Барлык яңалыклар
Шәхес
9 гыйнвар 2021, 01:44

8 гыйнвар – шагыйрь Фәрит Габдрәхимнең туган көне

Татар телендә язу гына милли әдәбият була алмый. Әсәр татар рухы, гаме белән сугарылырга тиеш.

– Фәрит абый, 88 яшьлек түгәрәк юбилеегызны нинди кәефләр белән каршыладыгыз?
– Мин, Аллаһка шөкер, әле яшь барса да үземне сафта, каләм тибрәтергә көч бар дип, башкалар кебек җавап биреп котыла алыр идем дә, тик дөресен әйткәндә, омтылышлар, кызыксынулар кими икән. Чөнки көч-куәт элеккечә түгел.
– Кәйлә тотып таш ватасы, көрәк тотып җир казыйсы юк бит. Каләм тотарга көч кирәкми, аны тешкә кабып язучылар да булган. Сәйфи Кудаш 99да да иҗат итте. Ә сезгә нибары 88 генә.
– Тауга карап тау булып булмый. Физик эшкә көч кирәк булган кебек, иҗатка да акыл көче кирәк. Зиһен көче физик көч кенә түгел. Без – “мужик” балалары. Мин беренче буын зыялысы гына. Шуңа да кыен.
– Сезнең Башкортстан Язучылар берлегендә татар секциясе оештыру эшенең башында торуыгызны беләм. Студент елларында Язучылар берлегенең Актерлар йортында узган бер корылтаенда булган идем. Ул чакта Берлек җитәкчесе драматург Әсгать Мирзаһитов иде. Шунда татар секциясе мәсьәләсе дә күтәрелде.
– Мин Башкортстан Язучылар берлегендә татар секциясе оештыру кирәклеге турында мөрәҗәгать язып, кайбер татар телле язучылардан кул куйдырып, берлек идарәсенә тапшырган идем. Идарә моны Язучылар берлеген таркату дип тапкан. Мине тиргәделәр, берлектән чыгарабыз дип куркыттылар. Ә син әйткән Актерлар йортындагы корылтайга килгәндә, ул бу хәлләрдән соңрак булды. Анда шагыйрь Муса Сираҗи: “Кайбер кешеләр Союзны бүлгәләргә йөри”, – дип чыгыш ясады. Соңыннан ул үзе үк секция кирәклеген күтәреп чыкты.
Шуннан соң Башкортстан Язучылар берлегеннән чыгарга теләвем турында гариза яздым һәм минем үтенечемне канәгатьләндерделәр.
– Тәнкыйтьчеләр Суфиян Сафуанов һәм Рәиф Әмировны ул елларда Язучылар берлегеннән чыгарган иделәр.
– Әйе, аларны “актив эшләмиләр” дигән сәбәп белән, чынбарлыкта исә Башкортстан Татар телле язучылар берлеге оештырган өчен берлектән чыгардылар. Алар мәхкәмәләшеп әгъзалыкларын кире кайтардылар. Калган вакыйгаларны син үзең дә шәп беләсең, чөнки эчендә кайнадың.
– Бүген Башкортстан Язучылар берлегендә 50дән артык татар телле язучы һәм шагыйрь әгъза булып тора, 20дән артык кешенең гаризалары кабул ителгән. Сез исә бер оешмада да тормыйсыз.
– Мин иҗат кешесе өчен Язучылар берлеге бөтенләй кирәкми дип исәплим. Заманында “Кызыл таң” гәзитендә “Кирәкми бит ул Союз, кирәкми!” дигән мәкалә бастырган идем. Анда мисалга драматург Нәҗип Асанбаевны да китердем. Чөнки ул шушы ук гәзиттә обкомның икенче сәркәтибе Таһир Ахунҗанов кушуы буенча “Кызыл паша” пьесасын язуын, аны тәмамлагач, барып укытуын язган иде. Язучы хөкүмәт заказы белән эш итәргә тиеш түгел, ә йөрәге кушканны үтәргә тиеш. Минем Язучылар берлеге кирәкмәве турындагы ул мәкаләдән соң Нәҗип Асанбаев “Кызыл таң”да миңа каршы минекеннән дә зуррак мәкалә бастырып чыгарды.
Фәрман белән халык язучысы ясап булмый. Тукай һәм Такташка ул исемне халык биргән. Калганнарга – президентлар. Әгъзалыкка да үз мөнәсәбәтем бар. Язучылар берлегендә тору гына язучы булуны аңлатмый әле.
– Бер дүртьюллык шигырегез искә төште:
Телем өчен телем-телем телеп,
Бәгыремне утка яктылар.
Тел сатканнар акча чутларга дип,
Йөгерешеп килде яктыга.
Соравым милли әдәбият хакында.
– Татар телендә язу гына милли әдәбият була алмый. Әсәр татар рухы, гаме белән сугарылырга тиеш. Татар телендә язылган әсәрне тәрҗемә иткәннән соң анда Гали һәм Вәли исемнәре калу гына ул татар әсәре дигән сүз түгел әле. Чын татар нинди генә телгә тәрҗемә итсәң дә, татар рухы ярылып ятарга, татар язмышы чагылдырылырга тиеш.

Фото Мунира Вафина.
Читайте нас: