Барлык яңалыклар
Шәхес
9 февраль 2021, 11:25

Журналист. Эзтабар. Мәгърифәтче

“Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, – ди татар халык мәкале. Бу дөньяда лаеклы яшәп, гаиләңне тәрбиядә тоту, балаларыңны кешечә үстерү өчен ир-атка җитмеш камытка җигелергә, җитмеш төрле һөнәргә өйрәнергә туры килә... Иң мөһиме, бу һөнәрләр күңел, җан таләбенә дә җавап бирсен... Ә инде җырларда җырланган “җитмеш чакрым җир”дән йөреп кайту чын егетләр өчен бөтенләй “нипачум”! Яныңда ышанычлы дустың белән шәп “тимер атың” гына булсын! Бу юлларны мин, беренче чиратта, үзендә берничә һөнәрне берләштерүче коллегам, шәп журналист һәм шәп кеше, гыйлемле эзтабар, төбәк тарихын өйрәнүче Фәнүр Мөгамбәр улы ГЫЙЛЬМАНОВ турында язам. Бүген ул үзенең 65 яшьлек күркәм юбилеен билгели. Аның белән җитмеш чакрымны гына түгел, мең җидейөзен дә берничә тапкыр урап кайтырга туры килде. Шуңа күрә бу соклану сүзләремдә бер тамчы ялган юк.

“Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, – ди татар халык мәкале. Бу дөньяда лаеклы яшәп, гаиләңне тәрбиядә тоту, балаларыңны кешечә үстерү өчен ир-атка җитмеш камытка җигелергә, җитмеш төрле һөнәргә өйрәнергә туры килә... Иң мөһиме, бу һөнәрләр күңел, җан таләбенә дә җавап бирсен... Ә инде җырларда җырланган “җитмеш чакрым җир”дән йөреп кайту чын егетләр өчен бөтенләй “нипачум”! Яныңда ышанычлы дустың белән шәп “тимер атың” гына булсын! Бу юлларны мин, беренче чиратта, үзендә берничә һөнәрне берләштерүче коллегам, шәп журналист һәм шәп кеше, гыйлемле эзтабар, төбәк тарихын өйрәнүче Фәнүр Мөгамбәр улы ГЫЙЛЬМАНОВ турында язам. Бүген ул үзенең 65 яшьлек күркәм юбилеен билгели. Аның белән җитмеш чакрымны гына түгел, мең җидейөзен дә берничә тапкыр урап кайтырга туры килде. Шуңа күрә бу соклану сүзләремдә бер тамчы ялган юк.
Минем бу кеше белән якыннан танышып, аралашып китүемә, мөгаен, дистә ел да юктыр. 2010 елларның беренче яртысында (хет үтерегез, төгәл вакытын хәтерләмим!) Уфада “Берлек” оешмасы тарафыннан оештырылган Башкортстандагы татар тарихын, мәдәниятен өйрәнүчеләрнең тәүге җыен-конференциясе узды. Мине шунда килгән эшләргә милли фольклор күзлегеннән бәя бирүче гыйльми эксперт итеп билгеләделәр. Конкурста катнашкан китаплар 1980 еллардагы милли күтәрелеш чорыннан башлап, кимендә 25 ел дәвамында республикада яшәүче татарларның милли тарихына, этнографиясенә, йола-гадәтләренә, тел үзенчәлекләренә багышланып чыгып килгән хезмәтләр иде. Иң мөһиме, аларның күпчелеге һөнәри тарихчы, гыйльми дәрәҗәләргә ия булган фән хезмәткәрләре тарафыннан түгел, ә гади җир кешеләре – укытучылар, язучылар, журналистлар, туган ягының үткәне белән кызыксынучы пенсионерлар тарафыннан язылган иде. Моңа кадәр андый эшләргә бәя бирү белән үземнең дә артык шөгыльләнгән булмады. Шуңа шактый катлаулы эшкә алынган итеп тойдым.
Ләкин, эшкә керешү белән, мондый шик-шөбһәләрнең урынсыз булуы аңлашылды. Йөзләп китап арасында бер дистәгә якын “лидер” шунда ук алга чыкты. Шунысы кызык: арадагы йөзәр мең сумга төшеп, чит илдә, затлы кәгазьдә, өч-дүрт данәдә генә чыгарылган “хезмәт”ләрне алар бер мизгелдә “егып салды”. Чөнки фән, чын әдәбият кебек үк, беренче чиратта, кесәдән түгел, ә акылдан һәм... халкың өчен янучы йөрәктән чыга... Шул очракта гына укучы күңеленә барып та җитә.
Шушы меңәр битле “затлы томнарны” “егып салучы” хезмәт авторларының берсе нәкъ бүгенге юбилярыбыз – Фәнүр абый Гыйльманов булып чыкты. Үзенең гадилеге, тирән белеме, эшенә бирелгәнлеге белән ул минем күңелне дә “егып салды”. Өстәвенә, икебезнең биографияләрдә дә уртаклыклар шактый булып чыкты. 1956 елның 9 февралендә Башкортстанның Благовар районы Яңа Абзан авылында дөньяга килгән өлкән дустым, үзем кебек үк, Башкорт дәүләт университетының филология факультеты татар-урыс бүлеген тәмамлаган. Бу вакыт аралыгында, миннән аермалы буларак, Совет Армиясе сафларында да хезмәт итеп кайтырга өлгергән. Ләкин икебез дә – һөнәри журналист, стажлар гына төрле. Фәнүр абый 1981 елдан туган районының “Хезмәт байрагы” гәзитендә һөнәри эшчәнлеген башлый: әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире була. 1986 елның 15 мартында республиканың “Кызыл таң” гәзите аны үз сафларына чакыра. Фәнүр Мөгамбәр улы матбаганың Благовар, Бүздәк, Әлшәй районнары, Октябрьский шәһәрендәге үз хәбәрчесе “йөген” әлегә кадәр тарта. Бу яклардагы татар басмаларының тиражлары башка күпләр өчен яхшы үрнәк булып тора. 1988 елда инде каләме чарланган хезмәткәр СССР Журналистлар берлегенә кабул ителә. 2006 елда Фәнүр Мөгамбәр улы Гыйльмановка “Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре” исеме бирелә.
Иң кызыгы шул: Фәнүр абый белән “җеннәребез уртаклыгы”ның сәбәпләрен мин күптән түгел, Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе кафедрасы каршында мәшһүр галим Риф ага Мөхәммәтҗанов җитәкчелегендә 1966 елда оештырылган фольклор фонды материалларынан “Башкортстан татарлары фольклоры” өчтомлыгын төзи башлагач кына аңладым. Баксаң, фондта тупланган әкият, бәет, җыр, легенда, риваятьләрнең шактые нәкъ Фәнүр Гыйльманов тарафыннан тупланган икән. Ягъни, туган як тарихын, аның мәдәниятен, халкының этнографиясен өйрәнүгә омтылыш аңа яшьтән, ана сөте белән салынган булган. Ә җимешләрен бу хезмәт инде өлгергәч, 2000 еллардан соң китергән. 2003тә аның – “Юллар Бүздәккә илтә”, 2004тә – “Туган ягым асылташлары”, 2006да – “Камаевның якты эзе”, 2011дә – “Дөнья бу” китаплары басылып чыга. Ә инде Башкортстан тарихына багышланган публицистик мәкаләләренең очына чыгарлык түгел. Шуларның барысы өчен дә ул 2011 елда республиканың журналистика өлкәсендәге иң зур бүләге – Шаһит Ходайбирдин исемендәге дәүләт премиясенә лаек була.
Фәнүр Мөгамбәр улының тагын бер үзенчәлеге – ул сәяси коньюнктурага бирелмичә, тәүчыганаклар – ревизия, архив, урындагы фольклор материаллары, шәҗәрәләр белән эш итәргә тырыша. Мәшһүр әдибебез һәм галимебез Галимҗан Ибраһимов сүзләре белән әйтсәк, “беренче кул тарихчы” ул. Башкаларның элегрәк дөнья күргән хезмәтләреннән бигрәк, яңа, үзе тапкан чыганакларга таянып фикер йөртә. Һәм бу ягы белән бик күпләрдән аерылып та тора... Аның хезмәтләре аркасында, республиканың горурлыгы булган әллә күпме шәхеснең исеме халыкка кире кайтарылды, авыл тарихлары күпсанлы яңа материаллар белән баеды.
Әле моңа өстәп, ул үзе дә авылдан аерылмады, туган ягында менә дигән итеп дөнья көтә, ихата тутырып мал үстерә, затлы автомобилен “иярләп” гәзит мәшәкатьләре белән һәр көн саен 200-300 чакрым араны урап та кайта. Кыскасы, барыбыз өчен дә үрнәк ул.
Юбилеең белән, Фәнүр абый! Киләчәктә дә туган җиребез, халкыбыз мәнфәгатьләрендә бергә-бергә эшләргә язсын!
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,
филология фәннәре кандидаты, доцент.
Фото: ua-vk.ru
Читайте нас: