Барлык яңалыклар
Шәхес
28 ноябрь 2020, 23:07

Шагыйрә иҗаты – якташлары күңелендә

Башкортстанның Яңавыл районында «Тулпар» журналының даими авторы, шагыйрә һәм прозаик Кәүсәрия ШӘФЫЙКОВА иҗатына багышланган гыйльми-гамәли конференция узды.

Башкортстанның Яңавыл районында «Тулпар» журналының даими авторы, шагыйрә һәм прозаик Кәүсәрия ШӘФЫЙКОВА иҗатына багышланган гыйльми-гамәли конференция узды.
Кәүсәрия Шәфыйкова – «Тулпар» журналының даими авторы иде. Аның иҗаты республикадан читтә дә билгеле. Башкортстанда һәм күрше Татарстанда аның 15 шигырь һәм хикәя китабы нәшер ителде. Кәүсәрия Шәфыйкова сүзләренә язылган 200дән артык җыр әле дә тамашачы күңелен җылыта. Һәр әсәренең нигезендә туган якка мәхәббәт, мәңгелек кыйммәтләр ята.
– Коронавирус пандемиясе аркасында, төрле яшьтәге мәктәп укучылары катнашкан конференция онлайн-форматта узды, – дип сөйләде Яңавыл районы мәгариф идарәсенең әйдәп баручы белгече Гөлнара Миндиярова. – Беренче этап нәтиҗәләре буенча иң яхшы сигез эш жюри тарафыннан сайлап алынып, аларның авторлары финалга үтте. 1-4 сыйныф укучылары арасында Мөксинов исемендәге гимназиядән Лилиана Миндиярова җиңеп чыкты. Аның эше «Кәүсәрия Шәфыйкова иҗатында ел фасыллары» дип атала иде. Ә өлкән сыйныф укучылары арасында беренче урынны Истәк авылыннан Искәндәр Хаҗиәхмәтов яулады. Ул «Шагыйрә иҗатында тормыш кыйммәте» дигән темага тикшеренү үткәргән. Аның белән бергә җиңүче дип Яңавыл шәһәренең беренче урта мәктәбе укучысы Рузана Сәетова да танылды. Кыз үз эшен язучы әсәрләрендә әни образының урынын ачыклауга багышлаган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый конференция бездә беренче тапкыр узды, аның нәтиҗәләре Башкортстан Хөкүмәтенә грант алу өчен җибәрелде. Алга таба конференция төбәкара статус алыр, дип ышанабыз.
Фото: yanaulmuseum.bash.muzkult.ru
Читайте нас: