Барлык яңалыклар
Шәхес
26 гыйнвар 2021, 23:46

Радий Хәбиров демографиягә үз өлешен кертте

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның улы туды.

Бала иртәнге 03.55 сәгатьтә 56 сантиметрлы, 3030 грамм авырлыгында туган. Хәзер яшь әни һәм аның нәние үзен яхшы хис итә. Радий Хәбиров инде дүртенче тапкыр әти булды. Аның беренче никахтан ике кызы – Светлана һәм Маргарита бар иде. Каринэ Хәбирова белән Фәрит исемле ул үстерәләр иде. Аңа дүрт яшь. Яңа туган сабыйга инде нинди исем кушачаклары да билгеле булды, аңа борынгы төрки Тимер исеме бирергә җыеналар. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Вконтакте челтәрендә хәбәр итте.
“Минем әнием исән булса, бүген аңа 88 яшь тулган булыр иде. Нәкъ шушы көнне Каринэм миңа малай бүләк итте. Мин аның зур түрә булуын теләмим. Иң мөһиме – бәхетле булсын. Каринэ белән аңа Тимер исеме кушарга булдык. Республикадагы барлык балалар да миңа үз балаларым кебек”, – дип бүлешкән Башкортстан Башлыгы.

Фото: ufa.kp.ru/online/news/4164440/
Читайте нас: