...Гыйльман Ишкинин белән без 1996 елның ямьле яз көннәрендә таныштык. Ул чакта Уфаның Әй урамында урнашкан «редакцияләр тулай торагы» ишегенән без – «Тулпар» журналы яшьләре – нидер турында көлешә-көлешә сөйләшеп, каядыр чыгып барабыз. Каршыбызга икенче бер төркем – «Шоңкар» егет-кызлары килә. Алар да яшь, алар да көләч. Май кояшы йөзләренә күчкән диярсең! Араларында миңа таныш булмаган егетләр дә бар. Күрештек, танышып киттек. Мин үз исемемне атагач, таза гына, авылча әйтсәң, «төптән үскән гәүдәле» берсе бот чабып:
– Бәрәч, шагыйрь Равил Фәйзуллин белән әңгәмәләшкән егет син буласыңмыни?! Мин дә аның иҗаты белән «җенләнәм» бит! Искиткеч талант, китапларын бирмәдеме? – дип, мине төркемебездән аерып алып китте. Җәйге кафе эчендәге өстәлчектә озак кына хәзерге шигърият, башкорт-татар әдәби бәйләнешләре турында сөйләшеп утырдык. Гыйльман Ишкинин белән дуслыгыбыз шунда яралды. Ул, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинның «Нюанслар иле» циклындагы бернинди традицион форма калыпларына буйсынмаган бер-ике-өч юллык ассоциатив шигырь үрнәкләре белән рухланып, үзе дә башкорт поэзиясендә шундый ук эксперимент ясап карарга уйлаган икән. Шулай итеп, без фикердәшләр булып чыктык. Мин аңа танышу өчен Фәйзуллинның үземдә булган барлык җыентыкларын, ирекле шигырь юнәлешендә иҗат иткән Ренат Харис, Фәиз Зөлкарнәйләрнең китапларын китердем. Юл фаҗигасендә һәлак булган якташыбыз Фәиз Зөлкарнәйнең язмышын, еллар үткәч, Гыйльман дустым кабатлар дип кем уйлаган ул чакта?..
Күпмедер вакыт узгач, Гыйльман (ун яшькә өлкәнрәк булса да, «агай» дип әйткән юк иде, дус – дус инде!) «Шоңкар» журналында эшли башлады. Мин – «Тулпар»да җаваплы сәркәтип, эш бүлмәләребез дә янәшә генә... Кичләрен, эштән соң калып, төнгә кадәр шигырь тикшергән дә, тамаклар карлыкканчы бәхәсләшкән дә (хәер, Гыйльман күбрәк тыңлый, ара-тирә үзенең төгәл һәм үтергеч туры сүзле репликаларын ташлап куя иде), кәеф-сафа корып, җырлашып утырган чаклар да еш булгалады. Әйткәндәй, тавышы моңлы иде аның. Далалардай озын башкорт көйләрен бер сузып җибәрсә, ирексездән күңелнең иң нечкә кыллары сыкрый башлый, аңлашылмас бер сызланудан күзләргә яшь килә... Гомумән, моң, аңлатып булмаслык сагыш аның бар булмышыннан, аеруча күзләреннән, саркып тора иде. Хәер, шигърият – үзе моң бит ул. Ә Гыйльман – чын шагыйрь иде...
«Ир-егетнең йөрәгендә биле бәйле ат ятар», – дигәндәй, аның күңелендә шагыйранә моң белән бергә Салават батырга хас ярсулык, чәчәннәрчә туры сүзлелек яшерелгән иде. Чин-дәрәҗәләргә, кемнең кемлегенә карамыйча, ул үз сүзен турыдан ярып әйтә белде. Һәм бу яклап әле дә күпләребезгә үрнәк булып тора. Хәтеремдә, «Соңгы Шүрәле» дип исемләнгән шигырь җыентыгымны Язучылар берлегенең татар секциясендә тикшерүгә баргач, совет эстетикасы кануннары белән яшәгән өлкән яшьтәге бер фән докторы: «Иҗатыңда гражданлык пафосы җитешми», - дип, җанга тигән иде. Шунда Гыйльман чәчрәп күтәрелеп, йодрыкларын трибуннарча өскә ата-ата, берничә шигыремне укыды да:
– Халкы, теле, иле турында ачынып язылган бу шигырьләр гражданлык пафосыннан мәхрүм дип карала икән, мин әлеге төшенчәнең мәгънәсен бөтенләй аңламыйм, – дип, галимебезне урынына утыртты. Җыентык секциядән бертавыштан үтте... Башкорт халкының моң-гаме, шатлык-кайгысы белән яшәп, янәшәдәге башка милләтләрнең мәдәниятенә ихтирам саклаган, аларның теләк-омтылышларын тирәнтен аңлаган шәхес иде ул.
...Адәм заты шулай корылган – дусларның чын кыйммәтен, алар арабызны ташлап китеп, бакыйлыкка күчкәч кенә аңлыйбыз. Гыйльман белән дә шулай... Әле хәтер чоңгылларымны актарып утырам да, үземне-үзем битәрләп куям: иң кирәкле сүзләр әйтеп бетерелмәгән, ихластан кайгы-шатлыкларын уртаклашырга килгән дустым белән сөйләшүләр соңгы елларда дежур төс алган икән. Нишлисең, кеше – камил зат түгел, аңа һәрвакыт нидер җитми, ул дөнья куа. Иң якын дус-ишләр белән сөйләшеп утыру да кайчак вакытны бушка уздыру дип бәяләнә. Күрәсең, минем дә шундыйрак чаклар булгандыр... Хәзер үкендерә дә, тик соң – терсәкне тешләп булмый... Ләкин Гыйльман дустымның бот чабып, башын артка ташлап: «Кит әле, әй!» – дип, ихластан шаркылдап көлүләре бүгенгедәй колагымда яңгырый. Ирексездән артыма борылып карыйм. Тик янда бушлык... Нәкъ Владимир Высоцкий язганча:
«Друг, оставь покурить!» – а в ответ – тишина…
Он вчера не вернулся из боя…