Барлык яңалыклар
Шәхес
29 март 2021, 09:45

Рәфисә Салихҗанова вафат

Агыйдел шәһәреннән кайгылы хәбәр алдык. Журналыбызның даими авторы Рәфисә апа Салихҗанова 28 март иртәсендә вафат булган. Якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз! Тыныч йокла, Рәфисә апа, урының Оҗмах түрләреннән булсын!Иннә лиләйһи вә иннә иләйһи раҗигун...

Рәфисә Салихҗанова 1958нче елның 8нче сентябрендә Краснокама районының Иске Әткүл авылында туган. Иске Әткүл сигезьеллык, Редькино урта мәктәбен тәмамлый. “Кама таңнары”, “Ак калам” гәзитләре белән хезмәттәшлек итә башлый. Язмалары ”Кызыл таң” гәзитендә, “Тулпар”, “Мәйдан” журналларында, басылды, үзнәшер “Илһам чишмәм – Иске Әткүлем” китабы авторы. Агыйдел шәһәрендә яшәп иҗат итте. “Тулпар”ның “Илһамлы мизгел” нәсер-парчалар конкурсы лауреаты булды. Агыйдел шәһәрендә әдәби иҗат түгәрәге эшен җанландыру, әдәби очрашулар оештыру, туган телне саклау өчен күп көч салды.
***
Аның иҗатыннан бер үрнәк тәкъдим итәбез.
Мин – Агыйдел кызы!
(Нәсер)
Дөнья мәшәкатьләреннән арынам да, нәселем нигезен юксынып, елның һәр мизгелендә бер генә тапкыр булса да авылым урынын урап китәргә тырышам. Кышын Аеткол күлем, Агыйделем бозына басам, язын елга бозы киткәнен күреп калырга тырышам, челләләрдә шунда су коенырга киләм, ә көзен, балачагым хатирәсе булып калган дулкын тавышларын тыңлап, яр буенда берәм-сәрәм генә калган агачларның су өстендә кызыл-сары яфраклары йөзгәнен күреп калырга ашыгам.
Кибеп барган бәбкә үләннәре, якын туганнарым кебек, аякларыма урала. Без күчеп киткән елда да көз шундый яңгырлы иде. Урамда итекләр ябышып калырлык кара ләпек. Көзге караңгы кичтә “Беларусь” тракторы арбасына кош-кортны, сарыкларны төяп бетергәч, әткәй безгә, балаларга, менеп утырырга кушты. Ниндидер бик кадерле бер әйберемне мәңгегә югалтканымны аңлаптыр инде, арба почмагына барып утырдым да, тезләремне кочып, үксеп-үксеп елап җибәрдем. Аккан яшьләремне тыя алмадым, капчыкка салган кош-корт тавышлары юл буена йөрәгемне телгәләде. Гомеремнең бу мизгеле минем язмышымдагы беренче югалту иде.
Инде күптән орлыкланган, караеп кибеп баручы әремнәр, кулларым тиеп киткән саен тирбәләләр дә, үз урыннарына тураеп басалар. Бала чагымда әнием хуш исләрен таратып идән себергән әремнәрнең нәселеннәнме сез? Авылым урынында сез генә калдыгызмы? Юк, юк! Күңел күзең күрсә, бик күп икән әле туган туфрагымда газиз, кадерле урыннар. Күр әле күрше Шакирҗан бабай усагын, ничек бөгелә-сыгыла мине сәламли, ул бит минем беренче аваз салганымны да ишеткәндер. Әнә-ә-ә күлнең теге ягында үскән карт усаклар! Алар минем беренче тапкыр мәктәпкә барганымны, дәресләр беткәч, минем көнгә ничә тапкыр суга төшкәнемне яисә кер чайкаганымны хәтерләрендә тотадыр. Ә менә Аетколкүлемне әйләндереп алган тирәкләр генә көннән-көн кими. Исәннәре дә бик картайган, әллә яшен сугудан, әллә берәр эшсезе ут төртүдән янганнар. Бала чакларында авылдашларым алар күләгәсендә “өйле” уйнагандыр, үсә төшкәч, аларга ышыкланып, күзләре төшкән ярларын күзәткәндер, беренче мәхәббәтен аңлатырга тырышканнардыр. Кемнәрдер, аларны кочып, үксеп-үксеп елагандыр. Алар әле дә безгә хезмәт итә, якташларым, аларга карап, үзләренең нигез урынын билгели.
Хуҗаларын көтеп, картаеп баручы алмагачлар күренә. Әнә, аръякта – Агыйделем-Иделем! Мин су коенып үскән елга ярларын камыш каплаган. Ярга бәрелеп күбекләнгән дулкыннарның моңын бары мин – Агыйдел кызы гына аңлыйм. Сагышланып бөгелеп төшәм дә йөрәгемнән чыккан күз яшьләремне синең салкын суларыңда юам.
Авылымны әйләндереп алган, халыкны кара көзгә кадәр җиләк-җимеш белән туендырган, тал утыннары белән йортларны җылыткан әрәмәләрем, мин сезнең алда сүзсез генә баш иям. Картәтием, ерак бабам, ерак әбием җирләнгән зиратның карт каеннары кайчандыр монда тырыш халыклы гөрләп торган авыл булганлыгын сөйләп тора. Ни өчендер, урамнар да без үскәндәге кебек баткак түгел. Анда-монда күренеп яткан нигез ташлары гына минем җанымны тынычландырды. Кулыма бер уч кап-кара туфрак алдым. “Туган туфрагым, сине сагыну, синең барлыгыңны белү дә миңа яшәү көче бирә!” Икенче кулым яшьле күзләремә үрелде...
Рәфисә САЛИХҖАНОВА.
Агыйдел шәһәре.
Читайте нас: