Барлык яңалыклар
Шәхес
21 февраль 2021, 23:59

“Күзем түгел, җаным яшьләнер”

Уфаларга барам, Уфаларга...Юкәләрем чәчәк аткандыр.

Чакмагыш районының Аблай авылы китапханәсендә якташыбыз, галим, филология фәннәре кандидаты, шагыйрә Рәзинә Мөхияр булып китте.
Рәзинә Мөхияр чыгышы белән Аблай авылыннан. Аның илһам чишмәсенең башы да нәкъ шунда башлана. Бүгенге көнне ул Яр Чаллы шәһәрендә яши. Форсат тигәндә туган якларында да булып китә.
Әле дә ул китапханәгә керергә вакыт тапты. Биредә китапханәче Рәзифә Тимерҗан кызы Арслановадан авылдашларының, аеруча, яшь буынның күбрәк нинди китаплар укуы, мәдәният учагының эшчәнлеге белән танышты. Аблайлылар да Рәзинә Мөхиярне һәрвакыт көтеп алалар. Якташлар агымдагы елда узачак юбилее уңаеннан очрашуга әзерлек эшен башладылар да инде.

Юлай НИЗАЕВ, “Чакмагыш чаткылары” әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе урынбасары.

РӘЗИНӘ МӨХИЯРОВА

УФАЛАРГА БАРАМ

Уфаларга барам, Уфаларга...
Уфаларда яшьлек эзләрем.
Ничә еллар үткәч, ул эзләрне
Ничек кенә итеп эзләрмен?

Уфаларга барам, Уфаларга...
Юкәләрем чәчәк аткандыр.
Уфаларны ташлап, мин киткәчтен
Ничәмә йөз таңнар аткандыр.

Уфаларга барам, Уфаларга...
Күңелләрем янә яшәрер.
Искә төшреп яшьлек таңнарымны,
Күзем түгел, җаным яшьләнер.

Юлай НИЗАЕВ фотосы.
Читайте нас: