Барлык яңалыклар
Шәхес
16 гыйнвар 2021, 08:07

Яшьлеге – алтмышта!

Бүген якташым, күренекле шагыйрь һәм журналист Мөнир ВАФИН яшьлегенең алтмышынчы язын каршылый. Түбәндә аның яшьлегенең беренче алтмыш елыннан күңелемә уелып калган хатирәләр...

И бу гомер дигәннәрең! Ярсу аттай чаба да үтә икән! Якташым, Бәләбәй районының Мәтәүбаш авылы егете, күренекле шагыйрь һәм журналист, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мөнир Мәхмүт улы Вафинга да 60 яшь тулып киткән. Башкортстанда иҗат итүче татар шагыйрьләре арасында аның кебек тәнкыйтьчеләр игътибарын үзенә җәлеп иткән каләм әһеле юктыр да, мөгаен. 1990 еллар башыннан аның иҗат эволюциясен тикшергән дистәләрчә күләмле мәкалә дөнья күрде, югары уку йортларында күпсанлы дипломнар якланды. Шәхсән үзем дә Башкорт дәүләт университеты филология факультетының татар-рус бүлегендә Мөнир Вафин иҗатында әлегә кадәр тикшерелмәгән фольклор традицияләре күчемлелеге һәм пародия жанры буенча берничә диплом яклаттым. Шуңа күрә, әлеге язмамда якташым һәм хезмәттәшемнең поэтик иҗат үзенчәлекләренә артык игътибар бүлеп тормыйча (анысы “Тулпар” журналында булыр), аны Кеше һәм Шәхес буларак ачу максатын куям. Чөнки иҗат шәхестән башлана...
Мөнир абзый белән мин 1992 елның февралендә, Башкорт дәүләт университетының 1 курсында укыганда таныштым. Көннәрдән бер көнне остазыбыз, профессор Суфиян ага Поварисов төркемебезне җыеп алды да, журналист тормышы белән таныштыру өчен, ул вакытта Уфаның Левченко урамында урнашкан “Өмет” гәзите редакциясенә алып китте. Гәзитнең яңа гына чыга башлаган чагы. 32 егет һәм кыз шаулап килеп кердек редакциягә. Ул бер кысык кына бинада утыра булып чыкты. Өстәвенә, янында Башкортстан китап нәшрияты да урнашкан. Ләкин эш бина кысыклыгындамыни?! Күңелең киң булсын! Безне “Өмет”нең җаваплы секретаре, якташым булса да, моңа кадәр таныш булмаган Мөнир Вафин каршы алды, редакция, журналист хезмәте белән таныштырды. Азактан берничә кеше калып, озак кына сөйләшеп утырдык. Безне озатканда, ул вакыт өчен бик “мудный” төрек свитеры кигән озын буйлы якташымның, гадәтенчә, ишек төбендә әле алга, әле артка аяктан-аякка тибрәлеп басып торуы әле дә күз алдымда. Гәрчә танышуыбызга 29 елга якын вакыт үтсә дә... Гадилеге, юморга бай күңеле, бөтенләй яңача фикерләве белән әсир иткән иде ул безне. Шушы көннән башлап “Өмет” без, иҗатка тартылган студентлар өчен, икенче йортыбызга әверелде. Дөресрәге, “Өмет” тә түгел, ә Мөнир абзыйның шундагы бүлмәсе (“абзыебызга” ул вакытта яңа 31 яшь тулган булган). Соңыннан гына аңладым, ул гәзит җаваплы секретаренең болай да кысык, кырыкмастан кырык эш өелгән вакытын бүлеп, безнең белән аралашкан, яшьләрдән иҗади алмаш әзерләгән икән. Турысын әйтим, андый журналистлар күп түгел иде. Берсе хәтта баш мөхәрриргә кереп:
– Анда Мөнир студентларны үзенә җыеп ята! Безгә җибәрми. Чарасын күрегез, – дип тә әләкләгән икән.
Шулай инде, студент – гаять сизгер зат. Кайда үзенә карата мөнәсәбәт җылы, шунда тартыла. Сөмсез, “бөек” затлардан ерак торырга тырыша идек без. Аның каравы, Мөнир абый Вафин, Әлмир абый Нәбиуллин, Римат абый Кашаповлар янында күңелләр ачыла, авызлар ерыла иде. Шулай итеп, тиз арада “Өмет” каршында БДУ студентлары “отряды” оешты, хәтта ки университетта гәзитнең корпункты да барлыкка килде. Башта – айга бер, аннары – айга ике тапкыр “Студент сәхифәсе” дип аталган ике битлек махсус сәхифә дә чыгара башладык. Кемнең башында нинди “этлек” бар, шул басыла иде анда. Цензура-фәлән юк иде – ә “безбашенный” яшьләргә шул гына кирәк тә! Әйткәндәй, әлеге сәхифәнең дә, “Ләззәт”, “Шундый-шундый хәлләр”, “Көфер почмагы” һәм башка бик күп рубрикаларның да идея авторы Мөнир абзый булды. Чын “идеяләр генераторы” иде ул! Аннары башында – гел “этлек”, сенсация эзләү, “мөгез чыгару”.
Бер генә мисал китерим: 1990 еллар башында кибетләрдә тәмәке бетте. Халык бакчаларында махорка үстерүгә күчте. 1993 елның ноябрендә курсташларым Илсур белән Гөлшатның туенда шаһит булып йөрергә туры килде. Егет ягына – Чакмагыш районының Яңа Каръяуды авылына кайтып төштек. Өйгә керү белән ни күрим: ишек яңагына “Өмет” гәзитеннән бик пөхтә итеп пунктир буенча кайчы белән кисеп алынган “Тәмәке төрү өчен кәгазь” эленеп тора! Һушым китте! Чип-чиста, бер язуы юк. Илсурның әтисе, Салихҗан абзый, шуннан үзенә кирәк кадәрен кисеп алып, “Өмет”ләргә рәхмәт укый-укый тәмәке төрә. Уфага килгәч, бу “Тәмәке төрү өчен кәгазь” чыгуының серен Мөнир абзыйдан сорадым. Баксаң, ниндидер бер ялкау журналист номерга дигән материалын өлгертмәгән икән. Җаваплы секретарь аптырап калмаган – “Тәмәке төрү өчен кәгазь” чыгарган. Менә шундый күнегелгән кануннарны җимерүче зат булды ул Мөнир абзый.
Алда әйтүемчә, ул елларда аның яныннан яшьләр өзелмәде. Мин, Илфак Фаризов, Дилбәр Булатова, Индира Муллаянова, Айдар Галин, Гөлия Насыйрова, тагын әллә кемнәр... Аларның күпмеседер бүген – республика гәзит-журналларында, күпмеседер район гәзитләрендә эшли; кемнәрдер матбугат хезмәтеннән бөтенләй читләшсә дә, алар күңелендә Мөнир абзый салып калдырган иҗади очкын дөрли.
1994 елда республикада татар телендәге “Тулпар” журналы оешкач, “Өмет”нең “мичәү атлары” Римат Кашапов, Фәнизә Гыймадиева, Кәүсәр Әминев, бертуган Мөнир һәм Габдулла Вафиннар шунда эшкә күчте. Алар артыннан без, яшьләр дә, “дислокациябезне” “Өмет”тән “Тулпар”га алыштырдык. Мөнир абзый яңа басмада җаваплы сәркәтип булды. Аңа яңадан үзенең иҗади фантазиясен эшкә җигеп, журналның төзелеш структурасын, рубрикаларын уйларга туры килде. Аның фикерләве яшьләрчә һәм иҗади булмаса, журналның тиражы бер ел эчендә 15 меңнән 35 меңгәчә күтәрелә дә алмас иде. Аннары, яшьләр журналына эшкә яшьләрне җыю редакция җитәкчелегенең төп максаты иде. Шулай итеп, 1995 елның сентябренә “Тулпар”ның иҗади коллективы оешып бетте. Башкорт дәүләт университетыннан анда Дилбәр Булатова, Индира Муллаянова һәм мин килеп кушылдык. Ул вакытта да коллективта иң яше мин идем, әле дә шулай кала. Гәрчә мыеклар агарса да...
Мөнир абзый исә 1995 ел уртасында журналның җаваплы сәркәтип вазыйфасын Марис Нәзировка калдырып, тынычрак урынга күчте – “Тулпар”ның шигърият һәм сәнгать бүлеген җитәкли башлады. Яныннан янә яшьләр өзелмәде. Бүгенге көндә Башкортстан татар шигъриятендә Нурлан Ганиев һәм Руслан Сөләйманов исемле яшь талантлар бар икән – белеп торыгыз, алар “Мөнир мәктәбе”н үткән кешеләр. Башкортстан Язучылар берлегендәге татар берләшмәсендәге шигърият секциясе җитәкчесе буларак та, Мөнир Вафин күпсанлы яшь сәләтләргә канат куйды һәм... тагын да күбрәк графоманнарны атланган алашаларыннан төртеп төшерде. Уйлавымча, рәхмәт әйтүчеләр дә, ләгънәт укучылар да күптер аңа...
