Барлык яңалыклар
Шәхес
20 февраль 2021, 00:57

ҮЗ ИЛЕМ, ҮЗ ТЕЛЕМ ЯКЫН

Барыбыз да хөрмәт итикҮз газиз телебезне!

ҮЗ ИЛЕМ, ҮЗ ТЕЛЕМ ЯКЫН

Сагышларны басып була
Хисләрне тыя белсәң.
Сабырлыгым ун кешегә
Җитәрлек, әгәр бүлсәң.

Шул ук кояш яктырта бит,
Җир шарыбыз да бер.
Тырышсаң казанып була
Кайда да хөрмәт, кадер.

Әлбәттә, чит ил түгел,
Якынырак үз илем.
Иң матурлардан саналган
Үземнең туган телем.

Шуңа инетта һәрвакыт
Татарча гына сөйлим.
Татарча шигырьләр язам,
Татарча җырлар көйлим.

Барыбыз да хөрмәт итик
Үз газиз телебезне!
Болар – әфариннар, диеп
Карап торсыннар безне!

Телен хөрмәтләгән милләт
Хөрмәттә була үзе!
Күңелемә майдай ята
Татарымның һәр сүзе!

Белешмә:
Рәмзия Сәлим кызы Шәрәфетдинова Чакмагыш районының Яңа Калмаш авылында дөньяга килгән. Техникумда белем алган. Тамьян авылы егете Радик белән гаилә корып, өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бик күп еллар “Байрак” хуҗалыгында хисапчы, баш экономист, профсоюз мөдире вазыйфасын башкара. Әлеге вакытта Италиядә яши һәм иҗат итә.
2015нче елда “Күңелем чаткылары” исемле беренче үзнәшер китабын чыгарган иде. Шуннан соң аның “Чит илләрдә, ят җирләрдә”, “Күңелем хисләре”, “Канатлы хисләр”, “Тип әле син, йөрәккәем” дигән җыентыклары чыкты. Иҗатына ихласлык, җирсү, җиңелчә юмор, үзенә көлеп карау кебек үзенчәлекләр хас. Туганнарына, дусларына, якыннарына төрле бәйрәмнәр, юбилейлар уңаеннан котлаулар да иҗат итә. Күп кенә бәетләр авторы.
Чит илдә, башка мохиттә яшәсә дә, туган тел, якташлар дип җан ата, кулыннан каләмен төшерми.

Рәмзия ШӘРӘФЕТДИНОВА фотосы.
Читайте нас: