Барлык яңалыклар
Шәхес
9 гыйнвар 2021, 16:21

Авырлыкка чыдап була, шәплеккә чыдау авыр

9 гыйнвар – 91 яшьлек егет, Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримовның туган көне.

Миңа күп кенә зур шагыйрьләр белән аралашырга туры килде. Аларның кайбер сүзләре мәңгелеккә хәтергә кереп калган. Мәсәлән, Мостай Кәрим белән бер сөйләшүдә ул “Шагыйрь күпме генә язса да, ул бер китаптан артмый” дигән иде. Минем кебек пассив кешегә бу шигарь кебек. Наҗар Нәҗми сиңа гына әйтәм дип алда чыгарачак китабының исемен атаган иде. “Озакка сузылган кыска гомер” дип атамакчы иде ул. Бу исемдәге китабын чыгарырга өлгермәде. Илдар Юзиевның “Мин үземне шагыйрь дип санамыйм, чөнки ул бик зур сүз. Бәяне халык бирер” дигәне истә. Ә бит кемнәрдер берничә шигырь язса да үзләрен шагыйрь дип атый башлый. Һәм үзләреннән башка аның “шагыйрь” булуын белүче дә булмый. Илдар абый нәкъ минем сүзләрне әйтеп биргән иде. Сүз башы бит шүрәле дигәндәй, Марат Кәримовта да афоризм булып китәрдәй фикерләр, фәлсәфә еш очрый. “Юмор – иҗатымның идәне, лирика – түшәме”, “Хакыйкатьне халык рәсми гәзитләрдән түгел, ә сатира-юмордан эзли”, “Халыкның 90 процентыннан артыгы – мещан, тик 5-6 проценты гына сәяси актив, үзаңга ия диләр. Халык шул 5-6 процентка кәҗәгә тагылган сарык көтүе кебек ияреп йөри”... Марат абыйның мондый юлларын күпләп китерә алам. Иң мөһиме – ул һаман арабызда, фикерләре коелып кына тора, җор, егетләр кебек. Мин аны 91 яшьлек егет дип атар идем.
Марат абыйны чираттагы туган көне белән котлап шалтыраттым:
– Марат абый, хәлләр, кәефләр ничек?
– Хәлләр әйбәт. Әйбәтләнгәннән-әйбәтләнә бара. Ахыры нәрсә белән бетәр? Аптыраган.
– Аптырамаган арада шигырь языштырасызмы?
– Була, була, ләкин туктап булмый. Языла да языла, языла да языла, туктап булмый. Үзең ничек?
– Шәп шул, чыдап булмый.
– Авырлыкка чыдап була, шәплеккә чыдау авыр шул.
– Сәйфи Кудаш 99га җиткән иде. Аны узыйк. Аптырасыннар. Шигырь языла да, языла дигән кебек, яшәлә дә яшәлә дияргә язсын.
– Белмим инде. Склероз башланып, үземнең күпме яшәгәнемне онытсам гына инде... Кем белә?..

Түбәндә Элверт Хаматшинның Марат Кәримовның 90 яшенә язган шигырен 91гә әйләндереп тәкъдим итәм. 91енә кемдер язса, 92сендә бирербез. Ел да шулай итәргә әзер. Яшәсен генә.

* * *
Шагыйрьгә бит байлык бер дә
Акмый ул, тама гына.
Тамганы да җитеп тора,
Белсен тик чама гына.

Шагыйрь Марат күптән яши,
Яшьләрен сана гына!
Бер җыерчык кунмый аның
Кырынган яңагына.

Вакытка да ул бирешми,
Гәүдәгә таза гына.
Туксан бергә җиттем дими,
Яза да, яза гына.

Акыл җыйган аксакал ул,
Дан-шөһрәт аңа гына!
“Кызыл ыштан”* кигән малай
Булса да яңа гына.

Туксан бердә япь-яшь егет,
Ә еллар ага гына.
Ул һаман да пыскый белми,
Дөрли ул, яна гына.

Дөрлә, әйдә, йөз яшең дә
Көтә бит сине алда.
Син яшьләрдән бәхетлерәк –
Син күптән хаклы ялда.

Язып торсаң, пенсияңнең
Акчасы җитәр әле.
Йөз яшеңдә очрашырбыз,
Таҗлы чир китәр әле...

“Кызыл ыштан”* – сүз Марат Кәримовның “Ыштансыз” дип аталган шигыре хакында бара.
Читайте нас: