Барлык яңалыклар
Шәхес
13 февраль 2021, 16:16

Атнабай исемен мәңгеләштерүчене хуплыйк!

Китап чыкса да тиражы 1-2 меңнән артмый, ә "ВКонтакте"дагы Атнабай иҗатын сөючеләр битен 6 меңнән артык кеше даими укып бара.

Һәр елны Әнгам Атнабайның туган ягы – Тәтешле районында әдип исемендәге премия тапшырыла. Бу премияне алучылар арасында Әнгам Атнабайның сеңлесе – Зинира Атнабаева, шагыйрьнең туганы Мәгъдән Атнабаев, Салават Фәтхетдинов, Каһим Әүхәтов һәм башкалар бар. Бу әдәби бүләк Атнабайның туган көне – 23 февральдә тапшырыла.
Шәхсән үзем Әнгам Атнабай белән даими аралашып яшәдем. “Тулпар” журналы оешканда редакциябез нәкъ ул яшәгән йортның ихатасындагы элекке балалар бакчасы бинасында урнашкан иде. Атнабай көн дә диярлек редакциягә килеп йөрде, бик күңелле сөйләшүләр уздыра идек. Без ул бинадан күчеп киткәч тә ул безне онытмады, килеп йөрергә тырышты. Минем аның белән сөйләшеп утырган язмалар да калды. Бәлки аларны җәмәгатьчелек хөкеменә дә чыгарырга вакыт җитәр.
Кеше китә, җыры кала. Атнабай халыкчан шагыйрь, яхшы драматург, ихлас кеше иде. Шәхесләр нинди генә бөек булмасын, аларның исемнәрен мәңгеләштерү кирәк. Интернетның Вконтакте челтәрендәге Әнгам Атнабаев иҗатын сөючеләр бите бу җәһәттән иң зур эшләрнең берсе. Китап чыкса да 1-2 мең тираждан артмый, ә бу битне 6 меңнән артык кеше даими укып бара. Әлеге изге эш белән әдипнең якташы Юныс Миңнемөхәммәтов шөгыльләнә. Ул үзе дә шагыйрь, аның сүзләренә бик күп популяр җырлар язылган. Аның җырларын башкаручылар арасында Айдар Галимов, Филүс Каһиров, Гүзәл Уразова һәм башкалар бар. Юныс Миңнемөхәммәтов иҗат белән шөгыльләнмәгән очракта да Әнгам Атнабайның исемен мәңгеләштерүдәге эше өчен әдип исемендәге премиягә лаек. Иҗатын да кушсаң, икеләтә лаек. Мин быелгы Әнгам Атнабаев премиясе, һичшиксез, Юныс Миңнемөхәммәтовка бирелер дип ышанам.

Мөнир ВАФИН.

Фото: kakprosto.ru
Читайте нас: