Барлык яңалыклар
Шәхес
27 март 2021, 23:09

Бүген Роберт МИҢНУЛЛИНның бакыйлыкка күчүенә бер ел тулды

Әйтерсең лә, гомер учакларыБер мизгелгә генә кабына.

* * *
Көз килгән Сөн буйларына –
Җәйне алыштырып.
Шулай инде…
Табигатьне
Булмый ялгыштырып.
Үземнең Сөн буйларымны
Йөрим караштырып…
Сөндә уйный көзге кояш
Күзне камаштырып.
Сөн буйлары җитдиләнгән,
Яшеллеген җуйган –
Җиде төрле төс җитмешкә
Әйләнгән дә куйган.
Сөн буе кайдан җыйгандыр
Бу кадәрле төсне! –
Бу бит Фаил Зыязовның
Пейзажлары төсле.
Кайттым мин дә Сөн буена
Көзләр белән бергә.
Көзләр белән бергә китәм,
Көзләр белән генә…
Сөн буйлары шул кадәр дә
Балкып торыр икән! –
Миннән соң да мәңге шулай
Матур булыр микән?

КЕШЕ ГОМЕРЛӘРЕ БИГРӘК КЫСКА...

Кеше гомерләре бигрәк кыска…
Ходай безгә, белмим, нигәдер,
Кошлар гомере дә бирмәгән шул.
Яши белсәң җитәр, дигәндер.
Кеше гомерләре бигрәк кыска…
Шунсына да шөкер итәбез.
Кыска гына шул бер гомернең дә
Кадерләрен белми китәбез.
Кеше гомерләре бигрәк кыска…
Кадерләрен бик тә белерлек.
Һәр сәгате аның санаулы бит,
Һәр сәгате үзе – гомерлек.
Кеше гомерләре бигрәк кыска…
Сизелми дә хәтта калына.
Әйтерсең лә, гомер учаклары
Бер мизгелгә генә кабына.
Кеше гомерләре бигрәк кыска…
Бер сүнә дә кабат кабынмый.
Һәрберебезгә дә кагыла ул,
Шагыйрьләргә генә кагылмый.

Белешмә:
Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районындагы Нәҗәде авылында туа. Булачак шагыйрьнең балачагы, үсмер еллары Сөн буенда урнашкан, Татарстанның Актаныш районына терәлеп торган шул авылда уза. Шунда башлангыч мәктәптә укый. Бишенче сыйныфтан алып Аккүз авылындагы сигезьеллык мәктәпкә йөреп укый.
Мәктәп тәмамлаганнан соң Уфага барып, сәүдә-кулинария училищесына укырга керә. Берничә айдан туган авылына кайтып, китапханәдә, аннары колхозда эшли. Икенче елны район үзәге Югары Яркәй мәктәбендә укып ала. Урта мәктәпне Карабаш авылында тәмамлый.
БДУ студенты булу хыялын тормышка ашыра алмый. Мәктәптән соң ике ел районның “Маяк” гәзитендә әдәби хезмәткәр булып эшли.
1968-1973 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Университетны тәмамлаганнан соң Роберт Миңнуллин “Яшь ленинчы” гәзитендә, “Казан утлары” журналында,
Татарстан Республикасы Дәүләт Советында эшли.
Татарстанның халык шагыйре, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе, Андерсен исемендәге халыкара премия, Абдулла Алиш исемендәге премия, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе, Фатих Кәрим исемендәге әдәби премия иясе.
Ул 2020 елның 27 мартында бакыйлыкка күчте.

Фото: kazanreporter.ru
Читайте нас: