Уфа белән Хәсән Туфан 1914 елда таныша. Моның үз тарихы бар. 1913 елда, Русиядә Столыпин реформалары башланып, җир алу мәсьәләсе кузгатылгач, ул, абыйларына ияреп, туган авылы Иске Кармәттән (бүген Татарстанның Аксубай районына карый) Себергә – Тубыл өязе Ахман авылына яңа җирләр үзләштерергә юнәлә. Җир эшкәртү, биредә тернәкләнү зур акча сораганлыктан, абыйлары белән бакыр руднигында эшли. Ләкин 1914 елда Беренче бөтендөнья сугышы башлануы аның Ахманда төпләнү турындагы хыялларын челпәрәмә китерә.
Булачак шагыйрь, абыйларының фатихасы белән, шушы елны Уфага килеп, атаклы “Галия” мәдрәсәсенә укырга керә. Монда ул иҗади мохиткә чума. Классик язучы Галимҗан Ибраһимовтан әдәбият буенча лекцияләр тыңлый, бөек шагыйрь Шәехзадә Бабич җитәкләгән әдәби түгәрәккә йөри, күренекле каләм әһелләре Мәҗит Гафури, Сәгыйть Рәмиев, Сәгыйть Сүнчәләй белән аралаша. Ләкин матди авырлыклар 1916 елда аны укуын ташларга мәҗбүр итә, ул Лысьва шәһәрендәге (хәзерге Пермь крае) заводка эшкә керә.
1916 елда “Галия” мәдрәсәсе үзенең 10 еллыгын бәйрәм итә. Эшеннән сорап, Туфан да тантанага килә һәм беренче шигырен “Парлак” дип исемләнгән кулъязма журналда бастырып чыгара. 1917 елгы Февраль революциясеннән соң ул янә “Галия” мәдрәсәсенә укырга кайта. Бер үк вакытта, 1917 ел азагыннан ул Уфадагы Милли мәҗлес стенографисты вазыйфасын да башкара. Бу оешма 1918 ел башында большевиклар тарафыннан куып таратылгач, аның җитәкчеләре Петропавел каласына качалар, ә оешманың документлары Хәсән кулында кала. Ул аларны машинкада бастырып, Петропавел шәһәренә барып, Галимҗан Акчурин дигән кешегә тапшырырга тиеш була. Шулай итеп, 1918 елның җәй башында Туфан “казакъ балаларын укыту” сылтавы белән Себергә юнәлә. Һәм... төгәл кырык елга диярлек яшьлек каласы – яраткан Уфасыннан аерыла...
Ни аяныч, бөек Туфанга 17 елга якын гомерен татар мохитеннән читтә, төрмәләрдә, ерак Себердәге Сталин концлагерьларында, сөргендә үткәрергә туры килә. Берәү булса, сыныр-сыгылыр, һичьюгы күңеле катыр иде. Ә Хәсән Туфан шундый авыр сынауларны да җиңеп чыгып, кешелеклеген, шагыйрьлеген югалтмый. Һәм менә, ниһаять, 1956нчы елның июнендә Казанга сөргеннән Туфан кайтып төшә. Тимер юлы вокзалында аны каршы алучы азсанлы әдипләр арасында Башкортстанның бердәнбер вәкиле – Мостай Кәрим дә була. Башкорт әдәбияты классигы бу шатлыклы мизгелләрне түбәндәгечә хәтерли.
“...Вагоннан нәкъ үзебез көткән Хәсән Туфан сикереп төште. Әмма ул һәркемгә колач җәергә ашыкмады, сабырлык күрсәтте. Бәлки, ятсыну да, тартыну да, ниндидер кимсенү дә булгандыр. Яу җиңеп кайтмаган бит. Ачылган кочакка ихлас омтылды.
Вокзал мәйданына чыктык. Яңгыр тагы сибәли башлады. Баксаң, көтеп алган кешебезне өенә илтергә машина юк икән. Нигә алдан уйланмагандыр инде. Ул чакта машинага кытлык әлләни түгел иде инде... Сәбәбе бүтәндә булыр. Үкенеп кенә түгел, әрнеп әйтәм монысын: янәсе, Туфанны каршылау рәсми вакыйгага әйләнергә тиеш түгел. Җәяүледән җавап аз.
Яшь чагында Баян Гыйззәт бик чос, җитез була торган иде. Якындагы яшел “Москвич”ның ишеген җәһәт кенә ачты да шоферга кычкырды
– Нинди Туфан? Кайтса ни...
Мондый аңгыралыкка исе киткән Баян ишеккә башын бөтенләй тыкты. Кызу аңлашу китте. Тиз арада яшел “Москвич” тырылдый да башлады. Туфан, Минский, тагын кемдер икәү машинага утырып китте, калганнарыбыз үз җаебыз белән Туфанның өенә юнәлдек. Анда безне пилмән белән көтәләр иде.
Бу мәҗлестә сөйләнгән сүзләрне мин язып та, телдән дә хәтергә төшергәләдем. Әмма Хәсән Туфанның ничәмә еллар аерылышудан соң үз өендә әйткән иң мөкатдәс сүзләрен кат-кат искә алам. Без аның “тегендәге” хәл-әхвәлләрен сорашып, аңа кызгану, юату тойгылары белдерә башлагач, ул кырт кисте:
– Монысын куегыз әле, егетләр. Әйдәгез, үзебезнең әнкәбез Әдәбият, һәрберебезнең сөйгән яре Поэзия турында сөйләшик. Тансыклар канганчы сөйләшик.
Авыр сәгатьләрдә, кыен елларда күңел төшенкелегеннән, өметсезлектән менә нәрсә коткарып калган икән аны – әнкәбез Әдәбият, сөйгән яребез Поэзия...”
Күрәсең, бу очрашу Туфан күңелендә дә суынмас эз калдыргандыр. Чөнки, еллар үтеп, яшь башкорт шагыйре инде данлыклы Мостайга әверелгәч, Хәсән Туфан үзен сөргеннән каршылау мизгелләрен күз алдыннан кабат-кабат үткәреп, истәлек караламаларында болай дип яза:
“Синең дөньяда бармы-юкмы икәнеңне белмәгән хәлдә, вагоннарга, каршылаучыларга карыйм. Әнә анда... кем ул? – “Бер яшь шагыйрь. Ул – Уфадан.” Аннары без өйдә. Өлкән шкаф... Уналты ел үткән... һаман пичәтле. Шушы өйдән – шушы очрашудан кереп киттек бүтән гомергә без! Киләчәктәгесенә, менә хәзергесенә... <...>
............................................................
Тукайчылык белән Мостайлыкның
Интегралы булган осталык.
Мин Такташны күрдем һәм инандым,
Күргән кебек шигъри Алламны.
Синең белән дә мин, көтмәгәндә,
Ахыргача мәңгелеккә гүя ялгандым.
Истәлек ул бу көн синең, Мостай,
Аһәңең үк синең классик, бүтәнчә,
Асылда бит бу чор – Бабичларны
Инкарь иткән кырыс власть бит.”
Аңлашылуынча, шагыйрь күңелләре уртак дулкыннарда тибрәлеп, бер-берсенә аваздашлык, аһәңдәшлек тапкан була инде. Тимер юл вокзалындагы танышу, еллар сынавын үтеп, граниттан да ныграк дуслыкка әверелә. Туфан белән Мостай бер-берсе белән даими очрашып тора, хатлар алыша, телефоннан сөйләшә. Болар барысы да Хәсән ага Туфанның 2010нчы елда дөнья күргән биштомлыгында тәү тапкыр басылган көндәлекләрендә һәм хатларында ачык чагыла. Мәсәлән, “Көндәлек”ләрдән күренүенчә, 1963нче елның 10-16нчы гыйнвар көннәрендә Туфан Уфада була. Башкортстан Язучылар берлегенең чираттагы съездында катнаша; Башкорт дәүләт университетында студентлар каршында чыгыш ясый; каләмдәш-дуслары Кадыйр Даян, Баязит Бикбай, Сәйфи Кудаш, Гыйлемдар Рамазанов, Ибраһим Абдуллин, Рәми Гарипов, Муса Гали, Наҗар Нәҗми, Фәрит Исәнголов, Әхтәм Мансур, Рафаэль Сафин, күренекле сәхнә осталары Арыслан Мөбәрәков, Фәридә Кудашева һ.б.ларда кунак була. Кая гына бармасын, өлкән әдипне Мостай Кәрим озатып йөри. Ул аны тәүге көнне Уфа вокзалында каршылап, соңгы көнне шуннан ук Казанга озата. Шул ук елның 7-11нче февраль көннәрендә инде Башкортстан делегациясе составында Мостай Кәрим Казанга,Татарстан Язучылар берлеге съездына килә һәм, кунакханәгә урнашып тормыйча, Хәсән Туфанның йортында яши.
Күрәсең, ике әдипнең дуслык мөнәсәбәтләре бик тыгыз булгандыр, чөнки Туфан көндәлекләре шактый киселеп, күп кенә шәхси әйберләр басмага кермәгән. Мәсәлән, 7нче февраль көне түбәндәге бер җөмлә белән генә чикләнә:
7/II “... Язган хатны яктым, Хәсән абый: андый нәҗесне Казанга китерәсем килмәде”, – ди Мостай.”
Нинди хат бу? Туфан өстеннән югары даирәләргә (бу очракта: Башкортстан язучыларына) язылган шикаять-доносмы, әллә, киресенчә, Мостайның шундыйларга җавабымы? Мостай Кәримнең үзен тиргәп-сүгеп, Казаннан җибәрелгән хат булуы да бик ихтимал. Кыскасы, фаразларга гына кала. Тик шунысы төгәл мәгълүм: Фатих Мөсәгыйть кебек “тәнкыйтьче”ләрнең Хәсән Туфанны матбугат аша кыйнавы 1970 еллар ахырына кадәр дәвам итә. Яндырылган хат шуның шаукымы булырга да мөмкин.
Туфанның Мостайга язган хатлары каләмдәшенең шәхесенә тирән ихтирам, иҗатына саф сөю белән сугарылган. Шул ук вакытта үз шигъриятенә карата тыйнак мөнәсәбәт (хәтта артык тыйнак!) күзгә бәреп тора. Мәсәлән, 1960 елның 1нче сентябрендә язылганында Хәсән Туфан болай ди:
“Мин үзем өчен түгел, синең өчен шат: мин, әйтик кайбер шигырьдә генә шагыйрь. Ә син шигырьдә генә түгел, мәкаләдә дә, мөгамаләдә дә; Казанда да, Кавказда да, Мәскәүдә дә; мәҗлестә дә – һәрнәрсәдә, һәркайда да тоташтан шагыйрь. Сагындыра да ала торган, үткән генә түгел, синдә, иҗат, җанлы киләчәккә омтылыш булып тоелган сыйфат бар: киләчәкнең чиген тоя алу, ачык тоя алу көчле. Аның һәр сәгатеннән, һәр төне-көненнән матур яңалык табып булачагына ышанасың, билгеле. Синең шигырь, һәр яңа шигырь никадәр бәхет бирә: мин читатель бит. Һәм шактый азгын – һаман яхшыны гына эзләгән укучы.”
Бу сүзләргә бернинди өстәмә дә, аңлатма да кирәкми, минемчә. Барысы болай да аңлашыла. Шуны гына әйтик: Туфанның Мостай Кәримгә карата хәерхаһлы мөнәсәбәте аның Уфадагы каләмдәш-дусларына язган хатларында да ачык чагыла. Мәсәлән, 1978нче елда Наҗар Нәҗмигә 60 яшь тулу уңаеннан җибәрелгән котлау телеграммасы түбәндәге кереш сүз белән башлана: “Башкортстан һәм Татарстан әдәбиятында балкып яшәгән энеләрем һәм сеңелләрем бар. Алар – Бәшир (Гомәр Бәширов. – И.Ф.), Сибгат (Сибгат Хәким. – И.Ф.), Мостай һәм син, Наҗар.” Хәсән Туфанның иң якын дуслары исемлегенә керү – үзе үк тиңсез дәрәҗә инде ул, чөнки 1930нчы елларда бу мәсьәләдә авызы пешеп, күпләрнең хыянәтен кичергән шагыйрь дуслар сайлауга ифрат җитди карый, һәркемгә ышанып бармый.
Яшьлек дусты, “Галия” мәдрәсәсе буенча сабакташы Сәйфи Кудашка 1963 елның 22 апрелендә язган хатында Туфанның Мостай энесен зур акыл иясе, дипломатия осталыгына ия шәхес итеп санавы ачык күренә. Монда сүз Башкортстан китап нәшриятында татар телендә җыентыклар чыгара башлау турында бара. Хәсән ага Башкортстанның халык шагыйре Сәйфи Кудашка бу эшне Мостай Кәрим белән киңәшләшеп, берлектә башкарып чыгарга тәкъдим итә. “Бу мөһим мәсьәлә эшкә ашмаган изге ният кенә булып калмасын, кабул булмаган теләк кенә булып калмасын иде”, – ди. Һәм, чынлап та, нәшриятта татар телендә китап бастыру эше җайга салына, 60нчы еллар уртасында берничә җыентык дөнья күреп тә өлгерә. Әлбәттә, бу озакка бармый – республикада татар телендә китаплар 1990нчы елларда гына системалы рәвештә нәшер ителә башлый. Әмма Хәсән Туфанның шуңа омтылышы, Мостай Кәримне бу мәсьәләдә үзенә теләктәш итеп санавы – үзе үк зур мәртәбә, минемчә. Туфанның 1960 елда Башкортстан китап нәшриятында башкортча дөнья күргән “Күңел дәфтәреннән шигырьләр” җыентыгына кереш сүзне Мостай Кәрим язуы да шул өзелмәс дуслык хакында сөйли.
Хәсән Туфан Башкортстан әдипләре белән даими очрашып-күрешеп тора. Алар иҗади сәфәрләргә дә бергә йөрешәләр. Мәсәлән, 1962 елда Казахстанда узган Татар әдәбияты һәм сәнгате атналыгында Туфан белән Мостай бергә йөреп кайталар. Кайту юлында, поездда Хәсән Туфан Мостай Кәримгә багышланган “Чарчадык шактый кунакта” исемле шигырен яза. 1972 елда Хәсән ага каләмдәшләре Сибгат Хәким, Наҗар Нәҗми, Гыйлемдар Рамазановлар белән берлектә Урал таулары, Бөрҗән яклары буенча сәяхәт кыла. Сәфәрне оештыруда Мостай Кәримнең дә өлеше зур булуы хакында сөйләп тормасак та буладыр инде...
Ләкин Мостай Кәрим белән Хәсән Туфан очрашуларының иң истәлеклесе 1967нче елның көзенә табан була. Монда башкорт шагыйре татар каләмдәшен үзенең туган ягы – Чишмә районы Келәш авылына алып кайта. Мостай аганың тормыш иптәше Рауза ханым белән Наҗар Нәҗми дә аларны озатып йөри. Шагыйрьләр якындагы Кызлар тавына күтәрелә, Әүлия чишмәсенә барып, аның тешләрне камаштырырлык салкын суыннан авыз итә, шунда күмелгән дәрвиш каберенә баш ия. Хәсән Туфанның “Дәрвиш” кушаматы йөртүен исендә тотып, Мостай ага аңа: “Дәрвиш белән дәрвиш күреште”, – ди. Туфан, шаяруны кабул итеп, елмаеп куя.
“Шәйләми дә калдык, – дип дәвам итә Мостай Кәрим үзенең истәлекләрендә, – Бүләк арасы басуыннан бер төркем хатын-кыз чишмә янына төште. Алар башта зык кубып Раузаны сырып алды. Бу хатыннарның байтагы сугыш елларында Рауза апаларыннан дәрес өйрәнгән, бергәләп җәфалар кичергән. Тынычлана төшкәч, ят кунак белән тыйнак кына күрештеләр, шуннан Наҗар белән миңа чират җитте.
– Сынабрак карагыз әле монавы агаегызга. Таныйсызмы? Йә? – диде Наҗар.
Авылда үткерләрдән, откырлардан саналган Гөлгайшә исемле кырыклар өстендәге хатын сөрәнләп үк җибәрде:
– Әстәгафирулла! Танымаска тагы! Таныйбыз! Тома надан түгелбез дә! Үзебезнең Һади Такташ абыебыз ич бу! Рәхим ит! Хуш киләсез!– Хәсән Туфан агайга охшатсам инде... – диде бер яшь килен.
– Дөрес охшатасың, – дип раслады Рауза, үзенең элекке укучысы Гөлгайшәнең хатасын төзәтүгә куанып.
Гөлгайшә дә тиз үк артка чигенмәде:
– Булсын! Булсын! Кайсы булса да әйбәт! Икесен дә яратып укыйбыз.”
Менә шулай, келәшлеләрне зык кубарып, шигърияткә, үзенә җаннарын әсир итеп, Туфан Казанга, Аккош күленә кайтып китә. Кайтыр алдындагы төндә, Келәш җирендә ул Мостай Кәримгә багышланган “Җил дә уйчан, каеннар да тынган” дип башланган данлыклы шигырен яза...
Мостай ага билгеләвенчә, ике шагыйрьне “аралар да, вакытлар да аерып тормый”. “Уфада да, Казанда да бер-беребезнең ишеген кагып та, какмый да кергәләп тордык, – ди әдип. – Хәсән Туфанга багышланган өемдәге беренче мәҗлестә кунак хөрмәтенә әйткән сүземне болай бетердем:
– Хәсән ага! Безнең өебезнең ишеге эчкә ачыла. Кулың буш булмаган чакларыңда аягың белән тибеп ач та рәхим ит! Һәрвакыт!
Хәсән ага сагаеп тыңлады. Бу мине шаяртмыймы дип, шым гына торып, тышкы ишекне ачып карады.
– Шулай икән дә ич!.. – дип куанды сабый табигатьле шагыйрь. – Минеке кайсы якка ачыла икән?
Без көлешергә керештек. Димәк, һәр квартираның тышкы ишеге эчкә ачылуга ул моңача игътибар итмәгән.”
Әйе, шагыйрьләрнең фатир ишекләре дә, күңел ишекләре дә бер-берсе өчен ябылып тормый. Юл төшсә дә, төшмәсә дә, алар бер-берсе янына ашыга. 1968нче елның бөркү июль көннәрендә Мостай Кәрим Горький шәһәреннән (хәзерге Түбән Новгород. – И.Ф.) машина куып кайтышлый, тезгенне (ягъни рульне) Аккош күленә тартып, Туфан йортының тупса төбенә килеп туктый. Кичкә кадәр икәүләп сөйләшеп утыргач, эңгер-меңгер төшкәч, алар татар әдипләре Гомәр Бәширов, Сибгат Хәким, Абдулла Әхмәт, Риза Ишморат, тагын берничә язучы белән учак ягып, якындагы урманга бәрәңге тәгәрәтергә чыгалар. Иртәгәсен иртән-иртүк Хәсән Туфан Мостай Кәримнең “лоцманы” булып, аңа “Волга”сы белән кайтыр юлга чыгарга ярдәм итә.
“Ул мине нәкъ Уфа юлына чыгарып бастырды. Хушлашыр өчен без машинадан чыктык.
– Хәзер инде юлны белдем. Кире килгәндә адашмам. Әйдә, үзеңне Казанга илтеп куям, – дидем мин, – чынлап әйтәм!
– Оһо-һо! Шәбәйгән бу кучер егет.
– Алайса, әйдә, бергәләп Уфага китик.
– Монысы ярап калыр иде дә...
– Әйдә машинага! Мөнҗиягә юлдан хәбәр бирербез.
Ул беравык икеләнеп торды.
– Юк инде. Шагыйрьләр булсак та, алдан уйланмаган эшне эшләр яшьтән узганбыз.
Ул юл читендә басып калды. Мин киттем. Азактан үкенде ул шул сәфәргә бергә чыкмаганына. Мин дә үкендем. Әле дә үкенәм...” – дип яза Мостай Кәрим 1988нче елда.
Әлеге очрашуның үзенчәлекле җимеше булып, Хәсән Туфанның түбәндәге шигъри юллары кала:
Менә шундый моңсу көннәремдә
Казаннарга килеп чыгасың да,
Аккош күлендәге ак каенга
Пегасыңны бәйләп куясың да,
Тик күршедән кергән кебек кенә,
Торагыма килеп керәсең...
Сагынуларым, димәк, сиңа, Мостай,
Барып җитә, җитә, күрәсең.
Әйе, Хәсән Туфан гомер буе Мостай дустын, Уфадагы каләмдәшләрен сагынып яши. Мостай Кәрим билгеләвенчә, “шагыйрьләрне ул яшенә-картына, ыруына, затына аермады. Йә шагыйрь дип таныды, йә бөтенләй танымады. Сәйфи Кудаш, Сәгыйть Агиш, Баязит Бикбай, Кадыйр Даян, Наҗар Нәҗми, Муса Гали, Гыйлемдар Рамазанов, Рәми Гарипов, Рафаэль Сафин, Әнгам Атнабаев һәм башка бәгъзеләр белән мәҗлес уртаклашты, дусларча әңгәмәләргә керде. Аның белән һәр очрашу дөнья ваклыкларын онытып торырга һәм тормышның, кешеләрнең, сәнгатьнең асылы турында уйланырга мәҗбүр итә торган иде.”
Хәсән Туфанның Уфадагы дуслары янына соңгы килүе 1976нчы елның август аенда була. Нәкый Исәнбәт белән бергә каләмдәшләрендә кунакта булып, яшьлегендә белем алган “Галия” мәдрәсәсенә, иҗатташы Рәшит Нигъмәти каберенә сәфәр кылгач, Наҗар Нәҗми аларны Агыйдел пристаненнән пароходка утыртып озатып кала. Ә инде Казанда Туфан йортыннан башкортстанлыларның эзе суынмый. Мостай Кәрим белән Хәсән Туфанның соңгы очрашуы 1980нче елның ахырында, татар халкының бөек шагыйренә 80 яшь тулуга багышланган юбилей тантаналарында була. Биш көн буена әдипнең өеннән кеше өзелми. Сәйфи Кудаш, Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗмиләр аның иң кадерле кунаклары була. Аларның берсе дә бу очрашу соңгысы булыр дип, күз алдына да китерми. Ләкин язмышлардан узмыш юк шул... 1981нче елның 10нчы июнендә Хәсән ага Туфанның йөрәге тибүдән туктый...
Язма ахырында Мостай Кәримнең Туфан дустының үлем тәэссоратларыннан туган юлларын китерү урынлы булыр. “Мин аның сырхау чагын да, кәрсез чагын да, өметсез чагын да күрмәдем, – ди ул. – Казан зияратында аның соңгы төяге янына килеп баскач та, монда Хәсән Туфан ята, дигән төшенчәне аңым кабул итмәде. Аяк очына кызыл чәчкә салдым. Чәчкә түгел, күкрәгемнән суырып алып, йөрәгемнең бер кисәген салдым...”
филология фәннәре кандидаты, доцент.
Архив фотосында: (сулдан - уңга) Сәйфи КУДАШ, Хәсән ТУФАН, Мостай КӘРИМ.