танымаслык булып үзгәреп, “Ихлас” мәчетенә әверелә. Мәчет 2001 елның 6 июлендә тантаналы рәвештә ачылган иде. Биредә, мәдрәсәдән тыш, атна саен чыгучы “Балкыш” исемле телевизион тапшырулар да төшерелә, мәхәлләнең журналы да чыгарыла, китапханәсе дә бар, “Илаһилар” дигән халык иҗаты төркеме дә эшли. Болар барсы да мәчеткә нигез салучы һәм аның күп еллар имам-хатыйбы булган Мөхәммәт хәзрәт Галләмнең тырышлык нәтиҗәләре. Ул 2019 елда үз урынына яшь имам – Альфред Дәүләтшинны калдырып, “Ихлас” мәчете мәхәлләсе җыены рәисе булып калган иде. Ләкин тәҗрибәле кешегә тагын бер мәчетне күтәрергә туры киләчәк – ул Уфа янындагы Зубово авылындагы мәчетнең имам-хатыйбы итеп билгеләнде.
6 апрель узган юбилей чарасында Казан кунаклары – Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Данис Шакиров, конгресс каршындагы Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов, Казанның ислам кабул ителүенең 1000 еллыгы исемендәге югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, “Безнең мирас” журналы мөхәррире Ләбиб Лерон, яшелчә орлыклары җитештерү ширкәте җитәкчесе Харис Камалиев та катнашты.
Чарада Мөхәммәт Галләмне якташлары – Миякә районы һәм авылдашлары Баязит авылы вәкилләре, дин әһелләре, милли оешма җитәкчеләре, галимнәр котлады. Чыгышларда Мөхәммәт Галләмнең дини һәм иҗтимагый эшчәнлегенә зур бәя бирелде.

Фото Мунира Вафина.
Читайте нас: