Равил Шаммаска Башкортстанның халык шагыйре исеме бирелде. Ул узган елның 9 ноябрендә 90 яшен тутырган иде.
Чи утынның, булар бөркеп,
Чарт-чорт килгән утыннарга
Безнең куллар тыйнак кына
Чи утыннар күптән янды, –
Чи утыннар чарт-чорт килә.
Юк, мич түгел, үзем янам,
Сабый чактан калган, ахры,
Равил Шаммас (Равил Сәхиулла улы Шаммасов) Стәрлебаш районы Хәлекәй авылында колхозчы гаиләсендә туган. Стәрлетамак педагогия институтын тәмамлаганнан соң, хезмәт юлын 1952нче елда Зилаер районының Сабыр авылында укытучы булып башлый, Стәрлебаш районының Яшерган авылында укытучы һәм мәктәп директоры була. Стәрлебаш районы гәзите редакциясендә, “Кызыл таң”да, “Һәнәк” журналында, Башкортстан китап нәшриятында, Республика тынычлык комитетында, Язучылар берлеге аппаратында хезмәт итә.
“Таң елмаюы” исемле тәүге китабы 1967нче елда басыла. Аннан соң бер-бер артлы “Утлар”, “Дөнья йөге”, “Чишмәле тау”, “Кояшлы тәрәзәләр”, “Кар сулары китә”, “Тамчылар җырлап тама”, “Җан яшәртер ямьнәрем”, “Гомер гөлләмәсе”, “Яраларны сөю дәвалар”, “Акыл таягы” һәм башка шигъри китаплары дөнья күрә.
“Каен суы” исемле җыентыгы Мәскәүдә урыс телендә, “Гомер учагымның кузлары” Уфада татар телендә нәшер ителгән. Узган елда аның ике томлыгы да нәшер ителгән иде.