Бу язмамда Мөнир абзыйның шигъриятенә кагылмыйм, дисәм дә, барып чыкмый икән. Аның шигырьләренең халыкчанлыгын, йөрәккә үтеп керү көчен күрсәтә торган бер мисал китермичә, уза алмыйм.
1997 ел... Минем улым туды. Яшәү тулай торакта. Аңлаганнар аңлар: кысык бүлмә, пеленкалар кибә, тынчу, һава җитми. Җилләтәбез дә җилләтәбез. Нәтиҗәсе озак көттермәде: ноябрь ахырында малайның үпкәсенә салкын тиде. Тизрәк терелер дип, бабайларга – Ярмәкәй районы Кулбай авылына кайтарып җибәрдем. Тик файдасы тимәгән – барыбер Ярмәкәй район хастаханәсенә барып кергәннәр. “Тулпар”га шылтыраталар (ул вакытта кесә телефоннары юк бит инде): “Документларны, страховка полисын алып кайт!”, – дип. Көндезге сәгать өчтәге “Уфа – Абдуллино” электричкасына утырып юлга чыктым. Кичке тугызда Приют станциясенә килеп төштем. Авылга кадәр янә 65 чакрым. Дерелдәп торган “ПАЗик”ка көч-хәл белән тыгылып, Ярмәкәйгә килеп төштем. Янә 26 чакрым кайтасы бар. Монда инде автобус-фәлән көтәсе юк, попуткага һәм үз аякларыңа гына ышанасы. Дөм караңгы. Үч иткәндәй, юл уңаена кайткан бер машина очрамый. Өстәвенә, буран да чыгып маташа. Атлыйм да атлыйм. Хәтергә үзеннән-үзе Мөнир абзыйның Такташка ияреп язылган “Дөнья матур” шигыре килеп төшә. Шуны кабатлый-кабатлый алга омтылам:
Иске кием мәңгелеккә, ахры,
Тәннәремә килеп уралган.
Ач тамакны онытырга теләп,
Сүгенә-сүгенә кайтам урамнан.
Акча барда трамвайда кайтам,
Акча юкта кайтам титаклап.
Кара “Волга”ларда җилдермәгән
Язмышымны кайтам җитәкләп.
Бетле, кандалалы тулай торак,
Өреп кала вахтер карчыклар.
Сугышларда яра алмаса да,
Йөрәкләрдә безнең ярчык бар.
Шундый язмыш бүләк иткән илем.
Бәхетлемен алып туганнан.
... Дөнья матур, шуның өчен дә бит
Сүгенә-сүгенә кайтам урамнан.
Әле уйлап утырам да, аптырап куям: ул вакыттагы бар булмышымны, хәер, ул гына микән, “җилле” 90нчы елларда зур тормышка аяк баскан тулы бер буынның уртак күңел халәтен чагылдырган бит бу шигырь! Әйе, бары тик йөрәктән чыккан гына башка йөрәкләрдә үзенә аваздаш хисләр уята ала. Мөнир абзыйның бу шигырен авыр чакларда мин һаман да яттан сөйлим. Гәрчә трамвайдан “кара “Волга”лардан” күпкә яхшырак машинага күчеп утырсам да, “бетле, кандалалы тулай торак”тан да күптән котылсам да... “Брат – 2” фильмының үзәк герое Данила Багровның мафиози-эшкуард Ричард Мэннистан үч алу өчен баскычтан җәяү 100нче этажга күтәрелгәндә сөйләгән “Я узнал, что у меня есть огромная страна...” шигыре кебек ул минем өчен.
Ходай шулай кушкан: Мөнир абзый белән без инде 26 елга якын “Тулпар”да бергә эшләп, көн дә диярлек аралашып торабыз. Ул – мине, мин аны белеп бетергән, дип әйтергә дә мөмкиндер. Мине аның холкында бер сыйфат таң калдыра: һаман яшьлек җегәрен, яшьләрчә фикерләвен җуймаган ул. Шуңа күрә аны 60 яшьлек юбилее белән котлап тормыйм, ә яшьлегенең 60нчы язы белән тәбрик итәм! Һәрчак яшьлегеңдә кал, Мөнир абзый!
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,
“Тулпар” журналының баш мөхәррир урынбасары.
Фотода: Мөнир ВАФИН (уртада) һәм Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ (сулда) Бәләбәй татар гимназиясе укучылары белән очрашуда. 2017 ел.
Фото: Илдус Фазлетдиновның архивыннан.
Читайте нас: