Барлык яңалыклар
Шәхес
10 март 2021, 22:15

Хәйдәр ага Басыйров вафат

Чын мәгънәсендә туган төбәген яраткан, якташларының тирән ихтирамын казанган талантлы журналист, олы йөрәкле фидакарь шәхес иде Хәйдәр абый Басыйров.Мәрхүмнең гаилә әгъзаларының, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз, күркәм сабырлыклар телибез!

Басыйров Хәйдәр Фәйзрахман улы 1939 елның 25 июнендә Чакмагыш районының Югары Аташ авылында туган. Югары Аташ җидееллык, Имәнлекул урта мәктәбен, Уфа шәһәренең 4 нче техник училищесын тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген Казакъстан ССРның «Кустанайстрой» трестының җитештерү предприятиеләре идарәсендә пилорамчы сыйфатында башлый. 1960 елның язында Уфа шәһәренең «Горжилкоммунстрой» трестына балта остасы булып эшкә керә. 1960 елдан 1965 елга кадәр Башкорт дәүләт университетының филология факультетында укый. Университетны тәмамлаганнан соң туган районына кайта, анда «Игенче» газетасы редакциясенә эшкә кабул ителә. Әдәби хезмәткәр, җирле радиотапшыруларны оештыручы, хатлар бүлеге мөдире булып эшли. 1968 елның октябрендә ВЛКСМның Чакмагыш райкомының беренче секретаре итеп сайлана. 1975 елда КПССның Чакмагыш райкомының 4нче оештыру бүлеге инструкторы булып эшли. 1975–2002 елларда “Игенче” район газетасы мөхәррире булды.
СССР, Русия, Башкортстан журналистлары берлеге әгъзасы иде. Башкорт АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1989), Вәзыйх Исхаков исемендәге (2007), Гыйлемдар Рамазанов исемендәге премияләр лауреаты (2015).
Соңгы елларда Хәйдәр ага улы Айдар белән туган районы тарихы һәм аның данлы кешеләре турында «Чакмагыш туфрагында туганнар» энциклопедиясен нәшер итте. “Әмир мәктәбе”, “Җир уллары”, “Бигәш баба оныклары”, “Баимбәт баба варислары”, “Сәнәк сугышы”, “Күңелләре тулы моң белән”, “Яңа Балтач яклары”, “Мәгариф” (ике томда), Бөек Ватан сугышы турында “Геройлар, орденлылар”, “Батыр кызлар” энциклопедияләре, шагыйрь-патриот Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренә багышланган “Ватанга тугры калдылар” документаль повесте, “Чакмагыш туфрагында туганнар. Юмаш ягы” – бу китапларның һәркайсы туган як батырларын данлый, үткәндәге шанлы вакыйгаларны тергезә. Бу хезмәтләрнең әһәмияте аерым бер төбәк белән генә чикләнми: Башкортстанга, илгә, дөньяга таралып, хезмәт, фән, хәрби һәм башка өлкәләрдә зур казанышлар яулаган чакмагышлылар ифрат күп. Бер тамчыда диңгез үзе чагылган кебек, бу хезмәтләр – республикабыз һәм илебез үткән тарихның тере шаһиты.
Чын мәгънәсендә туган төбәген яраткан, якташларының тирән ихтирамын казанган талантлы журналист, олы йөрәкле фидакарь шәхес иде ул.
Мәрхүмнең гаилә әгъзаларының, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз, күркәм сабырлыклар телибез!
Читайте нас: