Барлык яңалыклар
Шәхес
19 гыйнвар 2021, 14:00

Дүртөйледән кайгылы хәбәр

Журналыбызның дусты Ренат ага Нуретдинов вафат. "Тулпар" белән соңгы чорда гына аралаша башлавына карамастан, ул зыялылыгы, тыйнак-ипле холкы белән ихтирамыбызны яулап өлгергән иде. Былтыр журналның 4нче санында аның "Хәтмуллин" повесте басылды. Авторларыбыз арасында нефтьчеләр тормышын яктыртучылар юк диярлек. Ренат ага исә, үзе дә шул өлкәдә озак еллар профсоюз рәисе булып эшләгән кеше буларак, аларның авыр хезмәтен тирәннән белеп-аңлап иҗат итте, фидакарь нефтьчеләрнең якты образларын тудырды. Мәрхүмнең якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.Иннә лиЛләһи вә иннә иләйһи раҗигун − һәр кешенең гомере Аллаһыдан һәм Аллаһының Үзенә кайтачакбыз.

Ренат Гыйләҗетдин улы Нуретдинов тумышы белән Туймазы районының Бишенде авылыннан. Урта мәктәптән соң ике ел Туймазы пыяла заводында эшли. Уфа нефть институтын тәмамлагач, Ишембай нефть чыгару идарәсендә унөч ел инженер була. 1981 елда “Чакмагышнефть” идарәсендә механик, инженер-механик, баш инженер урынбасары, аннары егерме биш ел буе идарәнең профсоюз комитеты рәисе булып эшли. “Социалистик ярышта җиңүче” билгеләре, Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең бронза медале, йөзләгән мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. СССР нефть сәнәгате отличнигы, Русиянең Мактаулы нефтьчесе. Хаклы ялда да тик тормый: авылдашлары, хезмәттәшләре турында истәлекләр яза. Дистәдән артык үзнәшер китап авторы. Русия һәм Башкорстанның Журналистлар берлекләре әгъзасы. 2020 елда "Тулпар" журналының 4нче санында "Хәтмуллин" дигән документаль повесте дөнья күрде. Шулай ук "Кызыл таң" гәзите битләрендә дә байтак әсәрләре басылып чыкты. 2021 елның гыйнварында вафат.
Читайте нас: