Барлык яңалыклар
Шәхес
5 февраль 2021, 23:35

Вәсилә Фәттахова исемендәге мәдәният сарае булырмы?

Илгиз Абдракипов Вәсиләнең 45 еллыгына хәтер проекты әзерләмәкче.

26 гыйнварда популяр җырчы, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисткасы Вәсилә Фәттахованың йөрәге тибүдән туктаганга биш ел тулды. “Туган як”, “Ялгыз миләш”, “Әйтелмәгән мөхәббәтем”, “Яшә көлеп” һәм башка хитларны башкаручы Вәсиләгә нибары 37 яшь иде. Бүгенге көндә мәрхүмәнең ире Илгиз Абдракипов 10 яшьлек улы Кәрим һәм 5 яшьлек кызы Камиләне тәрбияли.
Илгиз Абдракипов сүзләренә караганда, кызы 800 граммлы булып җитлекми туган, могҗиза белән генә исән калган, туганнан соң бер ай реанимациядә яткан. Камилә бүген дә авырый, ул инвалид. Аның буыннарына операция таләп ителә.
Андый операцияне Курганда ясыйлар, тик әлегә пандемия белән бәйле рәвештә кичектерелгән.
Кәрим хоккей, футбол, йөзү белән шөгыльләнә, фильмнар карарга ярата икән. Күптән түгел “Титаник” фильмын бик яратып караган. Хәтта туган көненә шундый тортка заказ бирдергән.
Илгиз Абдракипов Вәсиләнең 45 еллыгына хәтер проекты әзерләмәкче. Ул шулай ук Уфадагы Яшьләр сараена Вәсилә Фәттахова исемен бирергә хыяллана. Ул моны Вәсиләнең 45 еллыгына, яки үлеменә 10 ел тулу уңаеннан тормышка ашырырга була дип исәпли.

Фото: Bashinform.ru
Читайте нас: