Муса Җәлилнең әсирлектән ике дәфтәре кайта. 1946 елда элекке хәрби әсир Нигъмәт Терегулов беренче куен “Моабит дәфтәре”н Татарстан Язучылар берлегенә тапшыра. Андре Тиммерманс төрмәдән Җәлилнең икенче дәфтәрен алып чыгып, аны Брюссельдәге совет илчелегенә тапшыра. Өченче дәфтәрне Габбас Шәрипов исемле әсир алып кайта. Ул кулга алынгач, дәфтәрнең арытабангы язмышы билгеле түгел.
1946 елның гыйнварында татар милләтеннән булган Төркия ватандашы Казим Миршан Римдагы совет илчелегенә Муса Җәлилнең тагын бер дәфтәрен китереп тапшыра. Ул Мәскәүгә җибәрелә һәм югала.
Башкорт дәүләт университетының фәлсәфә һәм социология факультеты деканы, профессор Гафурҗан Салихов атасының әсирлектә Муса Җәлил белән очрашуы һәм алты шигырен күчереп алып кайтуы турында сөйләде:
– Әтием Гобәйдулла Салихов икенче Ватан сугышына кадәр хәрби курслар, сугыш башлангач, офицерлар мәктәбен тәмамлый. Взвод командиры була. 1942 елда Воронеж янындагы сугышта камауга калып, әсирлеккә төшә. Әсирлектәге кайбер вакыйгаларны ул дәфтәренә теркәп калдырган. Анда шулай диелгән:
“1942 елның октябрендә безне бер эшелонга төяп Житомир лагереннан Польшага озаттылар. Хәрби тоткыннар төялгән поездда Украинаны узып, Польшаның Седльце шәһәрендәге лагерьга алып килделәр. Бу лагерьда 10-12 мең кеше тотылды. Тоткыннарны немецлар белән бергә украин һәм белоруслар да саклады. Бу лагерьда мин якташым, шагыйрь Муса Җәлил белән таныштым һәм аның алты шигырен күчереп алдым. 1943 елның февралендә Муса Җәлилне кулга алдылар. Кулга алынуның беренче көнендә аларны лагерьга кергән урында җиңел кием белән көне буе бастырып тордылар. Көн бик суык иде. Алар өшемәс өчен сикергәләп, хәрәкәтләнеп тордылар. Карга егылганнарын сакчылар басарга мәҗбүр итте. Икенче көнне алар шинельдән иде. Ике кулларына да кирпеч тоттырып, аларны кулбаш биеклегенә күтәреп торырга мәҗбүр иттеләр. Өченче көнне алар күренмәде”.
Башкорт дәүләт университетының фәлсәфә һәм социология факультеты деканы, профессор Гафурҗан Салихов әтисенең табышлары чыннан да Муса Җәлил иҗаты дип исәпли һәм алар шагыйрь мирасын тулыландыруга бер ярдәм булса иде дип өметләнә. Ләкин Казан галимнәре ул шигырьләрнең Муса Җәлилнеке булуын кире какты.
Фото: yandex.ru/images/search?text