Барлык яңалыклар
Шәхес
22 декабрь 2020, 13:55

«Тулпар»ның авторы дәвалау көченә ия әкият язды!

«Тулпар» журналының күптәнге дусты, даими авторы, Башкортстан Республикасының атказанган табибы Радик Зөфәр улы НУРЛЫГАЯНОВ быелгы Халыкара остеопорозга каршы көрәш көнендә үткәрелгән чараларның үзәгендә торды. Биредә аның үткер каләмле журналист һәм пьесалары зур сәхнәдә уйналган драматург булуы да зур ярдәм күрсәтте. Быел ул «Ике сеңел һәм Остеопороз исемле сәер җәнлек турында әкият» аудио-әсәрен иҗат итте. Укытучылар, мәктәп табиблары һәм шәфкать туташлары мөстәкыйль рәвештә дәресләр үткәрә алсын өчен «Остеопорозны профилактикалау буенча сәламәтлек мәктәбе» дигән кулланма һәм презентация әзерләде. Тулырак – сайтта!

Инде 10 ел Русиядә остеопороз белән авыручы пациентларның «Остеорус» иҗтимагый оешмасы Халыкара остеопорозга каршы көрәш көнен уздыра. Ул 20 декабрьгә туры килә.
Быел әлеге датага багышланган барлык чаралар да виртуаль режимда үткәрелде. Онлайн-формат халыкны агарту эшләренә комачауламады. Остеопорозны булдырмау өчен кече яшьтән үк сәламәт яшәү рәвеше алып бару, физик активлык һәм сөякләр өчен файдалы D витаминына бай ризыклар ашау кирәк. Чаралар Русиянең остеопороз буенча ассоциациясенең төбәкләрдәге белгечләре ярдәме белән үткәрелә.
Әлеге оешма әгъзалары остеопороз авыруының сәбәпләрен, аны булдырмау чараларын аңлату өчен күп төрле яңа алымнар уйлап таба. Мәсәлән, балалар рәсеме конкурсы, белгеч киңәшләре һәм иҗади конкурста җиңүчеләрнең рәсемнәре белән иллюстрацияләнгән календарьлар, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, балалар йортларында лекцияләр һ.б. «Остеопорус» – балалар арасында аңлату эшләре алып бару буенча дөньяда лидер.
Ел саен «Остеорус»ның аудиториясе киңәя: табиблар төрле лекцияләр һәм презентацияләр төрле мәйданчыкларга – социаль учреждениеләргә, хастаханәләргә, югары уку йорты студентларына, дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренә һәм коммерция оешмаларына киләләр, төрле дәрәҗәдә үткәрелгән чараларда катнашалар. Бу эш илнең төрле шәһәрләрендә остеопороз үзәкләре һәм волонтерлар белән берлектә башкарыла.
«Тулпар» журналының күптәнге дусты, даими авторы, югары категорияле табиб-травматолог-ортопед, Остеопорозны профилактикалау, диагностикалау һәм дәвалау оешмасының Уфа шәһәр үзәге җитәкчесе, медицина фәннәре кандидаты, Русиянең остеопороз буенча ассоциациясе Президиумы әгъзасы, Башкортстан Республикасының атказанган табибы Радик Нурлыгаянов быелгы Халыкара остеопорозга каршы көрәш көнендә үткәрелгән чараларның үзәгендә торды. Биредә аның үткер каләмле журналист һәм пьесалары зур сәхнәдә уйналган драматург булуы да зур ярдәм күрсәтте. Табиб инде күп еллар дәвамында остеопорозга каршы Халыкара көрәш көнен үткәрүдә актив катнаша, балалар белән системалы эш алып бара. Быел ул «Ике сеңел һәм Остеопороз исемле сәер җәнлек турында әкият» аудио-әсәрен иҗат иткән. Укытучылар, мәктәп табиблары һәм шәфкать туташлары мөстәкыйль рәвештә сәламәтлек дәресләре үткәрә алсыннар өчен «Остеопорозны профилактикалау буенча сәламәтлек мәктәбе» дигән кулланма һәм презентация әзерләнгән.
Әкиятнең сюжеты «Остеорус» активистларына ошады һәм алар аны оешма сайтына урнаштырып, якташыбызның эш тәҗрибәсен бөтен дөньяга таратырга тәкъдим иттеләр. Балалар әкият рәвешендә бирелгән файдалы мәгълүматны бик җиңел исләрендә калдыра булып чыкты. Радик Нурлыгаянов язган әкият кешеләрдә кечкенәдән үк сәламәт тормыш рәвеше һәм файдалы гадәтләр барлыкка килүе өчен хезмәт итә.
Фото: www.facebook.com
Читайте нас: